Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:56

Татарстан прокуроры Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип тыярга чакыра


Чаллы Татар иҗтимагый үзәге утырышы. 5 гыйнвар 2016 (архив фотосы)

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы мәхкәмәсенә Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеген тыю турында шикаять юллаган. Быелның 28 февралендә имзаланган әлеге документ турында шушы көннәрдә генә мәгълүм булды. Ул БТИҮнең Чаллы бүлегенә дә килеп ирешкән. Азатлык хәбәрчесе шушы күләмле документның нечкәлекләрен аңларга тырышты.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзасы белән Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә юлланган биш битле шикаятьтә административ җавапчы итеп Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ) Чаллы бүлеге, аның җитәкчесе итеп Рифат Бәдретдинов күрсәтелгән (Набережночелнинское отделение Татарстанского Регионального Всетататарского Политического Общественного Движения (РЕВТАТПОД)-Всетатарского Общественного центра (ВТОЦ) (НЧО ТОЦ) в лице председателя Бадертдинова Рифата).

Узган елның ноябрь азагында төзелгән бу оешма турында шушы көннәрдә генә мәгълүм булды. Чаллы милли хәрәкәте вәкилләре БТИҮнең бүлеге булган Чаллы ТИҮ оешмасын төзү турында җыен уздырып, шул турыда карарны Казанга юллаган. Әлеге карар Казанда БТИҮ тарафыннан расланып та өлгермәгән, Татарстан прокуроры бу оешманың экстремистик булуын танырга һәм аның эшчәнлеге Русиядә тыярга чакырып шикаять күндергән.

Илдус Нәфыйков
Илдус Нәфыйков

Ә Чаллының 1989 елда оешкан ТИҮе кая соң дигән сорау туа. Баксаң, прокурор шикаятендә әйтелгәнчә, ул инде 13 ел элек (!), 2004 елда ук ябылган икән. Документта язылганча, "Русия юстиция министрлыгының Татарстан идарәсе шикаяте нигезендә, 1989 елның 20 сентябрендә Чаллы хакимиятендә теркәлү узган ТИҮ бетерелә. Чаллы ТИҮеннән федераль казна файдасына 1000 сум пошлина түләтергә, диелә Чаллы мәхкәмәсенең 2004 елгы 8 сентябрь карарында."

Шушы карар 1989 елның сентябрь аенда рәсми теркәлгән Чаллы ТИҮе эшчәнлеген рәсми рәвештә туктата кебек. Бу чорда Чаллы ТИҮен Рәфис Кашапов җитәкләде. Прокурор юлламасында мондый сүзләр дә бар: “Мәхкәмә карары булуга карамастан, Чаллы ТИҮе Казанда һәм Чаллы калаларында үзләренең чараларын уздыра торды. Бүгенге көндә бүлекне Рифат Бәдретдинов җитәкли. Аның урынбасарлары Гамил Камалетдинов һәм Фәһим Вәлиев”.

Татарстан прокурорына дөрес мәгълүмат җиткермәүләрен дә искәртеп китәргә кирәк. Гамил Камалетдинов инде бер елга якын ТИҮ рәисе урынбасары түгел, Рәфис Кашапов төрмәгә утыртылгач ул бу вазифадан баш тартты. Прокурор шикаятенең бер нөсхәсе Рифат Бәдретдинов исеменә дә юлланган. Рифат Бәдретдинов биредә Чаллы ТИҮе рәисе буларак күрсәтелә.

Рәфис Кашапов 2014 елның декабрь азагында кулга алынды, шуннан бирле төрмәдә, хәзер Комида төрмәсендә утыра. ​Узган елның май-июнь айларында Чаллы ТИҮенә җитәкче күрсәтү проблемы килеп баскан иде. Ике-өч җыенда Рәфис Кашапов төрмәдә чакта аның эшен дәвам итәрлек кешеләрне күрсәтү турында фикер алышынды. Без катнашкан җыеннарда намзәтләр артык күрсәтелмәде, ТИҮне җитәкләргә “болар лаеклы” дигәннәре икенче җыенга килгәч баш тарттылар. Шулай да 2016 елның июнь җыеннарының берсендә Зиннур Әһлиуллин тәкъдиме белән Чаллы ТИҮ рәисе итеп Рифат Бәдретдинов билгеләнүе турында сүзләр булды.

Шушы хәбәрләрдән соң без Рифат әфәндегә “Сез кем буларак, Чаллы ТИҮе рәисеме, төрмәдә утырган һәм рәис булган Рәфис Кашаповның урынбасары буларак сайландыгызмы, билгеләндегезме?” дигән сорау юллаган идек. Әңгәмә барышында Рифат әфәнде “Мине кем итеп күрсәтүләрен әлегә аңлап бетермәдем. ТИҮ рәисе буласыңмы, диделәр, мин риза булдым. Ничек эшләүне дә әлегә күз алдына китермим”, дигән иде. Рифат Бәдретдиновны Чаллы ТИҮе рәисе итеп күрсәтү турында җыен беркетмәсе дә алып барылмый, теркәлми. Без дә аннан шушы беркетмәне күрсәтүне берничә тапкыр сорадык. “Ул беркетмәне сез генә түгел, органнар да сорап теңкәгә тиде инде”, дигән иде Рифат Бәдретдинов.

Нәтиҗәдә, 2016 елның ноябрь аенда Чаллы ТИҮе яңартылуы, аның җитәкчесе итеп Рифат Бәдретдинов сайлану турында” беркетмә төзелә. Монда да каршылыклар бар. ТИҮ әгъзасы Булат Гатинда булган беркетмәдә Рәфис Кашапов ТИҮ рәисе, Рифат Бәдретдинов аның беренче урынбасары, Булат Гатин һәм Фәһим Вәлиев ярдәмчеләр буларак күрсәтелә. Рифат Бәдретдиновта булган беркетмәдә исә Чаллы ТИҮе рәисе итеп ул күрсәтелә. Шунысын да искәртергә кирәк, ТИҮнең әлеге утырышларында безгә катнашырга насыйп булмады. Чакыру юк, җыен көне билгеле түгел иде.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы ТИҮен экстремистлыкта гаепләү һәм тыю турында шикаятендә Чаллыдагы милли хәрәкәт тормышыннан бик күп вакыйгалар китерелә, исемнәр атала. Чаллы ТИҮендә 10-15 активист булуы әйтелә. Алар арасында Зиннур Әһлиуллин, Мәрзия Шакирова, Борис Хәлимов, Салават Вишняков, Булат Гатин, Дамир Шәйхетдинов һәм башкалар телгә алына. Араларында Чаллы ТИҮе бинасына аяк атлап кермәгән кешеләр дә бар.

Чаллы милли хәрәкәтен ахыргача тар-мар итү, өркетү максатыннанмы, моңа кадәр Чаллы милли хәрәкәте вәкилләренә һәм җитәкчеләренә каршы оештырылган мәхкәмә эшләре дә искә алына. Татарстан прокуроры беренче чиратта Рәфис Кашаповка, Зиннур Әһлиуллинга экстремистлык юнәлештәге эшчәнлек өчен кисәтүләр булуын әйтә. 2004 елда Чаллы ТИҮе вәкилләре Нионелла Фазлыева, Мәрзия Шакировага җире дә, төзүгә рөхсәте дә бирелмәгән чиркәү кирпечләрен “ишкәнсез”, дип 282нче маддәнең беренче бүлеге, милләтара һәм динара низаг чыгаруда, 214нче маддә, вандализмда, кемнеңдер милкен, төзелешен, бинасын бозуда, мыскыллауда гаеп белдерелә. Татарстан прокуроры моннан унбиш еллар элек булган гаепләү карарларын да искә алган. Гаепләнүче әбиләр ул чакта ук бу гаепләүләрнең хокукый нигезе булмавын белдергәннәр иде.

Алга таба прокурор шикаятендә Рәфис Кашаповның милләтара низаглар тудыруда, тиешсез урында һәм вакытта сәяси-иҗтимагый чаралар оештыруы өчен штрафларга, җаваплылыкка тартылуы әйтелә. Аннан инде Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдин, Гамил Камалетдиновның төрле елларда татар өчен сүз әйткәнгә административ җаваплылыкка тартылулары әйтелә. Прокуратураның әлеге мәгълүматлары дөреслеккә туры киләдер. Һәр әйтелгән кеше чыннан да җаваплылыкка, хөкемгә тартылды. Азатлык моны күрсәтеп киле. Кемнәрдер шартлы һәм штрафлы хөкемнәр алды. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның өч елга хөкем ителүе дә шушы “кисәтү” язмасында зурлап искә алына. Прокурор шикаятендә телгә алынучылар милли хәрәкәт башында һәм үзәгендә иделәр. Менә шул хөкемнәрне, җәзаларны бүгенгеләргә күрсәтеп, аларны адреслап җибәреп Русия прокуратурасы куркыту сәясәте дә алып бара, дигән уйлар туа.

Чаллы ТИҮе эшчәнлеге милләтара һәм динара низаг тудыруга, кешене милли үзенчәлекләренә карап башкалардан өстен куюга, Татарстанны аерып алып, Русия бөтенлегенә зыян салуга юнәлтелгән

Ахырда Татарстан прокуроры шикаятендә: "Чаллы ТИҮе эшчәнлеге милләтара һәм динара низаг тудыруга, кешене милли үзенчәлекләренә карап башкалардан өстен куюга, шулай ук Татарстанны аерып алып, Русия Федерациясе бөтенлегенә зыян салуга юнәлтелгән", дигән нәтиҗә ясала.

Татарстан прокурорының Чаллы ТИҮе эшчәнлеген экстремистик дип бәяләгән, аны ябу таләбе куйган мөрәҗәгатеннән соң оешманың бүгенге җитәкчеләре фикерен белештек.

Булат Гатин
Булат Гатин

Булат Гатин: “Рифат Бәдретдинов исеменә Татарстан прокуроры имзасы белән шундый хат алгач, аптырашта калдык. Чөнки хатның адресаты итеп заманында Рәфис абый Кашапов җитәкләгән оешма күрсәтелгән иде. Шушы ук хатта 2004 елда әлеге оешманың ликвидациясе турында да әйтелә. Менә хәзер Чаллы ТИҮ рәисе беренче урынбасары итеп сайланган Рифат Бәдретдинов элек булган чараларда катнашмады. Без БТИҮнең Чаллы бүлеген булдыру турында утырышта карар кабул иттек. Бу хакта беркетмәне Казанга, БТИҮгә юлладык. Прокурор дәгъвасына безнең катнаш юк, без оешып эшли башларга гына җыендык. Моны дәлилләргә дә тырышырбыз”, диде.

Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов

Чаллы ТИҮенең бүгенге җитәкчесе саналган Рифат Бәдретдинов белдерүенчә, яңа ТИҮ әлегә барлыкка килергә дә өлгермәгән, аңа инде һөҗүмнәр башлана. “Без Чаллыда БТИҮгә караган татар иҗтимагый үзәге төзү турында карар кабул иттек. Шул хакта Казанга, БТИҮгә беркетмәне юлладык. Казаннан бу хакта җавап алырга өлгермәдек, менә прокуратура безне экстремистлар, дип атаган, эшне туктату турында прокурор шикаятен алдым. Ноябрь аенда гына яңа оешма булдыру турында карар кабул иттек. Чаллының яңа ТИҮе туып, оешып та китә алмады. Органнар инде тумаган тайның билен сындырырга маташалар. Бу гамәлне аңламыйм”, диде Рифат Бәдретдинов.

Рифат әфәнде әйтүенчә, аңа Татарстан прокуроры шикаяте салынган конвертны өенә китермәгәннәр. “Орган кешеләре машинага утыртып алып киттеләр дә, бина эчендәге бүлмәдә Татарстан прокуратурасыннан килгән хатны алу турында имза куйдырдылар һәм шул хат белән кире өйгә кайтардылар”, дип аңлатты ул.

ТИҮ утырышында Рәфис Кашапов (с) һәм Айдар Хәлим, 30 август 2010 ел (архив фотосы)
ТИҮ утырышында Рәфис Кашапов (с) һәм Айдар Хәлим, 30 август 2010 ел (архив фотосы)

Алда әйтелгәнчә, шушы ук хат белән Татарстан прокуроры 2004 елда Чаллы мәхкәмәсенең 1989 елда төзелгән Чаллы ТИҮе эшчәнлеген туктату турындагы карарын да юллаган. Чаллы ТИҮе инде күптән юк икән. Әмма Рәфис Кашапов 2014 елда кулга алынып хөкем ителгәндә, ул Чаллы ТИҮе рәисе дәрәҗәсендә дә, милли хәрәкәт активисты буларак та хөкем ителде.

Русиягә хезмәт итүче оешма кешеләре дистәләгән, йөзләгән мең сумнар хезмәт хакы ала. Шул акчаларны аклар өчен алар кешене бер генә түгел, ике, өч тапкыр да батырырга әзер

Прокурор шикаятенә күрә, Чаллы татар милли хәрәкәтен бетерү турындагы карар моннан 13 ел чамасы элек чыккан. Ләкин татар милли хәрәкәте вәкилләре ул чорларда да көрәшен туктатмый, зур зыяннар күреп, Рәфис Кашапов кебек төрмәләргә ябылып та эшләрен дәвам итәләр. Бу соңгы шикаяте белән Татарстан прокуроры инде 2004 елда ук ябылган Чаллы ТИҮен тагын бер тапкыр ябарга таләп итә. Чаллы ТИҮе вәкиле сүзләренчә, “Русиягә хезмәт итүче оешма кешеләре дистәләгән, йөзләгән мең сумнар хезмәт хакы ала. Шул акчаларны аклар өчен алар кешене бер генә түгел, ике, өч тапкыр да батырырга әзер”.

Белешмә
Чаллы ТИҮе 1988 елның 18 декабрендә җыен карары белән оеша. Шушы көнге җыенда бер меңгә якын кеше катнаша. Беренче чарада Габдрахман Җәләлетдинов рәислек итә. Шушында ук татарларның аянычлы хәле турында дистәләгән чыгышлар ясала. Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе итеп Гаяз Малихов сайлана. Оештыру җыелышында татар милли азатлык көрәше, хәрәкәте турында әлләни сүзләр булмый. Сове чорында узган шушы чарада Чаллы ТИҮенең беренче таләбе һәм резолюциясе Татарстанны союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү турында була. Совет Берлеге таркалгач, әлеге оешма мөсәкыйльлек юнәлешендә эшен дәвам итә.
Чаллы ТИҮе 1988 елның декабрендә оешса да, рәсми рәвештә ТАССРның Чаллы шәһәр шурасы депутатлары тарафыннан 411нче карар нигезендә бары 1989 елның 20 сентябрендә генә теркәлә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG