Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев тел мәсьәләсендә тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә чакырды


Васыйл Шәйхразиев: "Канун бозылганмы, юкмы - тикшерүчеләр хәл итсен"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

19 октябрь Дөнья татар конгрессының яңа корылган Милли шурасы президиумы утырышында татар телен яклап мөрәҗәгать кабул ителмәде. Шура җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев ана теле мәсьәләсенә тикшерүләр, мәгариф министрлыгы аша җавап табарга чакырды.

19 октябрь Дөнья татар конгрессының Милли шурасы президиумы утырышында татар теле һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе кискенләшү, мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре узуы турында фикерләр әйтелсә дә, шура ана телен яклап мөрәҗәгать тә, белдерү дә кабул итмәде.

Утырышта Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмис Сафин Ульян өлкәсендәге татар мәктәпләрендә туган телләрне укытуны прокуратура тикшерүе турында әйтте.

"Бу проблем Татарстанга гына кагылып калмады. Безгә дә – бүтән төбәкләрнең татар мәктәпләренә дә тикшерү белән килделәр. Прокуратура мөдиргә шундый сораулар җибәргән: Русия халыклары телләре арасыннан телләр укыту фактлары бармы, бу рус телен укытуга зыян салмыймы? Рус теле һәм әдәбияты дәресләрен киметү, милли тел өйрәтүгә алыштыру фактлары бармы? Ульян өлкәсенең барлык татар мәктәпләре дә бу турыда аңлатма бирергә мәҗбүр ителә", дип сөйләде ул.

"Бәлки, бу уңайдан безгә берәр белдерү, мөрәҗәгать белән чыгаргадыр. Җавап бирергә кирәктер. Чөнки хәзер миңа "безгә нишләргә?" дип бөтен мөдирләр шалтырата. Төбәкләрдә бу мәсьәләләрдә бигрәк тә авыр", дип Рәмис Сафин шура җитәкчесе Шәйхразиевка мөрәҗәгать итте.

Тик Шәйхразиев бу сорауга ни дип тә җавап бирә алмады. Соңрак билгеле булганча, Самарның "Яктылык" татар мәктәбенә дә шундый тикшерү килгән.

Шәйхразиев утырыштан соң журналистлар сорауларына җавап биреп, бу мәсьәләнең "тикшерүчеләр" [прокуратура – ред.] һәм мәгариф министрлыгы өстендә икәнен белдерде.

"Бүгенге көндә ул тикшерүләр нәтиҗәсендә без аңларга тиеш, без канун нигезендә эшлибезме, әллә үзебезнең осталык аша кануннан чыкканбызмы? Канун нигезендә эшләгән булсак, бер хәл, канун нигезендә булмаса – икенче хәл.

Бу сорау бөтен татар халкын борчый. Сорауга җавап табарга тиешбез. Ләкин ул җавап булырга тиеш менә шушы тикшерү аша һәм безнең мәгариф министрлыгы аша. Дөнья татар конгрессы буларак, без әйтәбез, без – татарлар үзебезнең телдә сөйләшергә, язарга, аңлашырга, гореф-гадәтебезне, динебезне сакларга тиешбез. Бу безнең [әлеге проблемга] иң төп мөнәсәбәтләрнең берсе", диде Шәйхразиев Азатлык соравына җавап биреп.

Васыйл әфәнде фикеренчә, Татарстанда яшәгән һәркемгә җирле халыкларның телен белү файда гына.

"Башка милләтләр дә бар, аларга да үз телләре мөһим. Без исә шуны әйтәбез: син Татарстанда яшисең икән, сиңа җирле халыклар телләрен белү комачау итәме? Бу бит өстенлек кенә. Безнең Норлат районындагы авылда өч урам бар: берсе татарныкы, икенчесе урысныкы, өченчесе – чуашныкы. Балалар өч телне дә белә, бер-берсе белән аралаша, үскәч уртак гаиләләр кора. Хәзер без аларны бүлергә тиешме? Юк, әлбәттә, моны беркем эшләмәчәк. Без шуны сорыйбыз: татар икәнсең, үз туган телеңне бел һәм аны нәселеңә өйрәт. Башка милләтләргә дә аңлатабыз: Татарстанда яшисез икән, татарча өйрәнү-белү үзегезгә өстенлек булачак", диде Шәйхразиев.

* * *

Татар Конгрессының Милли шурасы җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев уздырган әлеге утырышка аны яктыртырга килгән журналистларның берничәсен, шул исәптән Азатлык хәбәрчесен дә залга кертмәделәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG