Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс түрәләре үзләренә премия бирүне хәл итте, тел язмышы ачык калды


Васыйл Шәйхразиев (у), Ринат Закиров, Данис Шакиров, Марс Тукаев
Васыйл Шәйхразиев (у), Ринат Закиров, Данис Шакиров, Марс Тукаев

Милли шура президиумы утырышында конгресс түрәләренә премия бирү хәл ителде, шура рәисе Васыйл Шәйхразиев Русия президентын сайлауда актив катнашырга чакырды, ә менә ана теле язмышы ачык калды.

19 октябрь үтән Милли шура президиумы утырышыннан татар җәмәгатьчелеге күпне көткән иде. Прокуратура тикшерүләре барганда, татар телен укыту мәсьәләсе кыл очында торганда, татар җәмәгатьчелеге дә, меңнәрчә укытучылар да конгресс түрәләре ана телебезне саклап калу өчен нинди дә булса сүзен әйтер дип көтте.

Сабантуйлар, мәдәни чаралар үткәрүне генә үзенең зур эше дип санаган конгресска Татарстан хөкүмәтендәге җитәкчеләрнең берсе – вице-премьер Васыйл Шәйхразиев Милли шура рәисе булып килгәч, милли җанлылар арасында татар халкының иң югары органы бәлки җитдирәк мәсьәләләргә дә тотыныр дип өметләнүчеләр дә булды.

Милли шура президиумы утырышы барганда социаль челтәрләрдә пәйдә булган фото астына "Татарга файдалы эш эшлисезме бүген, әллә бертавыштан Милли шура рәисенең татар телен гаиләдә өйрәнегез дигән фикерен хуплыйсызмы?" дип язучылар да булды.

Фейсбукта Милли шура президиумы утырышына карата белдерелгән фикерләр
Фейсбукта Милли шура президиумы утырышына карата белдерелгән фикерләр

Тел вазгыяте көннән-көн кискенләшә. Прокуратура тикшерүе 18 октябрь Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче гимназиясенә дә килгән. Бу хакта шура президиумы утырышында гимназия мөдире Кәмәрия Хәмидуллина белдерде.

"Васыйл әфәнде, безгә – конгресска юристларны тартып, безнең хатабыз кайда, бармы ул хата? Бу мәсьәләдә кая барабыз? Менә шуларны Милли шурада ачыкларга кирәк", диде Кәмәрия ханым.

Шәйхразиев Кәмәрия ханымның тәкъдименә карата "соңрак комментар бирермен" генә диде.

Кәмәрия Хәмидуллина (с)
Кәмәрия Хәмидуллина (с)

Мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре киңрәк җәелә. Татарстан белән Башкорстан гына түгел, хәтта төбәкләрдә күз карасы кебек булган һәм зур кыенлыклар белән ачылган татар мәктәпләренә дә яу башланды.

Шура президиумы утырышында бу хакта Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмис Сафин белдерде. "Бу проблем Татарстанга гына кагылып калмады. Безгә дә, бүтән төбәкләрнең татар мәктәпләренә дә тикшерү белән килделәр. Прокуратура мәктәпләргә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен киметү, милли тел өйрәтүгә алыштыру фактлары бармы? дигән сорау куя. Ульян өлкәсенең барлык татар мәктәпләре дә бу турыда аңлатма бирергә мәҗбүр ителә. Бәлки, бу уңайдан безгә берәр белдерү, мөрәҗәгать белән чыгаргадыр. Төбәкләрдә бу мәсьәләләрдә бигрәк тә авыр. Безгә (шурага - ред.) дәшми калу ярамый дип уйлыйм мин", дип ул Шәйхразиевка мөрәҗәгать итте.

Рәмис Сафин (у)
Рәмис Сафин (у)

Самар өлкәсеннән утырышта катнашкан Фәхретдин Канюкаев ана теле мәсьәләсен федераль каналларга чыгарырга тәкъдим итте. "Татарларга каршы реклам бара. Дин турында әйтмим дә инде, хәзер телебезгә тотындылар", диде ул. Бу мәсьәләне Русия думасындагы Татарстан депутатлары да күтәрергә тиешлеген әйтте ул. ТНВны "яртылаш татар, яртылаш урысча" сөйләүдә тәнкыйтьләде.

Халык телебезне сакларга дип йөкләмә бирде

"Телебез проблемын конгресста иң беренче урынга куярга һәм карар кабул итәргә кирәк. Халык безгә – конгресска милләтебезне, телебезне, динебезне сакларга дип йөкләмә бирде", дип әйтте Канюкаев.

Милли шура президиумы утырышында ана телләрен яклау өчен Русиядәге башка милли республикаларның конгресслары белән бергә Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать язу кирәк дигән тәкъдим дә яңгырады.

Шәйхразиев Милли шура президиумы утырышында "дөрес эшләгәнбезме, әллә татарча укытып дөрес эшләмәгәнбезме, прокуратура тикшерүләре беткәч кенә әйтә алачакбыз" дип ана теле өчен өзгәләнүчеләрнең өметен кисте.

Шулай итеп дөнья татар халкының иң югары оешмасы мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенә карата бернинди белдерү дә ясамады. Җыелыш беткәч тә, журналистлар сорауларына җавап биреп Шәйхраизев телнең киләчәген прокуратура тикшерүләренең нәтиҗәсенә кайтарып калдырды. Шулай ук бу мәсьәләнең мәгариф министрлыгы өстендә булуын белдерде.

Октябрьдән раслыйм да, премияләр аларга китә

Шулай да, президиум утырышында хәл ителгән мәсьәләләр дә булды. Ул – конгресс түрәләренә хезмәт хакына өстәп премия бирү. "Ринат Закиров һәм аның урынбасарлары премия вакыты җиткәч, үзләренең эшләрен күрсәтеп миңа тапшыралар һәм мин аны октябрьдән раслыйм да премияләр аларга бирелә, бернинди каршылык юк", диде Шәйхразиев.

Татар халкы алдында берәр җитди проблем килеп туса, милли мәнфәгатьләр кысылганда конгресс җитәкчелеге моңа кадәр "без сәяси оешма түгел" дип читтә калырга тырышты. Алда Русияне зур сәяси кампания көтә. 2018 елда президент сайлау. Әле сайлау алды кампаниясе башланмады, намзәтләр дә билгеле түгел. Милли шура җитәкчесе президиум утырышын файдаланып татарларны сайлауга барырга өндәде инде.

Безнең Русия президентын сайлыйбыз

"Безнең татарларның дөнья, Русия күләмендә эшләре бар, без дә шушы сайлауларда актив катнашып, сайлауларны үткәрергә тырышырга тиешбез. Чөнки безнең Русия президентын сайлыйбыз", диде ул.

Дөнья футбол чемпионатын да конгресс алдында торган зур чараларның берсе буларак телгә алды Васыйл әфәнде.

Аннан кала Шәйхразиев сүзләренчә, конгресс татарның бөек шәхесләренә карата эшләрне "зурлап башларга" һәм "системага салырга" җыена. Алда Хәйдәр Бегичевнең тууына 70 ел тулу көтелә, җырчы Әлфия Авзалованың вафаты уңаеннан чаралар үткәрүдә "без дә актив булырга" тиеш дигән чакыру да яңгырады.

Васыйл әфәнде төбәкләрдәге татар оешма башлыкларын да мактап алды. "Бик матур гына бәйрәмнәр, эшләр килеп чыга", диде ул. Бөтен милли проектларга да Татарстанның акчасы җитмәячәген әйтеп, урындагы хакимиятләр белән эш итәргә дә кушты.

Конгрессның мактау кәгазьләре, медале һәм ордены мәсьәләсе дә хәл ителде. Алга таба мактау кәгазьләрен бирү-бирмәүне Закиров һәм Шәйхразиев үзләре хәл итәчәк. Медальне бирү-бирмәү шура өстендә булачак. Орденга килгәндә Шәйхразиев соңгы сүзне кем әйткәнен анык кына белдермәде. Августта 8, сентябрьдә 5 медаль бирелгән инде.

Милли шура президиумы утырышы өч айга бер җыела, ә шура үзе елга бер. Киләсе президиум утырышына кадәр Татарстан мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре төгәлләнеп, күрсәтмәләр бирелеп, карарлар чыгарлыганга да хәйран вакыт узган булачак. Укытучылар, ата-аналар, татар җәмәгатьчелеге прокуратура тикшерүләре 27 октябрь төгәлләнәчәк икән дигән борчуда.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG