Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы депутатларын Әлифба белән каршы алдылар


Дәүләт шурасы бинасы каршына килгәннәр
Дәүләт шурасы бинасы каршына килгәннәр

26 октябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышы уза. Утырышка килүче депутатларны татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алдылар.

Утырышка килүче депутатларны ата-аналар, укучылар, укытучылар, татар җәмәгатьчелеге, кулларына Әлифба китаплары тотып, "Туган тел"не җырлап, татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алды. Азатлык бу чарадан җанлы трансляция күрсәтте.

Активистлар бинага кереп баручы депутатлар кулына Әлифба китабын тоттырып тора. Әлифбаны алмыйча, башларын иеп кереп китүчеләр дә бар. Парламент каршында депутат Рөстәм Мөхәммәдиевка да активистлар Әлифба китабы тапшырырга омтылды. Әмма ул "мин депутат түгел" дип Әлифбадан баш тартты.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка "Туган тел" - татар халкының төп символы дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу чарага һәркем үз теләге белән килгән. "Татар җаны булган һәркем мондый чарага килә", ди Айсин.

Парламентның КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов "ана теле мәсьәләсен гомумән күтәреп торасы юк, Конституциядә язылган бит, тотасы да укытасы", дип бинага кереп китте.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыелган халыкка, "Туган тел"не күз алдында тотып, мөгаен, "Авыз тутырып җырлагыз", дип әйтеп кереп китте. "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов җыелган халык белән бергә "Туган тел"не җырлады. Парламент каршына 70ләп кеше җыелган иде.

Сессиягә кадәр, 25 октябрь Мөхәммәтшин утырышта мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе дә каралачак дип белдергән иде.

Сессиягә алдыннан шураның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Чәршәмбе комитет рәисе Разил Вәлиев Азатлыкка "Татарстан мәктәпләрендә телләр укыту мәсьәләсендә татар теленә дә, урыс теленә дә файдалы чишелеш табылырга тиеш" диде.

Вәлиев бу сүзләрне Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдән соң әйтте. Әлеге "Вәкилләр җыены" дип аталган чарада татар телен 1-9нчы сыйныфларда мәҗбүри укытырга, 10-11нче сыйныфларда ихтыярига калдырырга тәкъдим ителде.

Бу тәкъдимгә татар зыялылары арасында кискен тәнкыйть белдерүчеләр дә булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG