Accessibility links

Татар телен югары сыйныфларда ихтыярига калдыруга карата татар зыялылары арасында Каталониядәге кебек урамнарга чыгу кирәк, депутатлар тел мәсьәләсен хәл итмәсә урыныннан китсен дип белдерүчеләр дә бар.

25 октябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдән соң югары сыйныфларда ана телен укытуны ихтыярига калдыру тәкъдиме туоында билгеле булды. Республика җитәкчесенә, депутатларга юлланган мөрәҗәгать имзалаган күренекле шәхесләр арасында 10-11нчы сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын укытуны ихтыярига калдыру тәкъдименә кискен каршы чыгучылар да бар.​

Индус Таһиров
Индус Таһиров

Индус Таһиров, тарих фәннәре галиме, академик:

Безгә чигенергә ярамый! Бүген 10-11нче сыйныфларны корбан итсәк, иртәгә башкасын сорап киләчәкләр

– 10-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятын мәҗбүри укытуны бетерүгә риза булып буламы соң инде! Безгә чигенергә ярамый! Бүген 10-11нче сыйныфларны корбан итсәк, иртәгә башкасын сорап киләчәкләр. Бу чигенүне нәрсә белән аңлата соң бу тәкъдимне әзерләгән авторлар? Сәбәп юк бит. Без Русия Конституциясенә таянып эш итәбез. Кемнеңдер бармак селкетүеннән купкан кампаниядән җебедек тә төштек бит, ә! Бу, әлбәттә, коллык психологиясе. Без кол дәрәҗәсенә төшеп беткәнбез икән.

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров

Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты:

Бер генә юл күрәм: Каталониядәге кебек миллионлаган кешенең берләшеп урамга чыгуы кирәк

– Мин монда бер генә юл күрәм: берләшеп, миллионлаган кешенең Каталониядәге кебек урамга чыгуы кирәк. Ә бит тел мәсьәләсе бездә генә түгел, Украинада да бара. Урыслар елый-елый Украинада милләттәшләребез үз телләрендә укысын дип тавыш күтәрәләр һәм сугышырга өндиләр. Ә без балабызның теленә кечкенәдән чик куелуына, урыслашуга риза булып торабыз, мескенләнеп, елый-елый чигенәбез. Бу эшләр татарның наданлыгыннан килә.

Татар шулхәтле түбән халык икән, минем инде халкыма ышанычым какшады. Депутатлар канәфиенә нык тотынып утыра, китәргә курка, эшемнән алырлар дип курка. Авыр вакытта ничек шулхәтле бердәм булмаска мөмкин? Руслар Украинада русча укыту өчен коралга тотынырга әзер булганда, бер украин кешесе, Татарстанда татар балаларын татар телендә укытмыйлар бит, дип әйтте. Димәк, безгә урамга чыгу юлы гына калды. Һәм сайлауларга бармаска. Путин сәясәте безне шушы хәлдә калдыра икән, нишләп Татарстанда Мәскәү сайлауларын үткәрергә?

Мәдинә Маликова
Мәдинә Маликова

Мәдинә Маликова, язучы, Тукай бүләге иясе:

Татар телен өйрәнүнең бернинди зыяны юк. Буш җирдән гауга чыгардылар

– Татар телен өйрәнүнең бернинди зыяны юк. Буш җирдән гауга чыгардылар. Хәзер исә югары сыйныфларда факультативка калуга да риза булганбыз икән. Минем бу тәкъдимгә бик күңелем рәнҗи. Димәк татар тиздән үз телен онытып, сыңар канатлы кошка әвереләчәк. Ә моның нинди аянычлы хәл икәнен үз күзләрем белән күрдем. Бер кореяле язучы Владивостокта яшәгән һәм әнисе аңа, Русиядә корея теле кирәк түгел дип, ана телен өйрәтмәгән икән. Сез ул язучының ничек үзен ким сизгәнен, бәргәләнгәнен күрсәгез икән. Бик аяныч хәл бу.

Үземне татар телен камил белүем белән башкалардан, бигрәк тә үз телен белмәгән татарлардан өстен хис иттем. Хәзер исә кимсенгән, тагын да изелгән буыннар барлыкка килер инде. Ә депутатларга килгәндә, бездә күпме генә татар депутаты бар икән? Һәм шул татарларның күпмесе чыннан да татар җанлы соң? Бу хәлгә калганбыз икән, анда, гомумән, татар җанлы депутат бармы икән, дигән сорау да туа.

Газинур Морат
Газинур Морат

Газинур Морат, шагыйрь, Тукай бүләге иясе:

Халыкка файда китермисез икән, димәк урынны бушатырга кирәк

– Мәктәпләрдә тикшерү башлангач та, күңелгә шом кереп урнашкан иде инде. Югалтулар булачагын фаразласак та, югалтулар белән килешәсе килми шул әле. Монда бит татар теле турында гына сүз бармый. Тел артында икътисады да, башкасы да ята. Бүген телне корбан итәбез, иртәгә тагын нәрсәнедер сорап киләчәкләр. Без бит депутатларны халык хадимнәре дип йөртәбез. Ләкин депутат белән халык арасында бернинди элемтә дә юк. Туксанынчы елларда ул бар иде. Депутатларны белә, күреп таный идек. Хәзер күргәнебез дә юк, күбесенең исемнәрен дә белмибез. Татар зыялылары имзалаган хатта, халык өчен файда китермисез икән, димәк урынны бушатырга кирәк, дигән фикер бар. Бик гадел фикер. Мин моның белән тулысынча килешәм.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG