Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды


Бауман урамында флешмоб
Бауман урамында флешмоб

Казанда татар җырчылары Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны яклап флешмоб оештырды.

24 октябрь кичендә Казанның Бауман урамында бер төркем татар җырчысы Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны яклап флешмоб оештырды, бергәләшеп "Туган тел" җырын башкарды. Азатлык бу чараны җанлы эфирда күрсәтте.

Чарада татар эстрадасы вәкилләре, аерым алганда, Гөлшат Имамиева, Фәридә-Алсу дуэты, Ләйсән Мәхмүтова, Зөлфәт Зиннуров, Фирдус Тямаев, Салават Миңнеханов, Филүс Каһиров, Айрат Ильясов катнашты. Болгар һәм Татар радиосы диджейлары да күпләп килде. 50-60лап кеше җыелды.

Үзләре дә, тамашачылары кебек үк, татар әти-әниләре булган сәхнә әһелләре балаларының мәктәптә ана телен уку мөмкинлеген югалта алуына борчылу белдерде.

Флешмобны оештыру тәкъдиме белән Instagram-да җырчы Фирдус Тямаев чыкты. Азатлыкка ул тел мәсьәләсе ничек тәмамлаганын "Алла гына белә. Без үз телебезне саклыйк", диде.

Азатлык чарадан соң аралашкан җырчылар Татарстан мәктәпләрендә булган вазгыятьне бик борчылып кабул итүләрен белдерде. Җырчылар "тел мәктәптә укытылмый икән, ул юкка чыга", дип кат-кат кабатлады.

Дәүләт эшлеклеләре, депутатлар нәрсә булганын безгә аңлатсын. Вазгыять нинди?

Танылган җырчы Зөлфәт Зиннуров Азатлыкка "Бу мәсьәләне бик аз кеше аңлый. Беренче чиратта, халыкка ачыклык кертергә кирәк. Дәүләт эшлеклеләре, депутатлар нәрсә булганын безгә аңлатсын. Вазгыять нинди? Безгә бүгенге көндә нишләргә? Безгә берәр юл бирегез, дип әйтәсе килә. Без аларны сайладык, ышаныч белдердек, кайда соң алар хәзер?", дип белдерде. Җырчы шулай ук татар халкының кыскан вакытта гына баш күтәреп яши башлавын әйтеп узды.

Татар җырчылары телне яклап флешмоб оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Дилә Нигъмәтуллина үзенең баласы үсеп килгәнен, татарча сөйләшү проблемы аны бик борчыганын сөйләде. "Өйдә сөйләшеп кенә баланы татар теленә өйрәтеп бетереп булмый. Минем балам 2 яшькә кадәр татарча гына сөйләште, балалар бакчасына йөри башлагач, ул русча аралаша башлады. Бу күп кеше өчен уртак проблема. Татар теле мәктәптә бетсә, тел үзе дә бетәчәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Еламаган балага имезлек каптырмыйлар

Зөләйлә төркеме вәкиле Ләйсән Мәхмүтова сүзләренчә, татар телен укыту мәсьәләсенә күбрәк игътибар җәлеп итәргә кирәк. "Еламаган балага имезлек каптырмыйлар. Кемдер әйтсә, баш күтәрсә, без яхшы нәтиҗәгә килә алырбыз" диде ул Азатлыкка.

Танылган алып баручы Айсылу Лерон да чарада катнашты. "Татар үзе үз теленнән баш тарта икән, без башка милләтләрне телебезгә ничек күндерик? Үз телебездән ваз кичмик! Телебезне саклаган әби-бабаларыбызны хөрмәт итик. Бер кул кую белән телебездән баш тарту дөресме? Баласын үз туган теленнән мәхрүм иткән ата-ана кем була? Бу сорау мине бик борчый", дип сөйләде ул.

Моңарчы татар эстрадасы вәкилләре социаль челтәрләрдә дә татар телен яклап фотолар, һэштеглар, "Туган тел" җырын урнаштыра башлаган иде.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG