Accessibility links

Республика җитәкчесенә, депутатларга юлланган мөрәҗәгатьне 41 күренекле шәхес имзалаган. Алар Миңнехановка "нигә шәһәр башлыкларына мәктәп мөдирләре абсурд прокурор карарларына каршы чыксын дигән күрсәтмә бирмисез?" дигән сорау куя. Зыялылар депутатларны дәүләт телләрен федераль белем бирү стандартларына кертү таләбе белән чыгарга чакыра.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм депутатларга татар телен укытуны саклауда җитди адымнар ясау таләбе белән юлланган мөрәҗәгатьне 41 шәхес имзалаган.

Татар зыялылары Дәүләт шурасы депутатларын Русия мәгариф министрлыгыннан илдәге республикаларның дәүләт телләрен федераль белем бирү стандартларына кертү таләбе белән чыгарга чакыра.

"Дәүләт шурасы утырышында мәктәп програмнарыннан татар телен мәҗбүри укытуны алып, факультатив итеп кенә калдыру мәсьәләсе каралачак дигән сүзләр таралган. Мондый карар кабул ителсә, ул татар халкының һәм мәдәниятенең үсешенә, Татарстан халыкларының бер-берсенә ихтирам белән каравына һәм дустанә яшәешенә яный. Әлеге уйланмаган адымны ясамаска һәм килеп туган вазгыятькә кискен рәвештә үзегезнең ризасызлыгыгызны белдерүгә чакыруны без тарих алдында, киләчәк буыннар алдында бурычыбыз дип саныйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Русия татар зыялыларының Миңнехановка, Дәүләт шурасына татар телен укытуны яклау таләбе белән язылган мөрәҗәгате
Русия татар зыялыларының Миңнехановка, Дәүләт шурасына татар телен укытуны яклау таләбе белән язылган мөрәҗәгате

Татар зыялылары мөрәҗәгатьләрендә татар телен ихтыяри укыту кирәклеген әйдәп йөрүчеләр арасында Татарстанга читтән килүчеләрнең дә шактый булуын, республикада яшәүчеләренең күпчелегенең аларга теләктәш түгеллеген, рус теленнән Татарстанның БДИда (ЕГЭ) югары бал җыюын да мисал итеп китерә. Соңгы елларда татар теленең изелүләргә дучар икәнен дә ассызыклый.

Бизнеста һәм республикада эшне оештыруда татар теленә шартлар тудырылмады

"Күпләгән татар мәктәпләре ябылды, татар педагогия югары уку йорты федераль университетка кушылды, КФУның татар факультеты үзгәртелде, башка югары уку йортларында татарча белем бирү бөтенләй юкка чыгарылды. Бизнеста һәм республикада эшне оештыруда татар теленә шартлар тудырылмады. Түрәләрнең күпчелеге рәсми чараларда татар телен белмәмешкә салышты.

Республика җитәкчелеге өстенлекне дәүләт теле – татар теленә түгел, ә нефть табуга, сәнәгатьне үстерүгә, спорт чараларына, футбол һәм хоккейга, Европа Берлеге илләрендә купшы Сабантуйлар үткәрүгә бирде. Бүгенге вазгыять якын киләчәктә татар телен юкка чыгу алдына китереп бастырды. Русиядә күпләгән халыкларның телләре бу хәлгә дучар инде. ЮНЕСКОның татар телен, Тукай телен саклауга алачагына да ерак калмаячак", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Күренекле шәхесләр килеп туган вазгыятьне чишүдә "халык тарафыннан билгеле бер вакытка сайланган" депутатларга ике юл тәкъдим итә.

"Беренчесе – татар теле өчен гадел көрәшү һәм, җиңелә калган очракта, башны югары тотып китү. Икенчесе – үзегезнең җылы урыннарыгызда утырып калу һәм татар телен тарих чүплегенә олактыру. Икенче юл сайланса, сез билгеле бер вакыттан соң үз халкыгыз тарафыннан гаепләнәчәксез. Тарих – аяусыз, ә халык хәтере теләсә нинди шартларда да яши", дип белдерә татар зыялылары.

Мөрәҗәгатьтә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җитди сораулар куела.

"Сезнең парклар һәм скверларны баккан ярдәмчегез бар, ә нигә милли мәсьәләләрдә ярдәмчегез юк? Нигә сез татар теленә булган провокацияләргә карата дәшмисез? Сез, Конституция гаранты һәм үз халкыгызның милләтпәрвәре буларак, татар теле язмышына битараф калмаска тиеш бит!

Татар теле һәм мәдәнияте кире кайтарып булмаслык соңгы чиккә якынлаша. Нигә сез шәһәр башлыкларына мәктәп мөдирләре абсурд прокурор карарларына каршы чыксын дигән күрсәтмә бирмисез? Укытучылар белем бирүгә хокукларын якласын өчен аларга адвокатлар ялларга нигә акча бүлмисез? Нигә прокуратура интернетны тутырган ксенофобия белдерүләрен түгел, ә татар мәктәпләрен тикшерә?" диелә мөрәҗәгатьтә.

Имзалаучылар арасында академик Индус Таһиров, артист Әзһәр Шакиров, Тукай бүләге ияләре, архитектор Айвар Саттаров, язучы Ркаил Зәйдулла, язучы Рабит Батулла, шагыйрь Газинур Морат, язучы Нәбирә Гыйматдинова, галимнәр Гомәр Саттаров, Ильяс Илалетдинов, Рамил Галеев җырчылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре һәм башка күренекле шәхесләр бар.

Интернетта бу мөрәҗәгатькә кушылырга мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG