Accessibility links

Айрат Шакиров өендә тентү Татар иҗтимагый үзәгенә карата ачылган җинаять эше нигезендә узган. Элегрәк иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев өендә тентү узган иде.

Бүген татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакиров (Гомәр Батырша) өендә тентү узды. Шакиров Азатлыкка әйтүенчә, әлеге тентү Татар иҗтимагый үзәгенә карата ачылган җинаять эше белән бәйле дип аңлатылган.

"Минем Татар иҗтимагый үзәгенә катнашым зур. Шуңа күрә, миндә әлеге оешма белән бәйле документлар булырга мөмкин дип уйлаганнар. Экстремизмга каршы үзәктән бер вәкил һәм участковый килгән иде. Мине экстремизмда гаепләүгә бәйле элекке җинаять эшенә караган китаплар, компьютерлар берничә ел Татарстан тикшерү комитетында ятты. Әле күптән түгел генә кайтарылды", диде ул.

Шакиров фикеренчә, әлеге тентүләр татар милли хәрәкәте вәкилләрен куркыту өчен эшләнә.

"Аларның максаты – Татар иҗтимагый үзәген юк итү. Безне күзәтеп кенә торалар. Бераз активрак хәрәкәт итә башласак, шунда ук берәр чарасын күрәләр. Әле менә бит Хәтер көнен, Идел-Урал төбәге халыклары зыялыларының түгәрәк өстәл сөйләшүен уздырдык. Мин Facebookта бу хакта шактый язмалар урнаштырдым", ди ул.

Элегрәк тентүләр Татар иҗтимагый үзәге бинасында да, аның рәисе Фәрит Зәкиев өендә дә узган иде.

Шушы елның 11 маенда Чаллы мәхкәмәсе Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип санарга һәм Русия җирлегендә аның эшчәнлеген тыярга дигән карар чыгарган иде. Татар иҗтимагый үзәге Чаллы ТИҮенә катнашы юк дип белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG