Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Айрат Шакировны экстремизмда гаепләү карары чыгарса да, җәзадан азат итте


Айрат Шакировка 100 мең сум штраф билгеләнде һәм әлеге җәза гамәлдән чыгарылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

Татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакиров үзенең ВКонтакте хисабындагы бер видео өчен экстремизда гаепләнеп хөкем ителде. Шакиров карарны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйтте.

Сишәмбе Татарстанның Биектау районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировны (Гомәр Батырша) 100 мең сум штрафка тарту карары чыгарды. Әмма җинаять эшенең вакыты чыгу сәбәпле, ул әлеге хөкем карарын үтәүдән азат ителә. Дәүләт гаепләүчесе исә Шакировны бер елга ирегеннән мәрүм итүне сораган иде.

Айрат Шакиров ВКонтакте челтәренә Дагыстанда мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы митинг видеосын элүдә һәм моның белән экстремизмга өндәүдә гаепләнде.

Азатлыкка Шакиров бүгенге мәхкәмә карары белән килешмәвен һәм аны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйтте.

"Безнең милләт һәм динпәрвәрләргә һөҗүм дәвам итә. Мине өч ел буе мәхкәмә эшләре белән тилмерттеләр. Бу миңа зур рухи һәм матди зыян салды. Мине гаепләү фәкать мөселманнар һәм милләтебез хакына тырышканым өчен генә дип саныйм. Әлеге җинаять эше махсус хезмәтләр ярдәме белән ясалма рәвештә әзерләнгән. Мин бер дә риза түгел. Без моны Югары мәхкәмәгә шикаять итеп, аннары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр җиткерербез дип уйлыйм", диде ул.

Элегрәк Айрат Шакиров Азатлыкка ВКонтакте челтәренә ул видеоны элмәвен сөйләгән иде.

"ВКонтакте социаль челтәрендә минем үз хисабым бар иде. Кемдер шунда начар әйберләр куя башлаган. Хәзер күбрәк Facebookта утырганга, ВКонтактены игътибарсыз калдырганмын. Башта ВКонтактеда булсам, соңрак җитдиерәк кешеләр аралаша торган Facebookка күчкән идем. Махачкалада мөселманнарны җәберләүгә каршы уздырылган, рөхсәт ителгән митингның видеосын кемдер минем исемнән элгән. Кем элгәне билгесез. Анда "Лә иллаһа илаллаһу, Мөхәммәд Рәсүлуллаһ” дип язылган әләмнәр дә күренә.

Хакимиятләр инде күптән миндә берәр гаеп табып мәхкәмәгә бирергә телиләр иде. Фәүзия Бәйрәмовага җинаять эше ачтылар, Рәфис Кашаповка ачып хәтта төрмәгә дә утыртып куйдылар. Чаллыда Айдар Хәлимне дә җавапка тартырга маташалар. Алар безне шулай берәм-берәм чүплиләр. Миндә гаеп эзләделәр, эзләделәр. Минем элекке тормышымны да бик каты актарганнар, хәзерге тормышымны да бик каты тикшерделәр. Әмма бернинди җинаять кылганым, андый нәрсәләрдә катнашканым булмагач, берни дә таба алмадылар. Шуннан соң менә бу видео пәйда булды. Аны кем элгәне билгесез кала, үзләре элмәдеме икән дигән уй да бар. Мин күбрәк шулай уйлыйм. Моның ясалма рәвештә оештырылган гаепләү булуы мәхкәмәдә дә күренде. Мәхкәмәдә район прокуроры үз ягыннан берничә шаһитне чакырды, аларның бөтенесе дә мине яклап чыкты. Тикшерү комитеты бу эшне ярты ел буе тикшерде, бер яптылар, бер ачтылар. Эзләп-эзләп берни тапмагач, шушы эшне бернинди дәлилләрсез, чиле-пешле килеш мәхкәмәгә тапшырдылар. Мәхкәмәдә чыгыш ясаганда да миңа каршы бернинди дәлилләре булмавы күренде", дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG