Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рөстәм әфәнде, ник дәшмисез?!" Халык Миңнехановтан татар телен яклауда сүз-гамәл таләп итә


Татарстан президентының Instagram битенә татар телен яклауны сорап килгән комментлар
Татарстан президентының Instagram битенә татар телен яклауны сорап килгән комментлар

Татарстан президентының социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды, кайберләре шундук сөртелә барды. Ул арада интернетта #татартеле марафоны киң колач ала бара.

Бу ялларда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram битендә урнаштырыла торган гадәттәге "Хәерле иртә" рәсеме астына гадәти торак, медицина проблемнары белән бергә татар теле язмышы турында сораулар, аның фикерен белдерү турында үтенүләр, милләтне саклап калу турында ялвару һәм таләпләр күренде.

Мондый язуларның кайберләре шундук сөртелә барды. Кичкә таба Рөстәм Миңнехановның ВКонтактедагы рәсми битенә фикерләр язуны гомумән чикләделәр, ябып куйдылар.

Татарстанда торабыз, президентыбыз татар, ничек инде татар телен факультативка калдыралар, бу нәрсә дигән сүз?

Миңнехановның якшәмбе көзге урманда йөргәндә төшерелгән һәр фоторәсеме астында диярлек татар теле хакында аңлатмалар сораган комментарлар чыкты. Мәсәлән, үзен leisania84 дип таныткан ханым "Бик матур фото, тик мине бер сорау борчый: Татарстанда торып, президентыбыз татар, ничек инде татар телен факультативка калдыралар, бу нәрсә дигән сүз? Татарларны бетерү дигән сүзме әллә бу? Кая тәгәрибез? Моңа җавап бармы?" дигән ачулы комментар язып калдырды.

Аның белән дистәләп кеше бәхәскә керде. Кемдер куәтли, башкалар "теләгән кеше баласын укытсын, ә мин укытмыйм, нигә кирәк татар теле?" дигән фикерләр әйтә.

Рөстәм Миңнехановның Instagram битендә 22 октябрьдә язылган комментарлар
Рөстәм Миңнехановның Instagram битендә 22 октябрьдә язылган комментарлар

Мондый комментарларның бик тиз сөртелә баруын белеп, күрәсең, кулланучылар сорауларны фотоның эчтәлегенә бәйләп бирергә тырышты. Татарстан президенты Instagram-ына ауган агач рәсемен куюга кемдер: "Бу ауган агач татар халкының киләчәген күрсәтә" дигән комментар калдырды.

Киселгән агач төбе төшкән рәсемгә: "Әгәр республика җитәкчелеге татар телен яклап сүз әйтмәсә, татар теле шундый имән түмгәге кебек калачак" дип яздылар. Бу фикерне fagilia3625 исемле аккаунттан калдырганнар.

Рөстәм әфәнде, сез улыгыз мәктәбенә барып, туган телне өйрәнергә рөхсәт сорап, гариза яздыгызмы? Нинди түбәнлек, татар теләннән нинди көлү!

Икенче бер рәсем астында: "Рөстәм әфәнде, сез бүген улыгызның мәктәбенә барып, туган телне өйрәнергә рөхсәт сорап гариза яздыгызмы? Нинди түбәнлек, татар теленнән нинди көлү!" дип ачынып яза sufeyka дип исемен күрсәткән кулланучы.

"Рөстәм абый! Нишлисез сез? Нишләп дәшмисез? Без татарлыгыбыз белән берүзебез калдык, мәктәпләр ни эшләргә белми, укытучылар урамда инде, татар теле атнасына 2 сәгатькә бөтен дәресләрдән соң кичкә каламы? Кимсетү бит бу!" дип өзгәләнә үзен ​zahrakhamid дип таныткан кулланучы.

Gulnara_ani дигән исем белән бер ханым: "Татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә, кәттә татар мәктәпләре, югары уку йортларын ачарга" чакыра. Шунда ук Gulch.Valieva исемлесе: "Татар теленең дәүләт статусын саклап калу, дәүләт оешмаларында куллануны саклап калуда яклау, ярдәм, төпле сүз көтеп көтәбез", ди. Башкалар да: "Татар телен яклап бер сүз әйтегез", дип ялвара.

"ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫН УРАМДА КАЛДЫРМАГЫЗ!"

Татар телен яклаган чыгышларның күбесендә татар теле укытучыларның язмышы хакында борчулы фикерләр әйтелә. Мәсәлән, Рөстәм Миңнехановның ВКонтакте битендә үзен Камилә Закирова дип танытучы ханым: "Рөстәм әфәнде, татар теле укытучыларына гариза яздырталар, эшсез калалар. 2800 ставка юкка чыгачак. Бу - безнең кешеләр, татар теле укытучылары. Татар теле факультативка кала икән, татар теленә ясин чыгачакбыз. Бу чын тел геноциды" дигән комментар калдырган һәм #татартеле #savetatarlanguage #остановитеязыковойгеноцид #stoplanguagegenocide дигән хештеглар куйган.

Рөстәм Миңнехановның ВКонтакте битендә бирелгән сораулар
Рөстәм Миңнехановның ВКонтакте битендә бирелгән сораулар

Президентның ВКонтакте битендә улы белән төшкән фотосы астында "Улыгыз үскәч татарча кем белән сөйләшер?" дип төпченәләр, боралактан төшкән фотолар астында: "татар телен бетерү эше бара, ә сез?" дип сорыйлар, "татар теле турындагы сораудан инде күпме качып йөрергә була?" дип чаң сугалар.

Өлкәнрәк яшьтәге ханым: "Татар теле турында сүз әйтер вакыт җитте бит. 30 ел эшләп, хәзер урамда калыйкмы? Матбугат, концертлар, сайлаулар татар теленнән башка ничек узар?" дип кызыксына.

Конгрессның Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиевның Фейсбук битендә дә сорау бирүче булды. Булат Гатин исемле кулланучы: "Ник прокуратура дәүләт теле булган татар телебезне юкка чыгару эшен алып бара? Ник Татарстан хөкүмәте вә Милли шура дәүләт телебезне яклап эш эшләми?" дигән сорау куйды. Кичкә таба Шәйхразиев: "Хәерле кич Булат. Эшлибез!" дип җавап бирде.

#ТАТАРТЕЛЕ МАРАФОНЫ

#Татартеле кампаниясенә танылган кешеләр дә кушылды. Мәсәлән, Татар радиосының популяр алып баручысы, өч бала анасы Айсылу Лерон үзенең 26 мең кеше язылган Инстаграм битендә татар мәктәп һәм гимназияләрендә имтиханнарны телендә тапшыру чакыру белән чыкты.

Татар теле хештегы белән интернетта "Тынычлык өчен" көрәшне чагылдырган рәсем тарала башлады. Камал театрының популяр артистларның берсе Фәнис Җиһанша: "Татар теле - дәүләт теле! Гаиләгә генә аударып калдырмыйк! Татар теленнән соң - республика?" дигән язма урнаштырды.

Шагыйрь Роберт Миңнуллинның Instagram битендә дә бу рәсем чыкты. Башкалар бу рәсемне "Шундый көннәр килерме?", "Алла сакласын!" дигән комментарлар белән үз битләренә бастырды. Һәрбер рәсем астында телнең язмышы турында кайнар бәхәсләр дәвам итә.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды​.
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде.
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады.
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты.
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG