Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:44

Коми республикасының Микунь төрмәсендә утыручы Рәфис Кашапов Русия төрмәләрендә тоткыннарны җәзалауның бер системасы булдырганын белдерә. Аның сүзләренчә, тоткыннар җәзалауга түзә алмыйча, үз-үзләренә кул салырга мәҗбүр.

Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләнгән, төрмәдә паралич суккан 70 яшьлек Таһир Хәсәновның 17 гыйнвар көнне Сарытаудагы тоткыннар хастаханәсендә үлүе билгеле булды. Хокук яклаучы Хәсәнов нахакка гаепләнде дип белдерә килде.

Русия мәхкәмәсе тарафыннан Сүриядәге сугышларда катнашкан дип өч еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән 24 яшьлек Руслан Сәйфетдинов 7 гыйнвар Кургандагы төрмә хастаханәсендә үлде. Кеше хокукларын яклаучылар Русланга ярдәм итәргә теләсә дә, аларны авыру янына якын да китермәгәннәр. Төмәндә табиблыкка укыган Руслан Сүриягә сугышырга түгел, ә медицина ярдәме күрсәтергә бардым дип әйтә килгән булган.

Русия төрмәләрендә һәр ике сәгать саен бер кеше авырулардан үлә

Русия төрмәләрендә һәр ике сәгать саен бер кеше авырулардан үлә. 2015 елда төрмәләрдә 4 меңгә якын кеше дөнья куйган. Коми республикасының Микунь шәһәре төрмәсендә утыручы Чаллы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов бу хакта белдереп, Русия ватандашларына мөрәҗәгать белән чыкты.

Кашапов үзенең хатында төрмәләрдә, тикшерү барганда ябып тору урыннарында (СИЗО) тоткыннарны җәзалау очраклары билгеле була калганда, бу хәлләрне юридик һәм хокукый яктан фаш итү өчен кичекмичә халыкара хокук яклау оешмаларына, бәйсез мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Кашапов сүзләренчә, Русиянең федераль җәза үтәтү хезмәте (ФСИН) шундый система булдырган ки, төрмәләр кешене төзәтү урыны түгел, ә анда тоткыннарны рухи һәм физик яктан сындыру өчен газаплау һәм кыйнау системасы булдырылган. Ике ел төрмәдә утыру нәтиҗәсендә активист әнә шундый нәтиҗә ясаган.

Хатында Рәфис әфәнде үзе белән булган һәм үзе белгән вакыйгаларны тасвирлый.

"2016 елның 7 ноябрендә Микунь шәһәренең 31нче санлы төрмәсендә хезмәткәрләр тоткын Андрей Колодешниковны кыйнады, аннан соң ул үзенең кан тамырларын кисте. Төрмә җитәкчелеге тарафыннан кылынган бу вәхшилекне күргән тоткыннар тавыш куптарды. Әмма аларга каршы газ кулландылар. Бу протесттан соң, янәсе идарә фәрманы бар дип, барлык тоткыннарның да мунча сөлгеләрен җыеп алдылар", дип яза Кашапов.

Аның сүзләренчә, төрмәләрдә тоткыннарны төрлечә мыскыллау, оятсыз сүзләр белән атау, янау һәм өркетү гадәти хәлгә әйләнгән.

Янаудан соң тоткын үзенең кан тамырларын һәм корсагын кисте

"2016 елның мартында Коми республикасындагы 19нчы санлы төрмәдә майор Белов тоткынны оятсыз сүз белән мыскыллагач, хәзер сине камерадан алып чыгып измәңне изәбез, резин таяк белән арткы юлыңнан көчлибез дип каты итеп янады. Бу янаудан соң тоткын үзенең кан тамырларын һәм корсагын кисте. Хәзер бу колония башлыгы өстеннән тикшерү бара. Ул Ухта шәһәренең 2нче санлы тикшерү барганда ябып тору урынында (СИЗО-2)", дип хатын дәвам итә Кашапов.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе сүзләренчә, төрмә җитәкчелеге тоткыннарның рухын сындыру өчен төрле алымнар куллана. Җылы кием киюне, туганнардан, якыннардан бандерольләр, фоторәсемнәр алуны, дини һәм шәхси кирәк-яракларны куллануны тыя, төрмә кибетенә барып ни дә булса сатып алырга рөхсәт итми, күтәрә алмаслык штрафлар сала. Бу хәлгә түзә алмаган тоткыннар 2016 елның 2 маенда протест йөзеннән ашаудан баш тарта.

Рәфис Кашаповның хаты
Рәфис Кашаповның хаты

Рәфис әфәнде Русия төрмәләрендә, тикшерү барганда ябып тору урыннарында хезмәткәрләр тарафыннан тоткыннарның әйберләрен, азык-төлекләрен урлау очракларын да фаш итә.

"2015 елның мартында Коми республикасының Ухта шәһәрендәге 19нчы төрмәсендә шәхси кирәк-яракларны һәм ризыкларны урладылар. 31нче колониядә азык-төлекне урладылар һәм хезмәткәрләр язу һәм шәхси кирәк-яракларны алды. Аннан соң азык-төлекнең бер өлешен кире кайтардылар", дип яза ул.

ИВС башлыгы гафу үтенеп, урланганны кире кайтарды

Кашапов сүзләренчә, тоткыннарның азык-төлекләрен алу, урлау тикшерү барганда ябып тору урыннарында да булып тора.

"2014 елның 29 декабрендә Казанның 1нче санлы СИЗОсында Татарстандагы ФСБ хезмәткәрләре азык-төлекнең бер өлешен алды, шул ук елның җәендә Чаллы шәһәрендәге вакытлыча ябып тору урынында (ИВС) хезмәткәрләр ике тапкыр азык-төлекне урлады. ИВС башлыгы гафу үтенеп, урланганны кире кайтарды", дип яза Кашапов.

Активист сүзләренчә, тоткарланган, әмма мәхкәмә булмаган һәм гаепләү белдерелмәгәннәр дә төрлечә җәберләүләргә, көч куллануга дучар.

"2015 елның апрелендә Казанның 1нче СИЗО-сында мин 40нчы санлы камерада идем. Хезмәткәрләрнең ике көн дәвамында 41нче камерадагы ике тоткынны газаплауларын, кыйнауларын ишеттек. Бу хәлдән соң тоткыннарның берсе асылынды, бавын кисәргә өлгерделәр, ул исән калды", дип яза Рәфис әфәнде.

Тоткарланганнарны вакытлыча ябып тору урыннарында, полиция бүлекләрендә җәзалаулар әледән-әле фаш ителеп килә. Күптән түгел генә аларның берсе, Ханты-Манси автоном бүлгесенең Пыть-Ях шәһәрендә полиция бүлегендә булган хәл фаш ителде.

Видеода полиция хезмәткәрләренең тоткарланучының кулына богау салып, аннан "карлыгач ысулы" белән кулларын өскә каерып рәшәткәгә асып куюлары яздырылган.

Тикшерү белдерүенчә, 22 декабрь Пыть-Яхта полиция бүлегенә китерелгән ирне кыйныйлар, икенче берәүне, кулына богау салып, административ гаепләү белдерелгәннәр ябыла торган бүлмәгә кертеп биклиләр. Көч куллануда шикләнелгән полиция хезмәткәрләре һәм шәһәрнең эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге вазифаларын башкаручы өстеннән тикшерү бара.

Рәфис Кашапов хөкем ителгәндә. 2015 ел.
Рәфис Кашапов хөкем ителгәндә. 2015 ел.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов - Татарстанда сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп 2015 елның сентябрендә өч елга төрмәгә утыртылган беренче кеше. Кашапов интернетта Вконтакте сайтына алты мәкалә урнаштырган иде. Ул анда кырымтатарларның хокуклары бозылуны, Кырымны Русиягә кушуның кануни булмавын да белдерде. Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп ТИҮ вәкиле Русиянең Донецкидагы гамәлләрен фаш итте.

"Агора" хокук яклау оешмасы Русиядә сүз ирегенә басым артуга багышланган хисабында: "Кашапов бернинди көч куллануга да чакырмады, әмма соңгы 25 ел эчендә ул Татарстан хакимиятләренең милли һәм дини сәясәтен, Мәскәү белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне тәнкыйтьләп килде", дип белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG