Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгрессның Милли шура җитәкчелеге утырышыннан татар мәсьәләләрен яктырткан берничә журналист куып чыгарылды


Милли шура җитәкчелеге утырышы
Милли шура җитәкчелеге утырышы

19 октябрьдә Дөнья татар конгрессының яңа корылган Милли шурасы президиум утырышын җыйды. Чараны яктыртырга килгән журналистларның кайберләре әлеге утырышка тупас төстә кертелмәде.

Татарстан вице-премьеры, Татар Конгрессының Милли шурасы җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев уздырган шура утырышы алдыннан аны яктыртырга килгән журналистларның берничәсен, шул исәптән Азатлык хәбәрчесен дә залга кертмәделәр.

Журналистлар иреген чикләү эшен Конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи башкарды, ул "Аккредитациягез юк" дигән сылтау белән ишекне журналистларның борын төбендә япты һәм "Исемлектә булмаган журналистларны кертмәгез", дип, шура утырышын хәбәрчеләрдән саклауны конгрессның ике хезмәткәренә йөкләде.

Бу чарага Татар конгрессы эшен гел мактап кына торган матбугат чаралары чакырылганлыгы билгеле булды.

Конгресс сайты
Конгресс сайты

Дөнья татар конгрессының рәсми сәхифәсендә бүгенге президиум утырышы турында бернинди дә мәгълүмат урнаштырылмаган. Хөкүмәт карамагындагы матбугат вәкилләре әйтүенчә, аларны 19 октябрь иртән генә шалтыратып чакырганнар.

Татар конгрессының август башында узган чираттагы корылтаена да Азатлык хәбәрчесе кертелмәгән иде. Ул чакта да матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи журналистка карата мондый башбаштаклыкны Мәскәүдә рәсми аккредитация узмау белән аңлатты.

Азатлык моңа кадәр Татарстанда еллар буе чикләүләрсез эшләп килгән иде, хакимиятләрнең мөнәсәбәте Путин Русиядә яңа урыслаштыру сәясәтен үткәрә башлагач кына кинәт тискәре якка үзгәрде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG