Accessibility links

26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде.

Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышында республикада ана телен укыту мәсьәләсенә нокта куелмады. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, ана теле мәсьәләсе алдагы утырышларның берсендә каралачак.

Утырыш көн тәртибенә мәктәпләрдә ана телен укыту мәсьәләсен кертү-кертмәүгә карата кискен фикерләр белән башланды.

Парламент утырышына президент Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфыйковка мәктәпләрдә тикшерүләр башлап "киеренкелек тудырдыгыз" дип белдерде. Дөньяның бер генә илендә дә дәүләт теленең ихтыяри укытылмавын ассызыклады.

"Без тирәнгә кереп киттек. 90нчы елларга кайттык. Милләтара мөнәсәбәтләрдә бернинди дә сораулар булмаган вакытта җәмгыятьне ничек шулай бүләргә кирәк иде? Бу проблем булгандыр, ләкин аны бүгенге формада карарга кирәкми иде. Әлеге документ килеп чыккач, эш төркеме булдырдык, прокуратура белән эшләдек. Дәлилләр китердек, уку планнарына үзгәрешләр керттек. Бу эшне ахырга кадәр җиткерергә кирәк иде дип саныйм.

Без Русия прокурорына да, Татарстан прокурорына да мөрәҗәгать иттек, эшне төгәлләр өчен вакыт сорадык. Кызганычка, монда мәктәп җитәкчеләре гаепле булып калды. Бу бөтенләй дөрес түгел. Гаеп булса, ул – бездә, ләкин берничек тә мәктәп җитәкчеләрендә түгел. Алар булган инструкцияләргә нигезләнеп эшләде.

Русия мәгариф министрлыгы белән конструктив сөйләшүләр бара

Бүген мәктәп җитәкчеләре – республиканың интеллектуаль потенциалы. Сайлаулар алдыннан, бөтен сайлауларны мәктәпләр, мәктәп мөдирләре алып барган вакытта, бәлки, бу махсус шулай ясалгандыр. Владимир Путинга республика начар мөнәсәбәт күрсәтсен өчен. Боларны бит уйларга кирәк иде. Безгә вакыт кирәк иде. Кызганычка, Русия мәгариф министрлыгы башта җавап бирмәде, хәзер конструктив сөйләшүләр бара. Без мәсьәләнең уртак чишелешен табарбыз дип ышанам.

Дәүләт теле ничек ихтыяри булырга мөмкин? Дөньяның бер генә илендә мондый әйбер юк. Булса, күрсәтегез. Швейцариядә дүрт телдән икене сайлыйсың. Бездә республиканың бер генә теле бар.

Мин килешәм, методика өстендә, сәгатьләр саны өстендә эшләргә тиеш. Моны аңлыйбыз, бу эшне алып барабыз. Президент эшләми бу мәсьәләдә диләр, эшлим. Моны сәясиләштерергә кирәкми. Оппозиция оешмалары татар теле яклы булырга тырышып йөри, татарлар белән урыслар арасына таяк тыкмакчы. Әгәр сезнең претензия бар икән, миңа мөрәҗәгать итегез. Ни өчен директорларны? Алар бит безнең кешеләр, алар белән ничек шулай эшләү кирәк? Без болай да тирәнгә кердек.

Канун бар, Конституцияләр бар. 20 елдан артык бу кануннар белән яшәдек, эшләдек

Хөрмәтле прокурор, директорларга сораулар булмаска тиеш. Без эшлибез дә, сезнең каршыда җавап бирербез. Без дә дәүләт башлыгы алдында җавап бирүче шундый ук кешеләр. Сез болай да киеренкелек тудырдыгыз. Алдан сөйләшәкән идек бит, вакыт кирәк, эшлибез дип.

Җитәкчеләр мәктәп мөдирләренә карата этикет нормалары белән эшләргә тиеш. Иртәгә минем алар белән сайлаулар уздырасым бар. Без Русия кануннарын үтәячәкбез, ләкин аларны һәркем үзенчә аңлатырга тиеш түгел. Канун бар, Конституцияләр бар. 20 елдан артык бу кануннар белән яшәдек, эшләдек. Үзгәрешләр кертергә кирәктер, мин килешәм. Иң мөһиме – республикада тотрыклылыкны тәэмин итү", диде Миңнеханов.

Президенттан соң Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә сүз сорады.

"Быел без Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын билгелибез, киләсе елны Русия Конституциясенә 25 ел тула. Ике Конституциядә дә мәгарифкә кагылышлы маддәләр язылган. Без 25 ел дәвамында бу кануннарны, маддәләрне үтәп бардык. Уку елы уртасында укыту-тәрбия эшенә һөҗүм итүнең максаты нәрсәдә? Әйтерсең лә, махсус рәвештә укытучыларны һәм укучыларны сәясиләштерәләр.

Уку елы уртасында җимерүгә тотыну – нигә кирәк?

Үтенечем шул: бу уку елы дәвамында бу сорауларга тимәскә һәм агымдагы эшне дәвам итәргә. Без һәрвакыт килешә килдек, бу юлы да килешербез, конструктив аралашу инде бар. Һәм киләсе август киңәшмәсендә стандартлар турында хисап тотачакбыз. Хәзер нәрсәдер үзгәртү мөмкин түгел, уку елы уртасында җимерүгә тотыну – нигә кирәк?" диде Шәймиев.

Илдус Нәфыйков
Илдус Нәфыйков

Парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова прокуратура тикшерүләреннән соң мәктәпләрдә башланган үзгәрешләр хакында "вазгыятьне какшату өчен моннан да уңайрак эшчәнлек була алмый" дип Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте.

"Мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре бара. Мәктәп мөдирләренә укыту програмнары нинди булырга тиешлеге турында шаблоннар бирелә, анда татар теле урынына туган тел дип язарга кушыла. Бу бит бер үк әйбер түгел. Ата-аналар җыелышлары башланды, балаларны милләтенә карап бүләләр. Республикадагы вазгыятьне какшату өчен моннан да уңайрак эшәчнлек була алмый.

Укытучыларга ел башында бирелгән дәресләр күләме уку елы дәвамында киметелергә тиеш түгел

Уку елы уртасында ничек уку програмын үзгәртәсе? Кануннарда дәүләт оешмалары мәктәп уку планнарын үзгәртә алмый дип язган. Русия мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы бар, анда укытучыларга ел башында бирелгән дәресләр күләме уку елы дәвамында киметелергә тиеш түгел диелгән. Республиканың алдынгы мәгариф системы беренче чиректә үк ни сәбәпле "сына"? Моңа тиешле кануни нигез бармы? Мәктәп җитәкчеләре Татарстанның телләр турындагы канунын ничек үтәргә тиешләр?" диде Ратникова.

Парламент рәисе урынбасары укытучыларга кичке 10га кадәр прокуратурадан шалтыратулар булуны, җинаять эше ачабыз дип кисәтелүләрен дә җиткерде. "Республиканың телләр турындагы кануннарына дәгъвам юк дип сез бер генә тапкыр белдермәдегез бит", диде Ратникова Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп.

Депутатлар алдында чыгыш ясаган мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: "Без күпмилләтле республикада бер-беребезне хөрмәт итеп, дусларча килешеп яшәргә тиеш, ә бер-береңне хөрмәт итү ул бер-береңнең телен хөрмәт итүдән башлана", диде.

"Татар телен укыту мәсьәләсе миллионлаган кешене борчуга салды, көне-төне безгә шалтыраталар, язалар, социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итәләр. Милли мәгариф системы булмаган милләтнең киләчәге юк. Телсез милләт була алмавы сер түгел. Ходай тарафыннан бирелгән туган телне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең изге бурычыбыз", диде Вәлиев һәм бу мәсьәләдә "депутатлар авызга су кабып утырырга тиеш түгел" дип тә әйтте.

Депутат Николай Рыбушкин башкарма хакимиятне мәгариф канунын бозып үтәүдә гаепләде.

Рыбушкин янында утырган депутат, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үз чыгышында Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләрен укытуны мәҗбүри итү турында канун өлгесе әзерләүне көн тәртибенә куярга тәкъдим итте.

Иртән утырышка килүче депутатларны ата-аналар, укучылар, укытучылар, татар җәмәгатьчелеге, кулларына Әлифба китаплары тотып, "Туган тел"не җырлап, татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алды.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG