Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтә чыгарга тиеш


Владимир Путин
Владимир Путин

Владимир Путин пенсия реформасы турындагы яңартылган канун өлгесендә хатын-кызларның пенсиягә чыгу вакыты 60 яшь дип билгеләнгән диде.

Русия президенты Владимир Путин федераль телеканаллардан пенсия реформасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты. Ул реформаны бераз йомшартырга тәкъдим итте.

Русия башлыгы хатын-кызларга пенсиягә чыгу вакытын ирләр белән бертигез - 5 елга күтәрергә кирәк диде. Канун өлгесе кабул ителгән очракта, хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтә чыгачак.

Шулай ук күп балалы аналарга вакытыннан алда чыгу хокукы бирелә. Өч балалы хатын-кызлар өч ел алдарак, дүрт балалылар – дүрт ел алдарак, ә биш балалылар 50 яшьтән чыга алачак.

Ирләрнең пенсиягә чыгу яше планлаштырылганча кала – 65 яшь.

Моннан тыш, Путин пенсиягә чыгучылар өчен каралган ташламаларны элеккечә калдырырга кушты. Әйтик, пенсионерлар күчемсез милек өчен салым түләми. Әлеге ташлама сакланачак һәм бу кешенең пенсиягә чыгу-чыкмавына түгел, ә яшенә (ирләр өчен 60, хатын-кызлар өчен 55 яшь) бәйле булачак.

Пенсия яшенә якынлашканнарны эштән җибәрү өчен җаваплылык каралачак.

Путин үз чыгышында элек пенсия системын үзгәртүгә каршы идем һәм ул вакытта мондый позиция нигезле иде дип сөйләде. Русиядә эшсезлек, инфляция хөкем сөрә иде диде. Хәзер исә, Путин пенсия реформасын уздырмый мөмкин түгел, чөнки берничә елдан пенсия фонды бюджетында пенсияләрне индексацияләр өчен бөтенләй акча калмаячак дигән нәтиҗәгә килгән.

28 августта Омски шәһәрендә узган киңәшмәдә Путин пенсия реформасына кагылышлы фикерләрен, бәлки, чәршәмбе җиткерәчәген белдергән иде. Аның сүзләренчә, кабул ителүче карарлар "миллионлаган кешегә кагыла һәм гадел булырга тиеш". Президент бу "үлчәнгән адым" булырга тиеш һәм "миннән соң су басса да була" принцибы белән эшләү ярамый диде.

Моңарчы каралган канун өлгесенә ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак, диелде. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза. Берничә социология хезмәте Путинның рейтингы төшүен теркәде.

XS
SM
MD
LG