Accessibility links

Без – күп еллар буе милләткә хезмәт иткән, татар теле һәм әдәбияты укыткан укытучылар кирәксез һәм ата-аналарның теләгенә бәйле кешеләр булып калдык.

Татар телен дәүләт теле буларак Татарстандагы бөтен мәктәпләрдә дә һәр сыйныфта ике сәгать укыту хәл ителмәгән килеш кала. Без дә, укытучылар Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабичның белдерүен ишеттек. Ул татар телен ике сәгать мәҗбүри уку булачак дип өздереп әйтмәгәч, бик сагаеп калдык.

Безнең укытучыларның үзләренең социаль челтәрләрдә төркемнәре бар. Анда укытучылар: "Зур түрәләр үз балаларына татар телен укытмый, ул аларга кирәк түгел, алар инглизчә укый, хәзер алар татар теле проблемын күз буяр өчен генә чишкән була" дип тә язалар.

Ике сәгать мәҗбүри укыту булса башыбызны югары тотып йөрер идек

Җитәкчеләребез татар телен ике сәгать мәҗбүри укытуны да эшли алмадымыни инде? Әгәр ана телен ике сәгать мәҗбүри укыту булса, без үзебезне укытучы итеп тоеп, башыбызны югары тотып йөрер идек. Ә хәзер без мәгариф системында ата-аналарга бәйле кешеләр генә булып калабыз бит.

Әлегә быелгы уку елы беткәнче тартып-сузып безгә бирелгән 18 сәгатьне укытырбыз. Ә 2018 елның 1 сентябреннән без бөтенләй сәгатьсез калырга да мөмкинбез. Ата-аналар татар телен ана теле буларак укытуны сайлармы? Хәзер бит татар телен укыту-укытмау ата-ананың татар телен сайлау-сайламавыннан тора. Ә сайламаса? Без – шәһәрләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары бөтенләй сәгатьсез калырга мөмкинбез. Без хәзер тулысынча ата-аналарга бәйле кешеләр булып калдык.

Казан шәһәренең бер мәктәбендә эшләүче гади укытучы мин. Пенсиядә булсам да, татар теле һәм әдәбияты укытам. Безнең бүген нинди хәлдә калуыбызны үзебез генә беләбез. Әле моңа кадәр берәү дә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ни көткәнне ачып салмады һәм киләчәккә карамады. Безне дә ел ахырына кадәр бер укытучы да эшсез калмаячак дип тынычландырырга, баштан сыйпарга тырыштылар. Эшсез калмау максатыннан башка белгечлек алу, башка фән укытучысы булу өчен курслар ачылды дип тә белдерделәр.

Элек безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атнага 5 сәгать укытыла иде, ә хәзер һәр сыйныфта 3 сәгатькә калды. Дәрес планнарына сыю өчен темаларны берләштерәбез. 5 сәгатькә каралган програмны хәзер 3 сәгатьтә үтәбез.

Өй эшләре биреп балаларның күңелләрен кайтара күрмәгез

Без хәзер "Татар теле" китабыннан укытабыз, ә киләчәктә "Туган тел" дигән китап булачак дип тә әйтәләр. Безнең мәктәптә ике төрле: татар сыйныфларын татар мәктәпләрендә, ә рус сыйныфларын рус мәктәпләрендә укыту методикасы кулланыла. Безнең мәктәптә татар телен сайулаучылар уртача алганда 80 процентны тәшкил итә. 100 процент татар телен өйрәнгән сыйныфлар да бар.

Директорыбыз берүк өй эшләре биреп балаларның күңелләрен кайтара күрмәгез, өй эшләре бирмәгез, дәресләрегезне кызыклы итеп үткәрегез, татар теле дәресләреннән тагын качмасыннар дип әйтә. Хәзер балалар арасында да төрлесе бар, әзрәк таләпчәнрәк булсак, "мин татар теле өйрәнмәгән башка төркемгә китәм ату" дип тә куркыталар. Моңа кадәр өй эшләре бирелмәде, шуңа күрә журналга да язмадык.

Безнең мәктәптә татар телен сайламаган балаларга риторика укыталар. Ә бу – катлаулы фән. Шуңа күрә татар телен өйрәнгән төркемгә кире кайткан укучылар да бар. Безнең кайбер татар теле укытучылары риторика укыта башлады. Аларның 9 сәгать татар теле һәм 9 сәгать риторика дәресләре бар.

Киләсе елга башка эшкә китәргә җыенучы укытучылар да бар

Хәзер безнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының барсының да диярлек 18 сәгать дәресләре бар. Барлыгы җиде укытучы без. Бу кесәгә бик каты суга. Элек минем 28 сәгать иде, ә хәзер 18 сәгатькә калды. Киләчәктә якынча 18 мең сум алачакмын. Безнең күп кенә укытучылар кредит түли. Акчаны айдан айга тартып-сузып яшәүчеләр дә бар. "Без ниләр генә эшләрбез икән?" дип елый кайберәүләр. Икенче елга башка эшкә китәбез диючеләр дә бар.

Безнең мәктәптә түгел, ә Казандагы башка мәктәпләрдә рус теле укытучылары татар теле укытучыларына түбәнсетеп, мыскыллап караган хәлләр турында да ишеткәлибез. Юдино бистәсендәге 152нче мәктәп мөдире татар теле укытучыларына нык басым ясаган дигән сүзләр дә таралган.

Балаларның татар телен сайламавында моңа кадәр укыткан дәресләрнең нык авыр булуның да тәэсире бар. Безнең програмнар гомумән авыр. Әдәбияттан шулкадәр катлаулы өзекләр, повестьлар... Без болай да бөтенесен үтми идек, әмма бу дәреслекне бала күрә, эшли алмаганга борчыла. Балаларның да төрлесе бар бит. Хәзер менә 1нче сыйныфларга "Сәлам" програмы бар. Әле башка сыйныфларга да эшләнәчәкме, монсы билгеле түгел.

Татар телен укытуның авыр хәлгә калачагы җәй көне үк билгеле булган дип сөйлиләр. Миңнеханов та белгән. Хәзер без менә ничә ел буе милләткә хезмәт иткән, татар теле һәм әдәбияты укыткан укытучылар кирәксез һәм ата-аналарның теләгенә бәйле кешеләр булып калдык.

Гөлфия
укытучы, Казан шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG