Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теленнән баш тартмагыз, ул идарәгә юл ача"


Милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды. Татар телен белү илне идарә итү системына юл ача диелә хатта.

17 октябрь кабул ителгән хат текстын Азатлыкка галим, милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин җиткерде. Анда "татар телен мәгариф системында мәҗбүри укыту – татар халкының һәм һәр шәхеснең кешелек җәмгыятендәге статусын билгеләүче төп фактор. Татар телен мәктәптә укыту татарларга илне идарә итү системына да юл ача", диелә.

Хат авторлары фикеренчә, татар теле – мөстәкыйльлек билгесе һәм, ахыр чиктә, матди иминлек нигезе. Чөнки Татарстанда татар телен белү эш табу мөмкинлеген зурайта, халык белгечләрдән үз ана телләрендә аралашуны таләп итә. "Татар телендә камил аралаша алырлык төпле белемне бары тик мәктәп кенә бирә ала, шуңа күрә, анда туган телне мәҗбүри укытуны һичшиксез саклап калырга кирәк", ди хат язучы мәгариф хезмәткәрләре.

Алай гына да түгел, татар телен мәҗбүри укытудан баш тартып, ата-аналар балаларының илне, җәмгыятьне идарә итүдә катнашу мөмкинлекләрен чикли диелә хатта.

Авторлар фикеренчә, татар телен ирекле рәвештә, факультатив укып кына, мең еллык милли әдәбиятны да, мәдәниятне дә белеп булмый.

Заманында татарларның Русиядә иң укымышлы халык булы, хәтта патша заманында да авыл саен мәктәп-мәдрәсәләре булуы, аларда татарча укытулары турында да әйтелә. "Ләкин соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, ун ел эчендә татарлар арасында туган телләрен белүчеләр саны бер миилионга кимегән. Шуңа күрә татар теле "авыру телләр" исәбенә керә һәм юкка чыгу чигендә тора. Татар теленнән башка татарларның җәмгыятьтәге дәрәҗәсе бермә-бер төшәчәк, нәтиҗәдә, матди хәлләре дә начараячак", диелә хатта.

"Әгәр балаларыгызның кешелек җәмгыятенең лаеклы әгъзалары булып муллыкта яшәвен теләсәгез, туган телегезне һәм аның иҗтимагый статусын саклагыз", дип мөрәҗәгать итә мәгариф хезмәткәрләре. Алар ата-аналарлдан балаларның туган телне укудан мәхрүм итмәүләрен, милләтне телсез калдыру сәясәтендә катнашмауларын сорый. "Моны тарих гафу итмәс, киләчәктә үз балаларыгыз да кичермәс", ди алар.

Татар теленең киләчәге бармы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады. Соңрак Русия президенты баш прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады. 2 октябрьдә Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә татар телен ихтыяри укытуны тикшерә башлады.

Азатлык радиосы милли мәгариф белгече һәм юрист белән Татарстан прокуратурасының мәктәпләргә чыгарган күрсәтмәләрен тикшерде. Белгечләр прокуратура күрсәтмәләрен мәхкәмә аша кире кагып була, чөнки алар Русия, Татарстан Конституцияләренә, кануннарына каршы килә дип белдерде.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды​.
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде.
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады.
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты.
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG