Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан "компромиссы": татар теле югары сыйныфларда ихтыярига кала


Мәктәп укучылары. Архив фотосы
Мәктәп укучылары. Архив фотосы

25 октябрь Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмә узды. Нәтиҗә буларак, татар телен 1-9нчы сыйныфларда мәҗбүри укытырга, 10-11нче сыйныфларда ихтыярига калдырырга тәкъдим ителде.

Татарстан мәгариф министрлыгы, Дәүләт шурасы һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашкан чарадан соң Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова Азатлыкка Русия мәгариф министрлыгына юлланачак резолюция кабул ителгәне турында белдерде. "Бу - безнең компромисс, без бүген чигенәбез, бәлки шулай кирәктер дә", диде ул.

Римма Ратникова татар телен укытуда чигенеш турында белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:32 0:00
Бу безнең компромисс, без бүген чигенәбез

Ратникова сүзләренчә, вәкилләр киңәшмәсендә Русия мәгариф министрлыгына тәкъдим кабул ителгән. Анда түбәндәге юллар язылган:

  1. 2018 елның 1 гыйнварыннан рус телен өйрәнү дәресләрен барлык белем бирү оешмаларында да Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән күләмгә җиткерергә;
  2. 10-11нче сыйныфларда татар телен өйрәнүне ихтыярига калдырып, профильле белем бирүгә ярашлы итәргә;
  3. Татар телен, дәүләт теле буларак, башлангычта (1-4нче сыйныфларда) һәм төп белем бирүдә (5-9нчы сыйныфлар) мәҗбүри укытырга.

Җыенда катнашкан Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов чара тәмамлангач Азатлыкка "Бер укытучыны да урамда калдырырга җыенмыйбыз", диде. Энгел әфәнде бу чараны татар телен яклаучылар һәм шулай ук рус телен яклаучылар нык күтәрелә башлаганга үткәрүләрен әйтә.

Энгел Фәттахов: "Бер укытучыны да урамда калдырырга җыенмыйбыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

"Әнә шуңа күрә, очрашып акыллы фикерләребезне Русия мәгариф министрына җиткерү иде. Эш бара, озак барыр минемчә. Республиканың дәүләт теле (татар теле - ред.) мәктәпләрдә калачак", диде Фәттахов. Җыенга кадәр үзенең Русия мәгаиф министры Ольга Васильева белән очрашканын да белдерде.

Җыенда шулай ук Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, мәгариф идарәләре вәкилләре, рус телен укыту һәм татар телен укыту медотик берләшмәләр җитәкчеләре, укытучылар катнашты.

Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев Азатлыкка "Татарстан мәгариф министры тәкъдим иткән проблемның чишелеш юлын бар якларны да, компромисс буларак, канәгатьләндерде. Әлеге документ белән безнең министрлык федераль үзәк белән эшләячәк. Беренчел аңлашу бар, мәсьәләнең уңай чишелешенә өметләнәбез. Бу очракта иң мөһиме гомум позицияне булдыру инде. Резолюция кабул ителде" диде.

Александр Терентьев: "Әлегә беркем берни гарантияли алмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00
Беркем дә беркайчан да, берни дә гарантияли алмый

"Мәктәпләрдә татар теле каламы?" дигән сорауга Терентьев ​"Беркем дә беркайчан да, берни дә гарантияли алмый. Вәкилләр татар теле мәҗбүри рәвештә дәүләт теле буларак калырга тиеш диде. Бу хакта сөйләштек һәм бу уртак фикер. Әлбәттә, вазгыять гади түгел, әлеге концепция барысын да канәгатьләндерде, эшләргә кирәк" дигән җавап бирде.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстан мәктәпләрендә телләр укыту мәсьәләсендә татар теленә дә, урыс теленә дә файдалы чишелеш табылырга тиешлеген белдерде.

Разил Вәлиев: "Телләр укыту мәсьәләсендә милли республикалар Татарстан белән теләктәш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Разил Вәлиев 24 октябрьдә Махачкалада узган "Гомуми белем бирүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре" киңәшмәсендә ясаган чыгышы турында журналистларга кыскача мәгълүмат бирде. Ул анда республикаларның дәүләт телләрен "Туган тел һәм әдәбият" фәннәре кысаларында өйрәтү мөмкинлеген булдыру яисә мәҗбүри мөстәкыйль фән сыйфатында беркетү тәкъдиме белән чыккан иде. Вәлиев тәнәфес вакытында башка милләт вәкилләре аның янына килеп, хәзер тел мәсьәләсендә урыс булмаган барлык милләтләрнең Татарстанга карап торуын әйтүе турында белдерде.

Чара тәмамлангач Татарстан мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов Азатлык сорауларына җавап бирүдән качты, "фикерләшү", "борчылу" турында гына әйтте дә, машинага утырып китеп барды.

Мәгариф министры урынбасары тел турында: "Фикерләшәбез", "борчылабыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:10 0:00

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG