Accessibility links

Азатлык радиосы милли мәгариф белгече һәм юрист белән Татарстан прокуратурасының мәктәпләргә чыгарган күрсәтмәләрен тикшерде. Белгечләр прокуратура күрсәтмәләрен мәхкәмә аша кире кагып була, чөнки алар Русия, Татарстан Конституцияләренә, кануннарына каршы килә дип белдерә.

17 октябрь Рособрнадзор халык белән туры элемтә оештыра. Вконтактедагы рәсми битендә Татарстан ата-аналары да сорауларын яудыра башлаган. Күбесендә – мәктәпләрдә татар теленең укытылуына моң-зар, канәгатьсезлек белдерү. Якын көннәрдә Татарстанга Русия баш прокуратурасы вәкилләренең дә килүе көтелә. Алар ата-аналар белән очрашырлармы – билгесез.

Аларның килүенә кадәр Татарстан прокуратурасы мәктәпләрнең эшчәнлеген, документларны тикшерә, ата-аналар комитетлары белән сөйләшүләр алып бара. Алар Русия президенты күрсәтмәсен зур тырышлык күрсәтеп үти. Араларында зур җитезлек күрсәтүчеләр дә җитәрлек. Күрсәтмәләрен чыгарып селкемәсәләр дә, телләрне укытуга кагылышлы күрсәтмәләрнең бер-икесе интернетта йөри. Алар бер-берсенә бик охшаш.

Азатлык Казанның Вахитов районы прокуратурасы чыгарган күрсәтмәсен белгечләргә тәкъдим итте һәм андагы сүзләр, таләпләр никадәр дөреслеккә туры килүенә анализ ясауны сорады.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин Владимир Путинның прокуратурага мәктәпләрдә туган телләрне укытуны һәм республика дәүләт телләрен сайлау хокукын тикшерергә кушуы ук Русия Конституциясенә, кануннарына каршы килә дип әйтә.

“Русия президентының фәрманында төбәк башлыкларына мәктәпләрдәге рус теле укыту күләмен Русия мәгариф министрлыгы киңәш иткән дәрәҗәгә җиткерүне тәэмин итәргә кушылган. Бу мәгариф канунының 13нче маддәсе нигезендә тыела. Русия, төбәк мәгариф министрлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре мәктәптәге уку-укыту планын үзгәртә алмый. Аны фәкать мәгариф федераль стандартлары таләпләрен нигезендә мәктәп үзе хәл итә. Ә фәннәрнең нинди күләмдә укытылуы, ничә сәгать бүленеп бирелүе хакында мәгариф федераль стандартларда язылмаган.

Русиянең Гражданлык кодексы бар. Карагыз: 3нче маддә 5нче пункт. Әгәр президент фәрманнары, Русия хөкүмәте карарлары кануннарга каршы килә икән, җитәкчеләр күрсәтмәсе түгел, канун өстен, ул үтәлергә тиеш дип әйтелә. Әлеге вазгыять нәкъ шундый.

Шулай ук Русия президенты Рособрнадзор белән бергә баш прокуратурага Русия кануннарында каралган туган һәм республика дәүләт телләрен ихтыяри укытуны тикшерергә кушты. Ләкин Русия кануннарында туган һәм республика дәүләт телләрен ихтыяри уку каралмаган. Русия мәгариф федераль стандартларында туган телләрне уку-укыту планының мәҗбүри өлешенә кертелә дип язылган”, ди Марат Лотфуллин.

Казанның Вахитов районы прокуратурасының күрсәтмәсе
Казанның Вахитов районы прокуратурасының күрсәтмәсе

Лотфуллин: “Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләре укытыла. Бу –​ рус һәм татар телләре. Прокуратура үзенең күрсәтмәсендә мәгариф канунында әйтелгән республиканың дәүләт теле Русия дәүләт теленә зыян салмаска тиеш ди. Ләкин зыян сала дигән төшенчәне ничек аңларга? Ничек бер тел башка телгә зыян салырга мөмкин? Нинди дәрес кайсы дәрескә ни рәвешле комачаулый? Ник фәкать дәүләт татар теле генә зыян сала ала? Ни өчен математика, яки физкультура зыян салмый? Мин педагог буларак бер телне өйрәнгәндә ул аның икенчесенә дә ярдәм итә дип саныйм. Гомумән мәгариф системында зыян салу дигән төшенчә юк. Фәннәр антогонистик була алмый”.

Казанның Вахитов районы прокуратурасының күрсәтмәсе
Казанның Вахитов районы прокуратурасының күрсәтмәсе

Лотфуллин: “Прокуратура ата-ана катнашырга тиеш дип яза. Әйе, бала мәктәпкә барганда, ата-ана уку йортының нигезләмәсен, укыту программы белән таныша һәм ризамын дип кул куя. Килешми икән, башка мәктәпкә бара. Аның фәннәрне сайлау хокукы юк. Фәннәрне нинди телдә уку хокукы гына бар. Инглиз теле мәҗбүри укытыла икән, туган тел ихтыяри булып каламы? Ничек инглиз теле туган телдән югарырак була ала? Канунда да телләр укуны сайлау хокукы каралмаган".

Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасы күрсәтмәсе
Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасы күрсәтмәсе

Лотфуллин: "2007 елга кадәр Русия мәгариф системында милли төбәк компоненты бар иде. Милли-төбәк компоненты кысаларында туган телләр, милли төбәк тарихы һәм башка фәннәр укытыла. Аларның дәреслекләрен, укыту программнарын һәм планнарын урындагы министрлыклар хәл итә. Прокуратура күрсәтмәсендәге федераль базис укыту планы федераль компонентка кергән фәннәрне укытуны гына тәртипкә сала. 8-11 сыйныфлар әле дә шул програмнар белән укый. Бу сыйныфларда татар теле милли-төбәк компонеты кысаларында Татарстан мәгариф министрлыгы расланган укыту планнары белән укытыла. Шуңа күрә прокуратура күрсәтмәсе дөрес түгел. Алар Русия кануннарында каралган милли-төбәк компонентын исәпкә алмаган".

Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасы күрсәтмәсе
Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасы күрсәтмәсе

Лотфуллин: "Федераль стандарт документын ачыйк. 18.3.1 маддәсендә акка кара белән язылган. Прокуратура туган тел, бу очракта татар теле, федераль мәгариф стандартларга кермәгән дип әйтә һәм туган тел ата-аналарның теләге белән генә укытылырга тиеш дип яза. Әмма мәгариф федераль стандартларында "Туган тел" предмет өлкәсенә кертелгән һәм мәҗбүри укытыла.

Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты
Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты

Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасының күрсәтмәсе
Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасының күрсәтмәсе

Лотфуллин: "Русия субъектларының дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге бар. Бусы – бер. Икенчесе – Русия һәм Татарстанның мәгариф турындагы канунында татар теле дәүләт теле буларак барлык мәктәпләрдә дә укытыла дип язылган. "Родной язык" дигән төшенчәгә рус булмаган барлык телләр дә керә. Ихтыяри дигән сүз бер җирдә дә юк. Кызганыч, әмма прокуратура бу документны укымаган. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: дәүләт телләрен укытуга ата-аналарның теләге исәпкә алынмый. Аларның бернинди дә килешү-килешмәве кирәкми.

Кайбер ата-аналарның миннән берсе дә сорамады дип әйтүләре, мәктәп мөдирләренә балам татар телен укымасын дигән гаризалар язу – ата-аналар үзләре уйлап тапкан әйбер. Үз теләкләрен канун итеп күрсәтергә телиләр. Бу – Русия, Татарстан Конституцияләрен инкарь итү. Бәлки, минем дә мәгариф системына карата үз күзаллавым, теләкләрем бардыр, әмма канун бар һәм без аңа буйсынабыз".

Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасының күрсәтмәсе
Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасының күрсәтмәсе

Лотфуллин: "Прокуратураның рус теле укыту күләменә анализы югарыда әйтеп кителгән рус теле укытуга зыян китермәү кануны нигезендә бара. Ул зыян үрнәк укыту планында күрсәтелгән рус теле укыту күләменең кимүе белән билгеләнә. Зыянны болай билгеләү белән һич килешеп булмый. Мәгариф федераль стандртларында һәр фән буенча укыту күләме түгел, ә белем дәрәҗәренә таләпләр куела. Шуңа күрә һәр фән укыту буенча зыян белем дәрәҗәсе белән генә билгеләнергә мөмкин.

Таләпләрнең үтәлешен БДИ күрсәтә. Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2017 елдагы рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре күрсәткечләре белән Татарстан Мәскәүдән соң икенче урында. Өченче урында – Петербур. Ягъни татар телен укыту рус телен укытуга начар тәэсир итми.

Өстәп шуны әйтергә кирәк. Беренчедән, Русия мәгариф министрылыгы тәкъдим иткән үрнәк укыту планнары күп төрле. Бу очракта прокуратура үзенә уңайлысын сайлаган. Икенчедән, Русия мәгариф канунының 2нче маддәсенең 10нчы пункты нигезендә үрнәк укыту програмнары мәктәпләргә, Русия субъектларының милли-төбәк һәм мәктәпнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, укыту програмнарын төзү өчен методик тәкъдим булып хезмәт итә".

Казанның Вахитов районының прокуратурасы күрсәтмәсе
Казанның Вахитов районының прокуратурасы күрсәтмәсе

Лотфуллин: "Прокуратура күрсәтмәләрендә мәктәп мөдирләренең урынбасарлары гаепле булып калган. Гаеплене алар сәер рәвештә төртеп күрсәткән. Мөдир урынбасарлары җәдвәлне (расписание) дә, ата-аналар арасында килешүне дә төземи. Бу аларның вәкаләтләренә керми. Төгәл итеп әйткәндә бу күрсәтмәдә мөдир урынбасарларының вазифалары да дөрес язылмаган. Прокуратураның бу сүзләре нигезсез".

Фәрхәт Кәнәфиев
Фәрхәт Кәнәфиев

Адвокат Фәрхәт Кәнәфиев прокуратураларның күрсәтмәләре хаталы һәм әле тикшерүләр барганда аларны Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә кирәк дип әйтә. Татарстан һәр мәктәп, һәр мөдир өчен көрәшергә, мәхкәмә аша хокукларын якларга тиеш, дип сөйләде ул Азатлыкка.

“Юрист күзлегеннән караганда, прокуратура күрсәтмәсе беренче чиратта мәгариф турында федераль канунның 13нче маддәнең 10нчы пунктын боза.

Хакимият, дәүләт органнары укыту планнарын, уку графикларын үзгәртергә әмер бирә алмый. Аның моңа хокукы юк. Ә алар үз күрсәтмәләрендә укыту планнарны үзгәртергә таләп итә.

Минем карашка, прокуратура күрсәтмәләр чыгару алдыннан ук мәктәпләр федераль кануннарны бозып укыта дигән нәтиҗә чыгарып эш итә. Тагын бер күзәтү – прокуратура бер җирдә дә Татарстан Конституциясен, республиканың мәгариф кануннарын исәпкә алмый. Ни өчен Татарстан прокуратурасы шулай эшләгәне миңа билгесез. Әмма бер әйберне искә алырга кирәк. Татарстан Дәүләт шурасы мәгариф кануннарын кабул иткәндә прокуратура үзенең карарын бирә. Татарстан канунары федеральнеке белән тәңгәл киләме, юкмы - тикшерә һәм сүзен әйтә. Ягъни Татарстан парламенты мәгариф турында канунны кабул иткән вакытта прокуратура үз сүзен әйткән, хәзер аны искә дә алмый булып чыга. Федераль кануннар барысы да үтәлә. Әмма Татарстан кануннарының да үтәлешен таләп итәргә кирәк. Нишләп берсенең үтәлешен сорыйлар да, ә икенчесе тикшерелми?

Татарстан депутатлары бу хакта республика прокуратурасыннан аңлатма сорарга тиеш. Дәүләт шурасында да бу мәсьәлә тикшерелергә тиеш. Мәктәпләр, укытучылар прокуратурадан төшкән күрсәтмәләргә каршы тора алырлармы? Бу эшне прокуратура үзәкләштерелгән рәвештә алып бара, ә мәктәпләргә таяк башының авырлыгы аерым-аерым килеп төшә. Республика прокуратурасаның гамәлләре Татарстан кануннарына, Конституциясенә сыеп бетми икән, риза булмаган һәр кешенең Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итү мөмкинлеге бар. Мәхкәмә үз чиратында прокуратураның бу гамәлләре нинди канунга туры килмәгәнен күрсәтеп язма рәвештә карар чыгара. Бик күп кеше өчен бу мөһим документ булыр иде”, диде Фәрхәт әфәнде.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды​.
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде.
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады.
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG