Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел


Салым оешмаларында һәм Сбербанкта хезмәтләндерү урыс телендә генә куелган дип шикаять белдергән Алмаз Имамовка Түбән Кама прокуратурасы җавап биргән.

Прокуратура фикеренчә, Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел.

"Урыс телен белмәгән очракта кешеләр оешмаларга татар телендә мөрәҗәгать итә ала, мөрәҗәгать гомум тәртиптә каралачак", диелә җавап хатында.

Имамовның мөрәҗәгатенә нигезләнеп прокурор тикшерүе үткәрелмәячәк дип белдерелгән бу хатта.

Чаллыдан Алмаз Имамов Сбербанк һәм салым хезмәте мине татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән иде. Әлеге оешмаларда бөтен мәгълүмат урыс телендә генә диде ул.

XS
SM
MD
LG