Accessibility links

Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр үзләренә эшсез калу куркынычы янавын белдерә. Бакчаларда татар телен өйрәнү ата-аналар теләгенә калырга мөмкин диләр алар.

"Кызлар, нишлибез?! Эшсез калабыз бит! Телебез дә бетәчәк!" Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр Яңа елны әнә шундый борчулы хәбәрләр белән каршы алды. WhatsApp-та үзара аралаша торган төркемдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановка ашыгыч мөрәҗәгать итү кирәк, "мәктәптән генә түгел бит, телебезне бакчадан да куалар, йокламаска иде", дип язучылар да бар.

"Ник татар телен бакчадан да куып чыгарасыз? Мохит беткәч, гаиләдә генә телне ничек саклыйк? Без бит Татарстан икътисадына файда китерү өчен 10-12 сәгать үз балаларыбызны күрмибез, урыслар белән беррәттән салым түлибез. Атнага өч тапкыр 20 минутлык дәрес кемгә комачаулый?", дип белдерә тәрбиячеләр.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов үзенең күрсәтмәсе белән балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәнү дәресләрен туктатырга боеруы турында 30 декабрь "Вечерняя Казань" язып чыкты. Күрсәтмәне министр 27 декабрь көнне имзалаган һәм 29 декабрь балалар бакчалары җитәкчеләре алган дип белдерә басма.

WhatsApp-ына килгән әлеге язуны Азатлыкка Казандагы бер бакчада эшләүче тәрбияче җибәрде. Басым башланырга мөмкин дип ул исемен күрсәтмәүне үтенде. Аның сүзләренчә, инде бакчада да татар теле дәресләрен укытуны туктату милләтне бөтенләй телсез калдыру булачак.

Яшел Үзән районындагы күпчелеге урыс балалары булган бер бакчага да Яңа елдан соң татар теле дәресләре бетереләчәк дигән хәбәр килеп ирешкән.

Эшсезләрнең зур бер армиясе барлыкка киләчәк

"Бакчаларга обрнадзор (Мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты - ред.) тикшерүләре киләчәк дип тә сөйлиләр" диде, шулай ук, исемен күрсәтергә теләмәгән тәрбияче. Ул да, бер яктан, татар телен бөтенләй юкка чыгару өчен ныклап тотындылар дисә, икенче яктан, бик күп тәрбиячеләр эшсез калачак, Татарстанда тагын эшсезләрнең зур бер армиясе барлыкка киләчәк дип әйтә.

"Мисал өчен, мин дә эшсез калачакмын. Мин – бакчада татар телен өйрәтүче тәрбияче. Хәзер бөтен зур бакчаларда татар телен аерым тәрбияче укыта. Мин 14 төркемдә атнасына өч тапкыр урыс балаларына татар телен өйрәтә идем. Ул төркемнәр икегә бүленә. Бер өлеше рәсем ясау, әвәләү дәресенә кереп киткәндә, икенче өлеше татар телен өйрәнә иде. Аннан төркемнәр алмаша, рәсем ясаганнар татар теленә килә", ди әлеге тәрбияче.

Аның сүзләренчә, бүген тәрбиячеләрнең бик азы гына тулы ставка белән эшли, күпчелеге 0,83 ставкада. Бакчада яңарак кына эшли башлаучылар 15-17 мең сум хезмәт хакы ала. Озак еллар тулы ставкага эшләүчеләр һәм категорияләре югары булганнарның хезмәт хаклары 30-35 мең сумга да җитәргә мөмкин ди ул. Соңгы елларда бакчаларда татар тәрбиячеләренең хезмәт хаклары кысыла барганны да әйтте.
Элекке елларда алты төркем булса, тәрбиячегә бер ставка бирелгән. Аннан соң күпме хезмәт хакы билгеләүне бакча мөдире үзе хәл итә башлаган.

"Әгәр тулы ставкаң булмаса педагогик стажың бармый. Тәрбияченең китәр урыны юк. Эшли инде, кая барсын. Күбесе пенсия яшенә җитеп килә", ди әлеге ханым.

Берсе дә "миңа татар теле кирәкми" дигән фикер белдермәде

Урыс балаларының үз бакчаларында татар теле дәресләрен бик яратып өйрәнүләрен белдерә ул.

"Урыс балалары шуның кадәр кызыксынып укыйлар. Татарларга, үз телләрен белгәч, күрәсең, алай ук кызык кебек түгел. Миңа әти-әниләр: "Без бүген бакчага киләсе түгел идек, балам "ой, безнең бүген татар теле бит" дип алып килде", дип әйтә.

Мин мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре башлангач, үзебезнең бакчадагы балаларның әти-әниләренә кәгазьләр таратып, "Татар телен өйрәнү булуын телисезме?" дигән сорауга җавап язарга куштым. Урысларның берсе дә "миңа татар теле кирәкми" дигән фикер белдермәде", ди әлеге тәрбияче.

Татарстан мәгариф министрлыгының 2013 елда кабул ителгән методик күрсәтмәсе
Татарстан мәгариф министрлыгының 2013 елда кабул ителгән методик күрсәтмәсе

Казанның 17нче балалар бакчасы мөдире Зөлфия Габделхакова мәгариф министрлыгыннан татар телен өйрәтүне туктатырга дигән нинди дә булса күрсәтмәне әлегә алмауларын әйтте. Шулай да ул: "Яңа елдан соң татар теленә карата үзгәрешләр була дип ишеттек. Әлегә рәсми берни дә килмәде", ди.

Нигә безнең балага татар телен өйрәтәсез дигән сүзләр булмады

Зөлфия ханым әлегә кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 2013 елда җибәргән методик кулланма белән эшләгәннәрен әйтә. Аларның бакчасында да әлеге кулланма нигезендә татар теле дәресләре дүрт яшьтән башлап атнасына өч тапкыр, яшенә карап 15, 25 һәм 30 минут дәвам иткән. "Урыс ата-аналар тарафыннан нигә безнең балага татар телен өйрәтәсез дигән сүзләр булмады", ди ул. Бу бакчага барлыгы 148 бала йөри, аның 60 проценты урыс балалары.

Азатлык Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов исеменә хат язды. "Татар телен өйрәнү мөмкинлеге биргән 2013 елгы методик кулланма нигезендә эшләү нигә тыела? Бу хәл Русия мәгариф министрлыгы фәрманы нигезендә оештырыламы, әллә үзегезнең теләкме? Алга таба бакчаларда татар телен өйрәнү ничек булачак? Тәрбиячеләргә эшсез калу куркынычы янамыймы? Бүген Татарстан бакчаларында татар теленә өйрәткән күпме тәрбияче бар?" дигән сораулар министрга юлланды. Җавап булгач Азатлык укучыларын да таныштырырбыз.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG