Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдан Алмаз Имамов шәһәрнең салым хезмәте мине татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән. Салым хезмәтендә бөтен мәгълүмат урыс телендә генә ди ул.

Гаризасында Имамов "Федераль салым хезмәтенең республика бүлекчәләре сайтларында мәгълүмат урыс телендә генә", "салым хезмәтенең Чаллы бүлекчәләрендәге диварларда эленгән гариза һәм башка мөрәҗәгать үрнәкләре урыс телендә генә", "татар телендә бернинди мәгълүмат юк", "халык белән эшләүче хезмәткәрләрнең татар телен белүен раслаган документлары юк", дип язган.

Ул шулай ук салым хезмәте бүлекчәләрендәге банкоматларда "татар телендә текст җыяр өчен хәрефләр юк", дип тә зарлана.

Имамов белдерүенчә, Татарстанда салым хезмәте татарларны дискриминацияләү белән 1990нчы еллардан бирле шөгыльләнә.

Гаризасында ул "Татарстан салым хезмәтенең Чаллы бүлекчәләре хезмәткәрләрен җинаятьчел төркем буларак 132нче һәм 182нче маддәләр нигезендә җинаять җаваплылыгына тартуны" сорый. ​

Элегрәк Алмаз Имамов Сбербанкның да татарларны дискриминацияләве турында белдергән иде. Имамов Банкта хезмәтләр урыс телендә генә күрсәтелә дип гариза бирде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG