Accessibility links

Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды. Конгресс Татарстанда татар теленә карата оештырылган көчле басымга каршы булуын һәм республика мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны бетерүгә катгый ризасызлыгын белдерә.

Конгрессның рәсми сайтында урнаштырылган мөрәҗәгать авторлары соңгы вакытта Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуга бәйле рәвештә мәгариф оешмаларына басым көчәюен таный. Конгресс белдерүе Русия Коснтитуциясенең "Республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы", "Русия үз халыкларының туган телләрен сакларга, аны өйрәнергә һәм үстерергә хокуклы булуларын гарантияли" дигән маддәләренә сылтана.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук "илнең вәкаләтле органнары Русия Конституциясен дә, Татарстан Конституциясен дә якларга бурычлы" икәне искә төшерелә. Татарстан Конституциясе нигезендә республикада тигез хокуклы булган татар һәм урыс телләре дәүләт телләре булып санала, һәм "бу нигезләмә Россия Федерациясе кануннарына да һәм аның Конституциясенә дә каршы килми", диелә белдерүдә.

Татар теле дәресләре урыс телен укытуга зыян сала диюгә каршы мөрәҗәгать авторлары республикада урыс теленнән БДИ күрсәткечләренең башка төбкәләр белән чагыштырганда югары булуы турында яза.

"Барыбызга да билгеле, Татарстанда татар һәм урыс телләрен дәүләт теле буларак укыту Русия мәгариф канунына һәм федераль мәгариф стандартларына нигезләнеп башкарыла. Бу телләр республика мәктәпләрендә мәҗбүри өйрәнелә торган фәннәр исемлегенә кертелгән һәм алар Русия мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган дәреслекләр нигезендә укытыла.

Югарыда язылганнардан чыгып, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан республикасында татар теленә карата оештырылган көчле басымга каршы булуын һәм туган телебезне республика мәктәпләреннән читләштерүгә карата катгый ризасызлык белдерә," диелә мөрәҗәгатьтә.

Бөтендөнья татар конгрессы ата-аналарга һәм укытучыларга, мәгариф өлкәсе белән бәйләнеше булган һәркемгә мөрәҗәгать итеп, татар теле тирәсендәге бәхәсләр Татарстан халыкларын милләтенә карап таркатырга мөмкинлеге турында кисәтә. "Бу, безнең иң зур байлыгыбыз булып торган бердәмлекне, халыклар татулыгын юкка чыгару булыр иде. Шуңа да Бөтендөнья татар конгрессы татарстаннарны, мәгариф хезмәткәрләрен, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен ике телне дә хөрмәт итәргә өнди. Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның һәм Русиянең конструктив иҗтимагый көчләрен илдәге тынычлык хакына татар теленең дәрәҗәсен саклап калырга чакыра", диелә белдерүдә.

Берничә көн элек Казанда Милли шура президиумы утырышы узды. Анда дәүләт басмаларында эшләүче журналистларны гына керттеләр. Утырышта конгресс түрәләренә премия бирү хәл ителде, шура рәисе Васыйл Шәйхразиев Русия президентын сайлауда актив катнашырга чакырды, ә менә ана теле язмышы ачык калган иде. Бу татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты. Милли шура президиумы утырышы барганда социаль челтәрләрдә пәйдә булган фото астына "Татарга файдалы эш эшлисезме бүген, әллә бертавыштан Милли шура рәисенең татар телен гаиләдә өйрәнегез дигән фикерен хуплыйсызмы?" дип язучылар да булды.

Татарстанда тел вазгыяте көннән-көн кискенләшә. Әлегә рәсмиләр бернинди белдерү белән чыкмады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG