Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алчынов – Азатлык укучылары сайлаган ел кешесе


"Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчынов өчен 3782 кеше тавыш бирде
"Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчынов өчен 3782 кеше тавыш бирде

Азатлык үз укучыларын 2018 елга йомгак ясарга чакырып, декабрь ае буе тавыш бирү үткәрде. Елның соңгы көннәрендә нәтиҗәләрне барлыйк.

10 декабрь көнне Азатлык 2018 елга йомгак ясау максатыннан өч сораштыру башлап җибәргән иде, тавыш бирү 28 декабрь тәмамланды. Тавыш бирү Азатлык сайтында һәм Вконтакте төркемендә барды.

Игътибар!

Әлеге сораштырулар фәнни тикшеренү түгел, алар бары тик Азатлык сайты һәм Вконтакте белән Telegram төркеме укучылары фикерләрен чагылдыра.

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

Вконтактедагы сораштыру нәтиҗәсе
Вконтактедагы сораштыру нәтиҗәсе

Беренче сораштыру 2018 елның төп вакыйгасын билгеләүгә багышланды. Азатлык алты вариант тәкъдим итте. Бәхәссез җиңүне Русиядә туган телләрне ихтыярига калдыру вакыйгасы яулады. Бу турыда узган җәй чыккан канунны ел вакыйгасы дип Азатлык сайтында 192, Вконтактеда 389 кеше сайлады. Ике платформада барлыгы 581 (63,9%) кеше.

Бу сораштыруда барлыгы 900дән артык кеше катнашты. Икенче урында дөнья футбол беренчелеге булса (94 кеше, 10,2%), өченчегә "Ак барс"ның Гагарин касәсен яулавы менде (77 кеше, 8,6%).

Тулы нәтиҗә белән безнең сайтта һәм Вконтактедагы сораштыруда танышып була. Ел вакыйгасы итеп күп кенә укучыларыбыз Русиядә пенсия яшен арттыруны да күрә, алар моның турында шактый күп фикерләр калдырган.

ЕЛ ШӘХЕСЕ

Вконтактедагы сораштыру нәтиҗәсе
Вконтактедагы сораштыру нәтиҗәсе

Иң күп кеше катнашкан һәм зур бәхәсләр уяткан сораштыру 2018 ел шәхесен сайлау булды. Безнең редакция тугыз намзәт тәкъдим итте, шулай ук укучылардан үз вариантларын да язуны сорады. Азатлык сайтында мең кеше, ә Вконтакте төркемебездә 7,7 мең кеше тавыш бирде!

Тавыш бирүдә "Башкорт" хәрәкәте тарафдарлары һәм җырчы Элвин Грей җанатарлары аеруча актив булып чыкты. Алар сораштыруны үз төркемнәрендә таратып, Фаил Алчынов һәм Элвин Грей өчен күпләп тавыш бирергә чакырды. Нәтиҗәдә, алар сораштыруда беренче ике урынны алуга иреште. Калган намзәтләрнең шундый актив тарафдарлары булмады.

Алчынов өчен Азатлык сайтында 111, Вконтакте төркемендә 3671 кеше тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ул 3782 (43,4%) тавыш белән "Ел шәхесе" исемен алды. Элвин Грей барлыгы 2647 (30,3%) тавыш җыеп икенче урын алды. Ике платфомада барлыгы 907 (10,4%) тавыш җыеп фигуралы шуучы Алинә Заһитова өченче урынга чыкты.

Башка намзәтләрнең нәтиҗәләрен дә барлап чыгыйк: сәясәт белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин 450 (5,1%) тавыш, милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов 282 (3,2%) тавыш, артист Нурбәк Батулла 173 (2%) тавыш алды. Калган намзәтләр 100 тавыштан кимрәк җыйды, тулы нәтиҗәләрне сайтта һәм Вконтактедагы сораштыруда карап була.

Азатлык укучылары язган тәкъдимнәр арасында Татарстанның элекке мәгариф министры, хәзер Актаныш районын җитәкләүче Энгел Фәттахов һәм "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков исемнәре күп күренде, "аларны сораштыруга нигә кертмәдегез?" дигән сораулар да күп булды. Хөрмәтле укучылар, 2017 ел шәхесен сайлаганда, Фәттахов белән Шмаков беренче ике урынны яулаган иде, шуңа аларны быел исемлеккә кертмәдек.

ЕЛ ГАУГАСЫ

Вконтактедагы сораштыру нәтиҗәсе
Вконтактедагы сораштыру нәтиҗәсе

Азатлык тәкъдим иткән өченче сораштыру – 2018 елның төп гаугасын барлау. Сайттагы сораштыруда – 210, Вконтакте төркемендә 430лап кеше катнашты.

Азатлык укучыларын иң борчыган гауга Милли университет урынына КФУда мәгариф мәктәбен булдыру булып чыкты. Моның өчен 159 (24,7%) кеше тавыш бирде. Урыс телендәге язу белән куелган Мәрҗани һәйкәле бераз гына калыша, аңа 139 (21,5%) кеше тавыш бирде.

Һава аланнарына исем бирү тирәсендә шау-шу исә 126 (19,6%) укучыбызны борчыды булып чыкты. Тулы нәтиҗәләрне сайтта һәм Вконтактедагы сораштыруда күреп була.

XS
SM
MD
LG