Accessibility links

Татар теле укытучылары үзләренең авыр хәлдә калуын белдерә һәм депутатларны мәктәпләрдә татар теле дәресләрен яклап калырга өнди. Татар теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш, ди укытучылар.

Сишәмбегә каршы төндә Вконтакте челтәрендә татар теле укытучыларыннан Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына мөрәҗәгать урнаштырылды. Әлегә аны 190лап укытучы имзалаган, сайтта имзалар җыю дәвам итә.

Иң куркынычы һәм шаккатмалысы – татар теле дәресләрнең бетүенә күп кенә башка мөгаллимнәр куана

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, укытучылар инде ике ай мәхшәр эчендә. "Без билгесезлектә, без югалган хәлдә. Безне куркыталар, бездән көләләр. "Татар теле факультивка күчә, эш эзләгез", дип әйтәләр. Безне мөдирләр дә якламый, район башлыклары да дәшми. Иң куркынычы һәм шаккатмалысы – татар теле дәресләрнең бетүенә күп кенә башка мөгаллимнәр куана", диелә хатта.

Укытучылар дәүләт теле дип санап йөрткән татар теленең "икенче сортлы" булуын әйтә. "Кайчандыр без, туган телебезгә, милләтебезгә, Татарстаныбызга хезмәт итик, файда китерик дип, татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме һөнәрен сайладык. Еллар буе без көне-төне армый-талмый эшләдек, гомеребезне шушы эшкә багышладык. Хәзер инде без беркемгә кирәкми булып чыгабызмы? Хәзер инде без Татарстанга кирәкми булып чыгабызмы?", диләр укытучылар.

Татарстанда, татар теле дәресләре кыскартылган очракта, кимендә 2800 укытучы эшсез калачак

Хатта татар теле дәресләре кыскартылган очракта Татарстанда кимендә 2800 укытучының эшсез калачагы белдерелә. Шулай ук татар теле укытучыларының нигездә хатын-кызлар булуы, араларында балаларын үзләре генә тәрбияләүче аналарның күп булуы әйтелә. Пенсиягә чыгу алдында булган мөгаллимнәр дә, әле эшләрен башлап килүче яшь белгечләр булуы да телгән алына. "Алар нинди шартларда эшләрен дәвам итәр?", ди мөрәҗәгать авторлары.

Шулай да, мөрәҗәгать авторлары сүзләренчә, беренче чиратта, аларны татар теле язмышы борчый. Алар татар теле факультатив укуга күчә икән, аның кулланылышы тарая дигән сүз, бу татар телен киләчәксез итә, аның "дәүләт теле" статусының бары тик кәгазьдә язылган формаль сүз икәнен күрсәтә, дип белдерә.

Татар теле факультатив укуга күчә икән, аның кулланылышы тарая дигән сүз, бу татар телен киләчәксез итә

Укытучылар Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының халык мәнфәгатьләрен кайгыртмавына, бер сүз дә әйтмәвенә аптырый. Алар депутатларны "тарихка телгә ясин укыган депутатлар булып кермәскә, авыр чорда туган телне яклаган, үз иткән һәм саклап калган депутатлар булып тарихка керергә" чакыра. Киләчәк хакына татар теле, һичшиксез, дәүләт теле буларак укытылырга тиеш, дип тәмамлый мөрәҗәгатьне татар теле укытучылары.

Татарстанда тел вазгыяте көннән-көн кискенләшә. Әлегә рәсмиләр бернинди белдерү белән чыкмады. Моңа кадәр Татарстан ата-аналары, Дөнья татар яшьләре форумы, татар язучылары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка иҗтимагый оешмалар татар телен яклап мөрәҗәгатьләр кабул итте.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG