Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдан Алмаз Имамов Сбербанкны татарларны дискриминацияләүдә гаепли


Чаллыдан Алмаз Имамов Сбербанк аны татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән. Банкта бөтен мәгълүмат урыс телендә генә ди ул.

Гаризасында Имамов "Чаллыдагы Сбербанк бүлекчәләрендә хезмәтләр турында мәгълүмат урыс телендә генә язылган", "талон алу өчен электрон стенд та урыс телендә генә эшли", "татар телендә бер мәгълүмат та юк", "халык белән эшләүче хезмәткәрләрнең татар телен белүен раслаган документлары юк", дип язган.

Ул шулай ук банкоматларда "татар телендә текст җыяр өчен хәрефләр юк", дип тә зарлана. Имамов чит илләрдә Сбербанкның инглиз һәм шул ил телендә хезмәт күрсәтүен дә искәртә.

Татарстанда татар һәм урыс телләре дәүләт теле санала.

Сбербанкның төп хиссә тотучысы (50%+1 хиссә) булып Русия Үзәк банкы аша дәүләт тора.

XS
SM
MD
LG