Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы яңа укыту планнарын да канунсыз дип атады


Социаль челтәрләрдә таралган укыту планы
Социаль челтәрләрдә таралган укыту планы

Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән укыту планнарын канунсыз дип атап, аларны кире кагарга таләп итте. Министрлык тәкъдим иткән уку планнарында татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать мәҗбүри укыту тәкъдим ителә.

Татарстанның татар авылындагы мәктәп мөдиренең укыту эшләрендә урынбасары II чирекне Русия мәгариф министрлыгы раслаган укыту планнары нигезендә төзелгән җәдвәл белән башларга күрсәтмә төшүен белдерде.

"Бу күрсәтмәне безгә 5 ноябрь район мәгариф идарәсе җибәрде һәм анда укытуны Русия стандартлары нигезендә оештырырга диелгән. Шулай да без Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов республиканың үзенең укыту планын саклап кала алыр дип уйлыйбыз. Әлегә, 7-8 ноябрь Русиянеке нигезендә төзелгән расписания белән укытачакбыз", диде әлеге урынбасар.

5 ноябрь Татарстан прокуратурасы министр Энгел Фәттахов берничә көн элек имзалаган укыту планнарын канунсыз, дип белдерде һәм хөкүмәттән аларны кире кагуны таләп итте.

Моннан тыш прокуратура "канун бозуларны булдырган" түрәләрне дисциплинар җәзага тартуны таләп итә. Прокуратура белдергәнчә, "республиканың дәүләт телен мәҗбүри укыту канунга һәм федераль белем бирү стандартларына туры килми". "Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкаләтләре кысасыннан чыккан" диелә прокуратура белдерүендә.

Cоциаль челтәрләрдә таралган укыту планы
Cоциаль челтәрләрдә таралган укыту планы

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының яңа укыту планнарын тәкъдим итүе турында хәбәрләр таралды. Анда татар телен дәүләт теле буларак 1-9 сыйныфларда мәҗбүри 2 сәгать укыту, "ана теле"нә дә сыйныфына карап 2-3 сәгать бүлү каралган иде.

Татарстандагы бер татар авылы мәктәбе мөдиренең укыту эшләрендә урынбасары Татарстан мәгариф министрлыгыннан дип социаль челтәрләр аша таратылган бу яңа укыту планы белән танышуын Азатлыкка раслады.

"Аны анда кем куйганын әйтүе кыен, министрлыкмы, әллә төркемдә утырган берәүме. Һәр районда укыту эшләрендә урынбасарларның социаль челтәрләрдә үз төркемнәре бар. Без прокуратура тикшерүләреннән соң укыту планнарын төзи-төзи арып беттек инде.

Башта район мәгариф идарәсе башлыгы Русия мәгариф министрлыгы планнары нигезендә төзергә кушты. Татар теле сәгатьләре 9, 10, 11нче сыйныфларда кими, икешәр сәгатькә генә кала булып чыкты. Барыбер киметмәдек, мәктәпнең үз теләге белән кертә алган сәгатьләргә татар телен бирдек.

Татарстан мәгариф министрлыгыннан дип таратылган бу тәкъдимгә тотынырга-тотынмаска да белмибез. Районнан әлегә беркем дә шуның нигезендә төзегез дигән тәкъдим белән чыкмады. Ә 7 ноябрьгә безнең җәдвәл әзер булырга тиеш инде", диде укыту эшләрендә урынбасар. Исемен һәм авылын күрсәтмәүне үтенде.

Аның сүзләренчә, әгәр бу укыту планнары чыннан да дөрес булып, һәм аның нигезендә дәресләр җәдвәле төзи башлаганда сыйныфтагы укучыларның бер өлеше ана теле дип рус телен, бер өлеше татар телен алырга мөмкин. "Әгәр ул сыйныфта тагын берәр башка милләт вәкилләре үз ана телен күрсәтсә, берничә төркем оешырга мөмкин. Бөтен кыенлыгы безгә төшәчәк", диде урынбасар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG