Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 йомгаклары: Татарстан, Русия һәм татар дөньясы


Узып баручы ел Татарстан һәм Русиядә зур вакыйгалар белән истә кала. Җәмгыятьтә туган телне ихтыяри укыту кануны, пенсия яшен арттыру, салымнарны арттыру кебек мәсьәләләр зур борчылулар тудырды. Азатлык ел вакыйгаларын искә ала.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ УРАМ ҖЫЕННАРЫ

2018 ел Татарстанда шактый төшенке рухта башланды. Узган ел азагында гына татар телен Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри укыту туктатылды. Ел башына вазгыять шундыйрак иде: Дәүләт шурасы татар телен укуны ирекле итте, Татарстан президенты һәм Дәүләт киңәшчесе дәшмичә калды, халык исә шаккаттып телен йотты. Соңыннан Татарстан җитәкчелеге "телне гаиләдә өйрәтү кирәк, мәҗбүри укыту файда бирми, ихтыяҗ тудырырга кирәк" дигән сүзләрне сөйләүгә күчте, “үзебездә җитешсезлек булды" дип тә әйтте.

2018 ел башында татар теле балалар бакчаларында да мәҗбүри булудан туктады
2018 ел башында татар теле балалар бакчаларында да мәҗбүри булудан туктады

Ел башында да һөҗүм дәвам итте: татар теле Татарстан балалар бакчаларында да мәҗбүри булудан туктады, бу юлы мәгариф министрлыгының җитәкчелеге эшне тиз тотты, каршы килеп тә тормады. Халык һәм иҗтимагый активистлар бу юлы зур каршылык күрсәтмәде, социаль челтәрләрдә генә Путинның Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковны орден белән бүләкләве зур тискәре реакция тудырды. Татар телен дәүләт теле буларак укытуны таләп итәргә җыенган мәктәп мөдирләре мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүдән баш тартты. Җитмәсә, Татарстан прокуратурасы Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел дип тә белдерде.

Казан университетында татар теле курсларына йөрүчеләр
Казан университетында татар теле курсларына йөрүчеләр

Шул ук вакытта, быел татар теле өлкәсендә позитив күренешләр дә күренеп алды. Әйтик, җәмгыятьтә татар теле белән кызыксыну булу тел курсларында чагылды. Татарстан диния нәзарате февральдә татар теле дәресләрен башлап җибәрде, 10 мәчеткә 600ләп чамасы кеше йөрде. КФУда оештырылган бушлай курсларга 400дән артык кеше язылды.

Татар телен яклап төрле урам чаралары да даими оештырылып килде. Ләкин аларда катнашучылар саны берничә йөздән артмады. Халык куркытылган, бер өлеше милли проблемнарга битараф, диләр мондый чараларда катнашучылар. Татар телен яклап ялгыз пикетлар күп узды. Быел Хәтер көненә 300ләп кеше җыелды, килүчеләр аның форматын үзгәртү кирәклеген ассызыклады.

РУСИЯ ПРЕЗИДЕНТЫН САЙЛАУ

Сәяси мәйданда елның төп вакыйгасы булып, мөгаен, Русия призидентын сайлау булган дыр. Русия президентына башка намзәтләр дә Казанга килгәләде, кайберәүләр "татар теле мәҗбүри уктылырга тиеш" дип тә белдерде. КПРФ намзәте Павел Грудинин исә Казанда, гомумән, "Урыс теле дә, татар теле дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгел" диде.

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов
Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов

Русия президенты булып янә Владимир Путин сайланды, хәрәмләшүләр турында күп хәбәр ителде, оппозиция вәкиле Навальный сайлауларга бойкот белдерде. "Ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дип белдергән җитәкчегә карата Татарстаннан салкын караш көтәргә мөмкин иде, ләкин чынлыкта киресе булып чыкты. Башта Дөнья татар конгрессы сайлауда Владимир Путин өчен тавыш бирергә чакырган мөрәҗәгать чыгарды, моның белән күпләрне аптырашта калдырды. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов та Путинга тавыш бирәчәген әйтеп башкаларны "дөрес сайларга" өндәде.

Нәтиҗәдә, Путин Татарстанда 82,09% тавыш җыйды. Норлат районында аңа 98,14% кеше тавыш бирде. Татар телен яклап чыгышлар ясаган Ксения Собчак Татарстанда 1,33% тавыш җыйды.

ДӨНЬЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕ ҺӘМ ПЕНСИЯ РЕФОРМАСЫ

Мәскәүдә футбол беренчелеген ачу тантанасы
Мәскәүдә футбол беренчелеген ачу тантанасы

2018 елда Русия футбол буенча дөнья беренчелеген уздырды. Чемпионат Русиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да узды. Казан футбол бәйрәменә матурланды, шактый күп чит ил кешесен кабул итте. Уен фаворитлары саналган Португалия, Аргентина, Бразилия бик тиз кайтып киттеләр, ә менә Русия җыелмасы шактый югары нәтиҗә күрсәтә алды. Казан мэры исә Русия көндәше булган Хорватия такымына "күз тидермәкче" булган, тик килеп чыкмады. Дөнья беренчелегендә Франция җиңү яулады.

Халык футбол уеннарын караган арада, Русия думасы нык активлашты. Депутатлар өстәмә кыйммәт салымын (НДС) 18 проценттан 20 процентка арттырды, үзмәшгульлек салымы турында канун кабул итте. Ләкин иң зур резонансны футбол уеннары вакытында пенсия яшен күтәрү тудырды. 2018 елда кабул ителгән канун нигезендә киләчәктә ирләр 65, хатын-кызлар 60 яшьтән пенсиягә чыгачак.

Русиядә пенсия яшен арттыруга каршы күпсанлы урам җыеннары узды, ләкин алар массачыл була алмады
Русиядә пенсия яшен арттыруга каршы күпсанлы урам җыеннары узды, ләкин алар массачыл була алмады

​Әлеге реформа халыкта зур ризасызлык уятты, сораштырулар пенсия яшен арттыруны русияләрнең 9 проценты гына хуплавын күрсәтте, Русия хөкүмәте рейтингы нык аска тәгәрәде. Русия буйлап күпсанлы протест чаралары узды, тик алар массакүләм протестка әйләнмәде. Казанда пенсия реформасына каршы үткән протест чарасында беренче тапкыр полиция көч кулланды, 20ләп кешене тоткарлады. Соңгы берничә дистә елда Казанда мондый хәлнең булганы юк иде.

Пенсия реформасы кабул ителде һәм моның бер нәтиҗәсе буларак Русиянең берничә төбәгендә башлык сайлавында опозиция вәкилләре җиңде, Бердәм Русия һәм Путинны хуплау рейтингы нык кимеде.

ТУГАН ТЕЛ МӘСЬӘЛӘСЕ – ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА

10 апрель көнне Русия думасына туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесе кертелде
10 апрель көнне Русия думасына туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесе кертелде

Татар теле мәҗбүри булудан туктаганнан соң, бер төркем ата-аналар "туган тел" дәресен дә факультатив итмәкче булды. Янәсе, алар туган тел буларак урыс телен сайлаганда, урыс теле дәресләре бик күп була икән, шуңа алар милли телләрне шимбә көнне өйрәнергә тәкъдим итте. Апрельдә бер төркем Русия думасы депутаты моның турында канун өлгесен дә әзерләде. Моңа иҗтимагый активистларның мөнәсәбәте кискен тискәре булды, Казан хакимияте моның белән көрәш башлады. Канун өлгесенә Татар конгрессы да каршы чыкты, Татарстан Дәүләт шурасында шактый кыю сүзләр яңгырады, депутатлар бу канун өлгесенә тискәре мөнәсәбәтен белдерде.

Май аенда иҗтимагый активистлар, галимнәр җыелып, “Русия халыкларының демократик конгрессын” булдырды
Май аенда иҗтимагый активистлар, галимнәр җыелып, “Русия халыкларының демократик конгрессын” булдырды

​Русия милли республикаларында да канун өлгесенә каршы чыгучылар күп булды, берсе артыннан берсе төрле милли оешмалар аны кабул итмәскә чакырды. Мәскәүдә төрле халык вәкилләре, нигездә, галимнәр җыелып, "Русия халыкларының демократик конгрессын" булдырды, милли телләр хокуклары өчен бергәләп көрәшергә килеште. Мондый актив хәрәкәттән соң Мәскәү Кремле бераз чигенде, Татарстан вәкилләре катнашындагы сөйләшүләрдә канун өлгесен йомшартырга килешенде.

Туган телләрне ихтыяри укыту кануна Татарстан җәмәгатьчелеге, галимнәре тәкъдимнәрен исәпкә алынмады
Туган телләрне ихтыяри укыту кануна Татарстан җәмәгатьчелеге, галимнәре тәкъдимнәрен исәпкә алынмады

Русия Думасында канун өлгесен караганда Татарстан депутатлары аны хупларга чакырды, кимендә туган телләрне уку планының мәҗбүри өлешендә калдыра алуларын зур казаныш дип бәяләде. Нәтиҗәдә, канун кабул ителде, ләкин анда күп сораулар хәл ителмичә калды, җәмәгатьчелек тәкъдимнәре исәпкә алынмады. Канун кабул иткәндә милли телләргә "реверанс" буларак милли телләр фондын булдыру турында игълан ителде, 2019 елга бу фонд эшчәнлегенә 88 миллион сум бүленә. 2018 елның азагында да дәүләт телләрен ничек укытылачагы турында мәгълүмат юк.

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

2017 елда Татарстан президенты Казанда милли педагогия институтын булдырырга кушты, 2018 елда бу идея нибары КФУның бүлекчәсенә әйләнәчәге билгеле булды. Белгечләр Татарстан хакимияте милли университет кирәклеген аңламый дип саный. Нәтиҗәдә, КФУның филология институты Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә дип үзгәртелде, татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерли башлады. Галимнәр моны да кирәкле гамәл дип атады, әмма милли университет идеясеннән баш тартырга ярамый дип әйтте.

Белгечләр КФУда мәгариф мәктәбе булдыруны Милли университет идеясен күмү дип бәяләде
Белгечләр КФУда мәгариф мәктәбе булдыруны Милли университет идеясен күмү дип бәяләде

Миңнеханов кисәтүеннән соң Татар конгресы актив рәвештә "Татар халкы үсеше стратегиясе"н төзүгә кереште. Ә менә президентның Милли китапханәне "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчерү карары җәмгыятьтә тискәре кабул ителде, зыялылар ачык хат язып, моны булдырмаска сорады.

Сүз уңаеннан, Миңнеханов чит илләргә эшлекле сәфәрләрен сизелерлек дәрәҗәдә киметте. Элек шактый күп чит ил башлыклары белән очрашкан президент быел, нигездә, икътисади мәсьәләләр белән генә шөгыльләнде, чит илдәге татарлар белән күбрәк Татар конгрессы һәм Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев очрашып йөрде.

2018 елда Кытайда мөселман халыкларын, шул исәптән татарларны кысрыклау мәсьәләсе зур шау-шу тудырды
2018 елда Кытайда мөселман халыкларын, шул исәптән татарларны кысрыклау мәсьәләсе зур шау-шу тудырды

Ә менә Кытай татарлары өчен бу ел фаҗигале булды. Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселман халыкларын күпләп кулга ала башладылар, журналистлар аларны "тәрбия лагерьларында" тоталар, дип хәбәр итте. Алар арасында татарлар да бар. Казакъстан кулга алынган казакълар хокуклары өчен көрәш алып барса, рәсми Татарстан дәшми калды, кытайлар белән икътисади мөнәсәбәтләрне җайлап йөрде. Кытайдагы татарларны җәмәгать эшлеклеләре һәм Австралия татарлары гына яклап чыгыш ясады.

Узып баручы елда тәүлек буе татарча тапшырулар күрсәтә торган "Шаян-ТВ" телеканалы ачылды
Узып баручы елда тәүлек буе татарча тапшырулар күрсәтә торган "Шаян-ТВ" телеканалы ачылды

Уңышлар арасында быел татар телендә тәүлек буе эшләүче балалар өчен "Шаян ТВ" ачылуын атап була. "Хозур ТВ" дини каналында да татар телле тапшырулар чыга башлады. Моннан тыш татар теле кагыйдәләре тупланган "Дөрес" сайты эшли башлады. Шулай ук уңышлар арасында Казан һава аланына исем бирү бәйгесендә Габдулла Тукай исеме җиңып чыгуын да атап була.

МӘХКӘМӘЛӘР

Павел Шмаков "Солнце" мәктәбендә татар телен укыту хокукы өчен көрәшне дәвам итте
Павел Шмаков "Солнце" мәктәбендә татар телен укыту хокукы өчен көрәшне дәвам итте

Соңгы вакытта Татарстанда мәхкәмә эшләре дә ешайды. Ел дәвамында Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре мәхкәмәләр бусагасын таптап йөрде. Әйтик, ел башында Татарстан прокуратурасы ТИҮгә "экстремистик эшчәнлекне булдырмау" турында кисәтү ясаган, мәхкәмә моны нигезле дип тапкан. Татар иҗтимагый үзәге активистлары, "Азатлык" яшьләр берлеге әгъзалары даими рәвештә митингта алдан расланган тематикадан читләшү, социаль челтәрләрдәге язмалары кебек сәбәпләр аркасында даими тоткарланды, мәхкәмә алдына басты. СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков та ел дәвамында мәхкәмәләрдә йөрде, штрафлар алды, республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны таләп итте.

"Алтын урда" хәрәкәтен булдыган Данис Сәфәргалиның төрмәдәге хокуклары бозылу очраклары турында күп хәбәрләр булды. Ул колониядә үзенә карата көч кулланылуын белдерде, вак-төяк сәбәпләр белән даими рәвештә җәзалар алды. Төрле җәмәгать эшлеклеләре Данис Сәфәргалине яклауны сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр кабул итте.

2018 ел азагында Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену алды
2018 ел азагында Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену алды

Ә меня 2018 ел алдыннан гына төрмәдән азат ителгән Рәфис Кашапов Русиядән китте. Ул башта Киевка юл тотты, анда "Азат Идел-Урал" оешмасын төзүдә катнашты. Әлеге хәрәкәт ел дәвамында шактый зур активлык күрсәтте, мөрәҗәгатьләр кабул итте, пикетлар оештырды. Ел азагында Кашаповның Британиядә сәяси сыену алуы билгеле булды.

2018 елда Чаллыдан Алмаз Имамов Сбербанкны татарларны дискриминацияләүдә гаепләп чыкты, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Ул банк бүлекчәләрендә хезмәтләр турында мәгълүмат урыс телендә генә язылган", "талон алу өчен электрон стенд та урыс телендә генә эшли", "татар телендә бер мәгълүмат та юк" дип белдерде. Аның мәхкәмә эше уңышсыз тәмамланды.

Татарстанның берничә түрәсенә карата тикшерү эшләре алып барылды. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева йорт сагында булган килеш үз йортында үле килеш табылды. Ул бюджет акчаларын урлауда шикләнелгән иде. Татарстан һөнәр берлекләре рәисе Татьяна Водопьянова да берничә тапкыр тоткарланды, ул үз ягына аударып акча үзләштерүдә шикләнелде.

Татарстан тикшерү комитеты татарларны Вконтакте социаль челтәрендә мыскыл итеп язылган фикерләр өчен җинаять эшен ачты. Әлеге постны калдыруда шикләнелүче Ольга Гавриленко-Зыятдинова 2018 елны сак астында үткәрде, психиатрик тикшерүләр узды.

КАЗАНДАГЫ ТОРМЫШ

Төркиянең Казандагы яңа консулы итеп Әхмәт Садыйк Доган билгеләнде. Ул элекке консул Турхан Дилмач кебек зур активлык күрсәтмәсә дә, татар телен өйрәнүен хәбәр итте. Быел Казанга АКШның Русиядәге яңа илчесе Джон Һантсман да килеп китте, ул Татарстан президенты белән очрашты, Азатлык сорауларына да җавап бирде. Казанда шулай ук Кытай баш консуллыгы бинасы ачылды.

2018 елда Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Татар яшьләре татар мәктәпләрен, татар сыйныфларын ачуны, татарлар яшәгән төбәкләрдә балаларда, яшьләрдә татар телен белүгә ихтыяҗ тудыруга ярдәм итүне, ачык татар университетын булдыруны таләп итте. Хакимиятләр аларның таләпләрен ишетте дип әйтеп булмаса да, татар яшьләре төрле чаралар үткәрүен дәвам итте, ел азагына таба Казанда мәктәп укучылары өчен Гыйлем Fest һәм Казан яшьләре өчен Jadid Fest узды.

XS
SM
MD
LG