Accessibility links

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага 2-3 сәгатькә калырга мөмкин"


Казанның 86нчы мәктәбе укучылары "Парламент дәресе"ндә
Казанның 86нчы мәктәбе укучылары "Парламент дәресе"ндә

Казандагы 86нчы мәктәп мөдире Гөлназ Галиева прокуратура тикшерүеннән соң яңа укыту планы әзерләүләре турында белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге мәктәпнең яңа планы нигезендә татар теле һәм әдәбиятына атнага күп дигәндә 2-3 сәгать бүленергә мөмкин.

Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең киләчәге ничек булыр? Әлеге сорау күпләрнең теленнән төшми. Социаль челтәрләрдә "татар теле факультативка кала", "урыс балаларына татар теле бөтенләй укытылмаячак икән", "пенсия яшендәге татар теле укытучыларына киләсе чирек башыннан китәргә кушканнар" һәм башка имеш-мимешләр язучылар да бар. Чын вазгыять нинди соң? Ниндидер үзгәрешләр көтеләме?

Азатлык моны ачыклау өчен Казанның 86нчы мәктәбенә шалтыратып, мөдирә Гөлназ Галиева белән сөйләште. Әлеге мәктәп башкаланың Совет районына урнашкан, анда 673 бала белем ала. Укучыларның 15ләп проценты татар милләтеннән.

3 октябрь бу мәктәптә Совет районы прокуратурасы тикшерүе уза. 15 октябрь мәктәп җитәкчесенә укыту програмы үзгәртелергә тиеш дигән таләп язуын тапшыралар.

– Мәктәпләрдә пенсия яшендәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ипләп кенә бу чирек ахырына кадәр эштән җибәрү күрсәтмәсе төшкән дигән сүзләр йөри.

Без татар телен һәм әдәбиятын укытуны бөтенләй бетерә алмыйбыз һәм бетрергә тиеш түгел

– Бу дөреслеккә туры килми. Өстән бернинди күрсәтмә дә төшмәде. Һәрбер мәктәп мөдире укытучылар язмышын үзе хәл итә. Без, мәсәлән, укытучылар уку елы ахырына кадәр эшләп бетерә алсын өчен 18-20 сәгатьне аларга каян да булса табарга тырышабыз. Мин үзебезнең мәктәптә кешеләргә сәгатьләр эзлим, эш эзлим. Кайберләренең икешәр: татар теле һәм инглиз теле, татар теле һәм рус теле белгечлекләре бар. Аларга инглиз, йә булмаса урыс теле сәгатьләре биреп саклап калырга дигән ниятебез бар.

Казанның 86нчы мәктәбе укучылары "Татарстан кунаклар каршылый" кичәсендә
Казанның 86нчы мәктәбе укучылары "Татарстан кунаклар каршылый" кичәсендә

– Татар теле сәгатьләренә килгәндә, ничегрәк булачак соң?

– Прокуратураның таләбе кулыбызда. Татар теле сәгатьләре дигән төшенчәгә аңлатма бирәм. Яңа стандартлар нигезендә ана теле һәм әдәбияты фәннәре тармагы (предметная область родной язык и литература на родном языке) дигән төшенчә бар. Хәзер без прокуратура таләбеннән соң бу тармакны укыту планының мәктәп үз теләге белән дәрес итеп укыта ала торган, ягъни "вариатив" өлешенә кертергә тырышабыз. Бу тармак мәҗбүри укытылырга тиеш фәннәр өлешендә торырга тиеш түгел.

– Бу "вариатив" өлешкә караган фәннәр дә җәдвәлгә кертелеп мәҗбүри укытыламы соң?

– Әйе, күпме укытырга кирәген аны мәктәп үзе хәл итә. Мисал өчен, "вариатив" өлешкә биш сәгать карала икән, мәктәп әнә шул биш сәгатьнең ничәсен татар теле һәм әдәбиятына бирүне үзе хәл итә. Бирелгән очракта җәдвәлгә кертелә һәм укучылар да аны мәҗбүри укыячак.

"Инвариант" өлеш, ул – өстән төшкән бөтен фәннәр дә мәҗбүри укытылырга тиеш исемлек. Гомум белем бирүдәге төп фәннәр анда.

– Рус теле һәм әдәбияты "инвариант" өлешенә карыймы?

– Әйе. Моңа кадәр татар теле дә мәҗбүри укытыла торган "инвариант" өлештә иде һәм ана теле һәм әдәбияттан фәннәр тармагы булып барды.

2015 елга кадәр Федераль дәүләт мәгариф стандартларында (ФГОС) ана теле "филология" фәннәре тармагына карады. Аңа урыс теле дә, татар теле дә, чит тел дә керә иде. 2015 елда ФГОСка үзгәрешләр керттеләр һәм фәннәр тармагын бүлделәр. Урыс теле һәм әдәбияты – үзенә бер фән тармагы, ана теле һәм әдәбияты – икенче бер фән тармагы, чит телләр – өченче бер фән тармагы булып бара хәзер. Бу ФГОС 2009 елда башлангыч белем бирүгә керде, 2010 елда 5-9нчы сыйныфларга керде, әлегә 10-11нче сыйныфларга кертелмәде.

– Хәзер чит телләрне укыту кайсы өлешкә карый соң?

– Ул "инвариант"та.

– Ә татар теле мәктәпләр хәл итә торган "вариатив" өлешкә кайчан күчәчәк соң? 2018 елның 1 сентябреннәнме?

– Юк, безгә 23 октябрьгә кадәр яңа уку планы төзергә куштылар.

– Бу бөтен мәктәпләргә дә шулай кушылганмы?

– Мин әйтә алмыйм, чөнки бу – Совет районы прокуратурасының безнең мәктәпкә таләбе. Прокуратура Татарстанда телләрне укыту нигезләмәсендә җитешсезлекләрне күрсәтә. Нигезләмәдә төп терәк булып Татарстандагы дәүләт телләре һәм башка телләр турындагы канун алынган. Прокуратура Русиядәге халыкларның телләре турындагы канун исәпкә алынмау турында да кисәтә.

Әгәр без татар телен һәм әдәбиятын ана теле тармагында күрсәтәбез икән, Русиянең мәгариф кануны нигезендә укыту програмы ата-аналар белән килештерелергә тиеш. Без моңа кадәр ана теле тармагына татар теле һәм әдәбиятын язып куйган идек, әмма рус кешесе өчен татар теле ана теле була алмый бит. Татар теле рус теллеләр өчен республиканың дәүләт теленең берсе булып килә. Прокуратура үз таләбендә әнә шул хакта да язган. Алар рус телен укытканда Русиянең төп укыту планын тормышка ашырмыйсыз дип кисәтә.

– Сез татар теле һәм әдәбиятны укытуны мәктәп үзе хәл итә торган "вариатив" өлешкә күчердегез ди, татар теленең хәле ничек булачак?

​– Анда сәгатьләр күп түгел. Русиянең белем бирү планнары "Төп гомум белем бирү програмнарның үрнәкләре" сайтына эленеп куелган. Анда төрле укыту планнары бар. Без уйладык та, шул үрнәкләрнең икенче вариантына тукталып калдык, чөнки башка вариантны алып ана теле һәм әдәбияты дигән өлкәне күрсәтсәк, рус милләтеннән булганнар үзләренең ана теле итеп рус теле һәм әдәбиятын сайлый алачак. Ә икенче вариантта "ана теле һәм әдәбият" дигән фән тармагы​ күрсәтелми, әмма "вариатив" өлештә биш сәгать бар. Без әнә шул өлештә татар теле һәм әдәбиятын үзебезнең мәктәп сайлап алган фән итеп күрсәтергә һәм татар телен, әдәбиятын 2-3 сәгать укытырга җыенабыз.

Казанның 86нчы мәктәбе укучылары "Татарстан кунаклар каршылый" кичәсендә
Казанның 86нчы мәктәбе укучылары "Татарстан кунаклар каршылый" кичәсендә

– Мәктәп мөдирләренең киңәшмәләре була торгандыр бит инде? Фәрман, күрсәтмә турында әйтмим, шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре, Совет районы вәкилләре бу хәлләргә ни ди соң?

– Әлегә берни дә күренми, канун нигезендә укытуны оештыруда мәктәпләр җаваплы бит. Русиянең "Мәгариф кануны"ның 28нче маддәсендә белем бирү (образовательный) програмын мәктәпнең үзе кабул итүе һәм үзе раславы турында язылган. Укыту (учебный) планы исә белем бирү програмы эчендә бара.

– Сез татар телен һәм әдәбиятын "вариатив" өлешкә күчердегез ди, 2-3 сәгатьне укыта башладыгыз һәм ата-аналар "укыталар" дип прокуратурага шикаять итсә?

– Без аларны алдан укыту планы белән таныштырабыз, Татарстанда республиканың дәүләт теле, татар телен сөйләм теле буларак онытмаска һәм шушы ике сәгатьне укытуга алар риза булса, беркетмәне "без уку планы белән риза, таныштык" дип имзалыйлар. Ул очракта алар шикаять итә алмый, чөнки имзалары тора.

Әгәр каршы чыгучылар булса, һәр ата-ана белән аерым эшләү кирәк булачак. Әгәр без "Төп гомум белем бирү програмнарының үрнәкләре"ндә икенче вариантны алсак, канун бозмыйбыз. Белем бирү оешмасының "вариатив" өлешкә үз сәгатьләрен кую хокукы бар. Бу очракта, без Татарстандагы мәктәп буларак, республикабызның дәүләт телен укыта алабыз булып чыга.

– Бүгенге көнгә кадәр белем биреп килгән укыту планын сез ата-аналар белән килештергән идегезме?

– Әлегә кадәр мондый кискен вазгыять килеп тумаган иде бит. Без май аенда ук ата-аналарны укыту планнары белән таныштыра һәм карарларын беркетмәгә кертә идек. Башта бу мәсьәлә ата-аналар комитетында, аннан соң, ел ахырында ата-аналар җыелышында карала иде.

– Сездә бүгенгә татар теле һәм әдәбияты сыйныфларда ничәшәр сәгать укытыла?

– 1нче сыйныфта - 4, 2нче сыйныфта - 5, 3нче сыйныфта - 6, 4нче сыйныфта - 6, 5нче сыйныфта - 4, 6нчы сыйныфта - 5, 7нче сыйныфта - 3, 8нче сыйныфта - 3, 9нчы сыйныфта - 4, 10-11нче сыйныфларда - 3әр сәгать укытыла.

сыйныф I II III IV V VI VII VIII IX X XI
сәгатьләр 4 5 6 6 4 5 3 3 4 3 3

– Татар теле "вариатив" өлешкә күчсә, чыннан да сәгатьләр саны кимергә мөмкинме?

– Ул вакытта без 2 сәгать, ә иң күп дигәндә 3 сәгать калдыра алабыз. Ул 5нче сыйныфларга кадәр 3әр сәгать булып килә, ә 9нчы сыйныфларга таба азая инде. Анда химия, физика һәм башка фәннәр өстәлә бит.

Чыннан да, без моңа кадәр Русиянең төп укыту планы нигезендә эшләмәгәнгә (базисный учебный план) рус теле һәм әдәбияты сәгатьләрен ул планда күрсәтелгән кадәр укыта алмадык. Ул планда 8-9 сәгать бара, ә без 5-6 сәгать укыта идек.

– Сезнең рус мәктәбе бит. Ата-аналарның татар теле дәресләренә мөнәсәбәте ничек?

Нигә татар теле ике сәгатькә кала, дип каршы чыгучы ата-аналар булмады

– Кайберләре бөтенләй өйрәнмәү ягында. Кайберләре, ике сәгатькә калу турында ишеткәннәр, ике сәгать эчендә балам сөйләм телен өйрәнсә, без – риза диючеләр дә бар. Узган атнада ата-аналар комитетын җыеп укыту планнарының яңа өлгесе белән таныштырдык. Ике сәгатькә калу мөмкинлеген әйттек. Нигә татар теле ике сәгатькә кала, дип каршы чыгучы булмады.

– Татар телен укытуны ник бетерәләр, ул республиканың дәүләт телләренең берсе бит дип әйтүчеләр юкмы?

– Андыйлар да бар. Хәтта мәктәбебездә татар телен яхшы итеп үзләштерәбез дип килгән балалар да бар. Алар күп түгел, 3-4 процент тирәседер. Безнең быел татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнә торган төркемне 5нче сыйныфларда калдыру-калдырмау мәсьәләсе килеп туды, чөнки балалар саны аз иде. Ата-аналар калдыру кирәк дип каршы чыккач, 5нчедәге ике сыйныфтан татарларны җыеп бер төркем итеп укыта башлаган идек.

– Татар төркеменең үзенчәлеге нидә?

– Анда татар телен белгән, гомумән алганда, татар гаиләләренән булган балаларны җыябыз. Авылларда татар телен һәм әдәбиятын ничек өйрәнәләр, бу төркемдә дә шул програм нигезендә укытыла иде. Рус төркемнәрендә татар теле чит телләрне өйрәнгән методика нигезендә укытыла. Анда сөйләм теленә күбрәк игътибар бирелә.

Татар теленә басым. Соңгы тәррәкыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды​.
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде.
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады.
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG