Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт дөньясының 2022 ел шәхесен сайлыйбыз


2022 ел шәхесе – кем ул? Татар-башкорт дөньясында ел дәвамында җәмгыятькә нык тәэсир ясаган шәхес өчен тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Исемлеккә кермәгән кешеләрне үзегез форумда яки безнең социаль челтәрләрдә тәкъдим итә аласыз.

2022 ел да ахырына якынлаша. Азатлык узып баручы елга йомгак ясауны башлый. Аны, гадәттәгечә, ел шәхесен сайлау белән башлап җибәрәбез. Һәм бу эшне сезгә, хөрмәтле укучыларыбызга тапшырабыз.

Татар-башкорт дөньясында 2022 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез? Быел, билгеле, барлык төп вакыйгалар Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы һәм аның йогынтылары тирәсендә булды. Шуңа күрә без тәкъдим иткән шәхесләрнең күпчелеге дә шушы темага бәйле.

Ел дәвамында исемнәре иң күп яңгыраган яки җәмгыятькә нык тәэсир ясаган шәхес кем ул? Азатлык 9 кешене сайлап алды. Хәзер сезнең чират, хөрмәтле укучылар. Сезне тавыш бирергә чакырабыз.

Сораштыру шулай ук Азатлыкның Telegram-каналында һәм Вконтакте сәхифәcендә дә бара.

1. Фәүзия Бәйрәмова

язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

2022 елның төп вакыйгасы – Русиянең Украинадагы гамәлләре уңаеннан татарлар, Русиянең башка халыклары бу вазгыятьтә нишләргә тиеш дигән сорауны күтәргән җәмәгать эшлеклесе, дөнья хәлләренең татарга тәэсире турында фикер белдерде. Августта узган Дөнья татар конгрессының VIII корылтаенда татарлар исеменнән сугышны хуплаган резолюциягә каршы чыкты, каршы фикерен әйтә алмагач, протест йөзеннән залдан чыгып киткән бердәнбер делегат булды. Ел дәвамында иҗтимагый, фәнни-мәгърифәти эшен дәвам итте.

2. Искәндәр Ясәвиев

социолог, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе

Русия Украинага каршы сугыш башлаган беренче көннән үк аңа принципиаль һәм эзлекле каршы чыккан активист, берничә пикетта катнашты. Бу вакыйгаларның Русия һәм Татарстанга зыян салуы турында фән ягыннан аңлатты. Карашлары өчен эзәрлекләүгә дучар булды: август аенда аның өендә тентү узды, сентябрьдә Югары икътисад мәктәбе аның белән килешүне озайтмады, октябрьдә галим Русиядә "ят агент" дип тамгаланды.

3. Сәид Исмәгыйлев

Украинаның элекке мөфтие

Чыгышы белән Донецкидан булган дин әһеле, Украинага каршы сугыш башлангач, Украина гаскәренә кушылды һәм кулына корал алып Ватанын саклый башлады. Русиядә дин әһелләре башка илгә каршы агрессив сугышны яклап чыкканда ул Русия мөселманнарына берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп, диннең башкаларга каршы сугышны якламавын аңлатты. Аның мөрәҗәгатьләре Украина һәм Русия мөселманнарында киң таралды, дискуссияләр тудырды.

4. Алимә Сәлахетдинова

Канада татарлары активисты, Alima Academy онлайн-мәктәбе җитәкчесе

2022 елны татар теле өчен уңышлы дип булмаса да, быел да телгә бәйле уңай яңалык булды. Озак тәнәфестән соң Аризона университетында татар теле дәресләре торгызылды. Бу эштә Канада татары Алимә Сәлахетдинова тырышлыгы да зур булды, татар телен университетта ул үзе укытты да. Хәзерге вакытта Сәлахетдинова киләсе җәйгә укучылар җыя. Моннан тыш Alima Academy онлайн-мәктәбе дә эшен дәвам итә, аның ярдәмендә төрле илләрдән дистәләрчә бала туган телен, тарихын өйрәнә.

5. Руслан Габбасов

башкорт активисты, "Азат милләтләр лигасы" җитәкчесе

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Русиядә эзәрлекләнүдән соң чит илгә күченергә мәҗбүр булган башкорт активисты чит илдә башкорт һәм Русиянең башка халыклары хокуклары өчен көрәш алып бара. Ул оештырган "Азат милләтләр лигасы" деколонизация һәм Украинадагы сугыштан соң Русия халыклары мәсьәләсен даими рәвештә күтәреп тора, Габбасов үзе киң җәмәгатьчелеккә идеяләре һәм Башкортстан киләчәгенә бәйле стратегик фикерләрен тәкъдим итә.

6. Наил Нәбиуллин

"Азатлык" яшьләр берлеге җитәкчесе, хәзерге вакытта Истанбулда яши

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Быел сугыш һәм мобилизация аркасында Русия яшьләре, шул исәптән татар-башкортлар да күпләп чит илләргә китте. Бу хәлләргә кадәр үк Истанбулга күченгән татар активисты Наил Нәбиуллин Төркиягә күченеп килүче татар-башкортларга актив ярдәм итүне оештырды, килүчеләрне каршы алу, вакытлыча урнаштыру, башка мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтте. Моннан тыш Төркиядә яңа күченгән татарларның тормышын да җанландырды, ул күпсанлы татар чаралар оештыра, Истанбулда татар җәмгыятен берләштерә.

7. Фәридә Корбангалиева

журналист

Заманында Русиянең федераль каналында танылу алган, шуннан соң бәйсез медиа чараларында эшли башлаган журналист 2022 елда Русиянең үзендә азчылык халыкларга мөнәсәбәт мәсьәләсен киң җәмәгатьчелек игътибарына күтәрде. Русия хакимияте Украинада "денацификация" алып баруын әйткәндә, Корбангалиева Русиянең бу "денацификация" сәясәтен үз милләтләренә карата күптәннән куллануы турында кыю фикерләрен белдерде.

8. Фәнил Гыйләҗев

шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе

Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Гыйләҗев

Русиядә хәрби цензура кертелгәч, татар язучылары, шагыйрьләре арасында бу темага иҗат итүчеләр, сугыш темасын күтәрүчеләр булмады диярлек. Үз иҗатында 2022 елның актуаль вакыйгаларын чагылдыручы аз санлы иҗатчылар арасында иң актив шагыйрь Фәнил Гыйләҗев булды. "Кемдер үгезне мөгезеннән тотып торуыңны күргән көе дә, аны "ат" дип әйтергә куша икән, бу – мәгънәсезлек", дип аңлата ул үз позициясен.

9. Ләйсән Солтангәрәева

Туймазыдан сугышка каршы активист

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле протест чараларына чыгучы активист. Чит илгә китмичә, туган ягы Туймазыда "Сугыш - ул үлем һәм фәкыйрьлек" кебек шигарләр белән пикетлар оештырды. Карашлары һәм гражданлык позициясе өчен эзәрлекләнүгә дучар булды.

Хөрмәтле укучылар, тавыш бирү 29 декабрьгә кадәр дәвам итә, нәтиҗәләр 30 декабрьдә чыгачак. Безнең исемлеккә керми калган, сез ел шәхесе итеп күрергә теләгән башка кешеләрнең исемнәрен түбәндәрәк Азатлык форумына языгыз. (Форумда язар өчен анда теркәлеп, исем сайларга гына кирәк, бу бик җиңел, сезнең email адресыгыз беркайда да күренмәячәк!)

Азатлыкта "Ел шәхесләре"

  • 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.

Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.

  • 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.

Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG