Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсия яшен арттыру кануны Русия думасында өченче укылышта кабул ителде


Думада пенсия кануны өченче укылышта тавыш бирү, 26 сентябрь.
Думада пенсия кануны өченче укылышта тавыш бирү, 26 сентябрь.

Пәнҗешәмбе Русия думасы пенсия яшен арттыру канунын өченче, соңгы укылышта раслады.

Пенсия реформасы кануны өчен 333 депутат уңай тавыш бирде, 62се каршы булды.

Канунны хәзер Федерация шурасы хупларга һәм президент Владимир Путин имзаларга тиеш.

Канун өлгесенең икенче укылышы 26 сентябрьдә узды. Анда депутатлар президент Владимир Путин керткән үзгәрешләрне дә хуплады. Яңартылган канун өлгесенә ярашлы, хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтән чыгачак.

Пенсия реформасы Русиядә протест чараларына китерде. Митингларга чыгучы халык хөкүмәтне таратуны һәм референдум уздыруны таләп итте.

Канун өлгесенең беренче редакцисендә хатын-кызларны пенсиягә 63 яшьтә, ирләрне - 65 яшьтә чыгару каралган иде. Нәтиҗәдә Путинның рейтингы төшә башлады. Соңрак Путин пенсия реформасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты. Ул реформаны бераз йомшартырга тәкъдим итте. Русия башлыгы хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен ирләр белән бертигез - 5 елга күтәрергә кирәк диде.

XS
SM
MD
LG