Accessibility links

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасы утырышында республикаларның дәүләт телләрен укыту ихтыяри булачагын белдерде. Бу мәсьәләгә кагылышлы "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр" катгый рәвештә туктатылачак, диде ул. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карар өлгесен фикер алышмый гына кабул итәргә чакырды.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде.

Ихтыяри, ата-ананың язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр

"Русия мәгариф министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, республикаларның дәүләт телләрен уку мөмкинлеге биргән уку планын әзерләде. Ихтыяри, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр", диде прокурор.

Ул шулай ук әлеге мәсьәләгә карата "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр, кем ягыннан чыкса да, катгый рәвештә туктатылачак" дип тә белдерде.

Нәфыйков сүзләренә караганда, Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлык 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшергән. 20 мәктәптән кала барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандарталарында каралганнан кимрәк булуы ачыкланган. Моннан тыш, туган телләрне һәм республика дәүләт телен өйрәнүдә укучыларның хокуклары бозылган, республика һәм муниципаль хакимият мәктәпләрнең белем бирүне оештыру процессына тыкшынган, дип тә белдерелде. Барлыгы 3856 канун бозу ачыкланган. Боларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә дә, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләргә, шул исәптән Татарстан президентына да күрсәтмәләр җибәрелгән.

Икенче чирек башында уздырылган контроль тикшерү вакытында күренгәнчә, Казанның бер мәктәбеннән кала республиканың барлык мәктәпләрендә дә әлеге канун бозулар төзәтелгән, диде прокурор һәм мәктәп җитәкчелегенә зирәк һәм дөрес гамәлләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгышыннан соң Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 28 ноябрь көнне Русия мәгариф министрлыгыннан республикага дәүләт телләрен укытуга караган план төшүен һәм Татарстан министрлыгына татар телен ихтыяри ике сәгать укытуны күздә тоткан укыту планын гамәлгә кертү өчен чаралар күрергә кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта парламент рәисе методик кулланмалар, кадрларның белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү өчен чаралар күрергә чакырды.

Фикер алышмый гына карар өлгесен кабул итүгә күчәргә чакырам

"Бу мәсьәләне сузу җәмгыятьтә, аерым алганда укытучылар арасында, гаиләдә, хәтта балалар арасында да аңлашылмаучанлык уята. Шуңа фикер алышмый гына карар өлгесен кабул итүгә күчәргә чакырам", диде Мөхәммәтшин.

Өлгедә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына укыту планын Мәскәүдән төшкән план нигезендә үзгәртү өчен чаралар күрү, ягъни татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри ике сәгать укытуны күздә тоткан план кабул итү язылган.

Сессиядә прокурор чыгышына карата да, татар телен укыту турындагы сессия карарына кагылышлы да депутларга фикер әйтү мөмкинлеге бирелмәде. Карар бертавыштан сүзсез генә кабул ителде, каршы килүче булмады. Утырышта катнашкан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә дәшми калды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Британиягә китте.

Бу мәсьәләгә әле нокта куелмады, күп нокталар куелды

Утырыштан соң Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев Азатлыкның "Ни өчен сессия карары өчен каршы тавыш бирмәдегез?" дигән соравына: "Дәүләт шурасының бу карарында бернинди дә күрсәтмәләр юк. Монда "принять к сведению" диелгән. Моңа ничек каршы килим? Без аны тыңламадык дип әйтиммени, без аларны ишетмәдек дип әйтимме? Башка төрле карар булса, мин каршы булыр идем. Бу мәсьәләгә нокта куелмады, күп нокталар куелды", дип җавап бирде.

Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев журналистлар белән сөйләшергә теләмәде. "Татар телен кызыксындыру уятырлык итәргә кирәк", дип кенә узып китте.

Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт думасы депутаты, думаның милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов Азатлык соравына җавап биреп, туган телләрне Федераль дәүләт укыту стандартларына кертүне сорап тәкъдимнәр җибәргәнлеген белдерде.

Дәүләт теле буларак татар телен укыту ике сәгать ихтыяри түгел, ә мәҗбүри булырга тиеш иде

"Без Русиянең төрле төбәкләреннән туган телләрне укытуга карата фикерләр алдык. Шуларны анализлап 23 пункттан торган тәкъдимне Русия мәгариф министрлыгына юлладык. Анда туган телләрне Федераль дәүләт укыту стандартларына кертү дә каралган. Хәзер министрлыктан җавап көтәбез. Алар ничек уйлый икән, карап карыйк", диде Гыйлметдинов.

Аның сүзләренчә, дәүләт теле буларак татар телен укыту ике сәгать ихтыяри түгел, ә мәҗбүри булырга тиеш иде.

"Бу өлкәдә Русия мәгариф министрлыгы белән эшләргә кирәк. Бәлкем ниндидер норматив документлар эшләп буладыр, бәлкем "Мәгариф турында"гы канунны үзгәртергә кирәктер", диде Гыйлметдинов.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Дәүләт шурасы депутаты Ирек Шәрипов сүзләренчә, мәктәпләрдә туган телне укыту нигезендә җәмәгатьчелек, дәүләт җитәкчеләре өч айдан артык диалог алып барды. Шул ук вакытта ул әлеге четерекле мәсьәләдә сак булырга кирәклеген дә искәртте.

Без бер чикне узып киттек, халыкның урамга чыгу куркынычы да бар иде

"Җаваплылык хисе турында әйтер идем. Бүген социология күрсәткечләрен тәкъдим иттеләр. Анда республиканың 80% халкы көн дә бу мәсьәлә белән (телне укыту - ред.) шөгыльләнә диелгән. Без бер чикне узып киттек, шуңа халыкның урамга чыгу куркынычы да бар иде.

Мәгариф министрлыклары, президент идарәләре арасында сөйләшү барды. Аннары бүгенге вариант Татарстан Халыклар ассамблеясында тәкъдим ителде һәм якланды. Бөтен җәмәгатьчелек бу эштә катнашты. Аннан да артыгын эшләргә ярамый иде", диде Шәрипов Азатлыкның "Ни өчен Татарстан депутатлары Дәүләт думасына мөрәҗәгать итмәде дигән соравына.

Татарстан вице-премьеры, Милли шура җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев татар телен мәктәпләрдә ихтыяри ике сәгатькә калдыруны җиңелү дип санамый.

"Дәүләт шурасы кабул иткән һәр карарны җиңү дип карарга кирәк. Әнә Чаллыда 70% ата-ана татар телен сайлаган дип язып чыктылар. Шуңа күрә республикада барысы да эшләнгән. Алга бару өчен юл күрсәтелгән. Безгә ошыймы-ошамыймы, карар бар. Эшләргә кирәк. Өметсез - шайтан", диде Шәйхразиев.

* * * *

8 ноябрь Татарстан Дәүләт шурасының 33нче сессиясендә мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты карала дип белдерелгән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов утытырышта чыгыш ясап, "Без республиканың дәүләт телен атнага ике сәгать мәҗбүри укыту турында язылган яңа федераль стандартны көтәбез. Мин ышанам, без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез. Мин бу мәсьәләдә Русия президенты идарәсе белән сөйләшүләр алып бардым. Аңлашу бар. Бик ышанам, без якын арада бу теманы җайларбыз", диде.

24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG