Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытау тоткыннар хастаханәсендә 70 яшьлек Таһир Хәсәнов вафат булды


Таһир Хәсәнов
Таһир Хәсәнов

Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләнгән, төрмәдә паралич суккан 70 яшьлек Таһир Хәсәнов тоткыннар хастаханәсендә вафат булды.

Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләнгән, төрмәдә паралич суккан 70 яшьлек Таһир Хәсәновның үлемен Азатлыкка Гөлнара Гатина раслады.

"Әтинең үлеме турында хокук яклаучы Марат Ашимов хәбәр итте. Чынында, без әтинең кайда булганын да белмәдек. 2016 елның 29 декабрендә Түбән Новгородның тикшерү барганда ябып тору урыны (СИЗО) табиблары аңа яман шеш диагнозы куйды, моннан тыш, аның шикәр авыруы бар иде, өч тапкыр йөрәк өянәге кичерде, аның берсе СИЗОда булды. Шулай ук ул туберкулез чирен дә эләктерде. Табибларның сүзләре исәпкә алынмады. 5 ел һәм 1 айга хөкем ителүе кире кагылмады да, йомшартылмады да.

Әти белән соңгы тапкыр 4 гыйнварда сөйләштек. Бик авыр сөйләшә иде, бер сорауны берничә тапкыр сорарга туры килде. Аны Түбән Новгородның тоткыннар хастаханәсенә озатырлар дип өметләндек. Әмма аны Сарытауга алып киткәннәр, кайсы төрмә, колония булганы да билгесез. Әтигә 70 яшь иде", дип сөйләде Азатлыкка кызы Гөлнара.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

Таһир Хәсәновның адвокаты Марат Ашимов төрмә һәм андагы шартлар Хәсәновның үлеменә сәбәп булды дип әйтә.

"Аның җинаять кылуына дәлилләр дә юк иде. Олы яшьтә иде, төрмә шартларына түзә алмады. Мин моннан торып, турыдан-туры беркемне дә гаепли алмыйм. Әмма шул ук вакытта, төрмә һәм төрмә шартлары аның үлеменә сәбәп булды дим", дип белдерде Азатлыкка Ашимов.

Хокук яклаучы сүзләренчә, Хәсәнов васыять итеп туган ягында җирләвен дә үтенгән булган.

"Соңгы мәхкәмә алдыннан мин аннан мөселманнар өчен васыять әйтеп калдыруын сорадым. Ул беркемгә дә бу дөньда ачу тотмавын, үзенә ярдәм иткән, үзенә хуплау күрсәткән бар кешегә дә рәхмәтен әйтеп китте. Әмма аның күңелендәгесен мин белмим, бәлки үзен гаепләүчеләргә карата башкача уйлагандыр. Тик ул йомшак күңелле кеше иде. Аны Түбән Новгород өлкәсендәге Бозлау авылында җирләргә телиләр. Аның васыяте шундый. Мөмкинлек булса җәсәден шунда алып китеп җирләячәкләр”, ди Ашимов.

Былтыр 27 июль Мәскәү хәрби бүлеге мәхкәмәсенең күчмә коллегиясе Түбән Новгородтан 70 яшьлек Таһир Хәсәновны "террорчылык эшчәнлегенә булышу", "канунсыз корал сатып алу, йөртү, саклау" маддәләре нигезендә җинаять кылуда гаепләп, биш ярым елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Мәхкәмәдә Хәсәнов гаепләүләрне кире какты. Адвокат Ашимов бу гаепләү канунсыз һәм ул шикаять ителәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, тикшерү материаллары каршылыклы һәм шаһитларга ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан да басым булган.

Күптән түгел Хәсәновның төрмәдә уздырырга тиешле вакыты нибары дүрт айга кыскартылган иде.

Хаҗда да булып кайткан, Түбән Новгородта яшәгән Таһир Хәсәнов узган ел 11 март көнне сак астына алынды, ә май башында ул йөрәк өянәге кичерде. Ашимов сәламәтлеге начарлангач "мәхкәмә гадел карар чыгарыр, сак астында калдыруны озайтмас, бәлки", дип белдергән иде.

Соңрак Хәсәновның кызы Гөлнара Гатина әтисенә бернинди табиб ярдәме күрсәтелмәвен, үзе алып килгән даруларны да әтисенә тапшырмауларын сөйләгән иде. Азатлыкта һәм башка матбугат чараларында шау-шу күтәрелгәннән соң, Хәсәновны дәвалый башладылар. Ул төрмә хастаханәсенә күчерелде.

XS
SM
MD
LG