Accessibility links

Казанда пенсия яшен арттыруга каршы митингта хөкүмәтне эшеннән җибәрүне таләп иттеләр


Митингта Артем Прокофьев чыгыш ясый
Митингта Артем Прокофьев чыгыш ясый

Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендә пенсия яшен арттыруга каршы митинг узды. Аны КПРФның Татарстан бүлекчәсе үткәрде. Митингта катнашучылар канун өлгесен кире кагуны, хөкүмәтне эшеннән җибәрүне һәм Русиядә яңа президент сайлавы уздыруны таләп итте.

Дөнья футбол беренчелеге сәбәпле, митинг шәһәр читендә узды. 30 дәрәҗә эссе булу сәбәпле, чара бер сәгать тирәсе генә дәвам итте. Чатырда теләгән һәр кеше пенсия яшен арттыруга каршы мөрәҗәгатькә имза куя ала иде.

КПРФның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Алексей Серов "Idel.Реалии"га 28 июль көнне пенсия реформасына каршы гомумрусия чарасы кысаларында тагын бер митинг узачагын хәбәр иткән. Казанда исә футбол беренчелеге булуга карамастан, иртәрәк тә уздырырга булганнар.

Сәхнәгә "Выбрали Путина. Наслаждайтесь ростом цен", "Так и будут обдирать, если мы будем молчать", "Господдержку пенсионерам, а не олигархам!", "В СССР бензин стоил 14 копеек, а в РФ 46 рублей" кебек язулар эленгән иде.

Беренче булып сәхнәгә Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Артем Прокофьев күтәрелде. Ул пенсия реформасын "кешелексез" дип атады.

"Нәкъ футбол беренчелеге узган җәйдә, ягъни төрле чикләүләр кертүдән файдаланып хөкүмәт пенсия реформасы турындагы канун өлгесен китереп чыгарды. Ни өчен бөтен халык бергә тикшерергә тиешле мәсьәләне нәкъ шушы вакытка куйдылар? Мөгаен хөкүмәт халыкның киңәшләшүен теләмидер", диде ул.

Прокофьев хөкүмәтнең реформа сәбәпле пенсия акчалары артачак дигән сүзләренә ышанырга ярамый дип әйтте.

"Алар әле кайчан гына пенсия яшен арттырмаячакларын да вәгъдә иткәннәр иде. Аларга ышанырга ярамый", диде ул.

Азакта Прокофьев әлеге пенсия реформасы сәбәпле хөкүмәтне эшеннән җибәрү мәсьәләсен кузгатты. Бу тәкъдимнән соң митингка җыелучылар алкышларга тотынды. Арадан берәү "Путина в отставку" дип кычкырды.

Митингка килүчеләр "Медведев! Как дожить до пенсии? Как прожить на пенсию?!", "Спасибо Путину за цены на бензин", "Правительство проводит кампанию социального геноцида. Буржуев — на кол!", "Нет пенсионной реформе Медведева", "Пенсионная реформа лишает молодежь будущего, а ветеранов жизни". "Нет повышению пенсионного возраста", "Отстоим пенсионный возраст 55/60. А ты готов к борьбе за свои права?", "МВФ, руки прочь от России", "Новая пенсионная реформа — а плеть станет еще длиннее!" дигән шигарләр тотып торды.

Прокофьевтан соң КПРФның Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.

"Путин хөкүмәте социаль-икътисади башбаштаклыкка алып бара. Ул (Путин) гаепле. Ул Медведев нәрсә эшләгәнне белми мәллә? Бик яхшы белә - алар барысын да бергә эшли. Бездә ир кешеләр 58 яшькә кадәр дә яшәми, ун процент хатын-кыз 60 яшькә дә җитә алмый. Алар ни кылана? Эштән туры кабергәме?", диде ул.

Миргалимов сүзләренчә, барлык төбәкләрдә дә күпмилләтле халык күтәрелә һәм татарстаннар да бу реформалардан туйганын күрсәтергә тиеш. "Бу хөкүмәт эшеннән китәргә тиеш", диде ул.

"2005 елны Путин үзе президент булганда пенсия яшен арттырмаячагын әйтте. Ул безне алдады. Русиядә яңа президент сайлавы уздырырга кирәк", дип өстәде Миргалимов.

Митинг резолюциясендә анда катнашучылар Русия хөкүмәтен эшеннән җибәрүне, пенсия реформасына бәйле гомумрусия референдумы уздыруны таләп итте. Моннан тыш алар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинга пенсия реформасын якламауны сорап мөрәҗәгать итте.
Митингта 200дән артык кеше катнашты.

Элегрәк Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагы турында игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

XS
SM
MD
LG