Accessibility links

Татар мәктәбе дип анда татар баласы җыелганга түгел, ә укыту татарча булганга аталырга тиешле. Татар мәктәбендә төрле милләт укучысы укый ала, тик татар телендә. Менә нәрсәне 25 ел буе аңларга теләми педагоглар һәм мәгариф түрәләре.

Республикабыз мәгариф системасындагы шактый педагогларның һәм чиновникларның татар мәгарифе турында дөньяга карашы мине бик нык гаҗәпләндерә. “Татар мәктәбе”, “урыс мәктәбе”, “катнаш мәктәп” дигән төшенчәләрне алар бөтенләй аңламый бугай.

Беренчедән, “Татар мәктәбе” дип алар бары тик татар укучылары гына тупланган һәм урысча белем бирә торган мәктәпне атый.

Икенчедән, аларның карашынча, “катнаш мәктәп”тә төрле милләт укучылары белем алырга тиеш. Әлеге мәктәпләрдә татар укучылары бер сыйныфка аерып алынып, аларга бары тик татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре генә укытылырга тиеш. Ә калган фәннәр урысча. Менә нәрсә икән ул “катнаш мәктәп”. Монда бит милли мәгариф юк, монда – кеше бүлгәләү генә бар!

Өченчедән, алар Татарстан республикасында һәр татар баласына ана телендә белем алу гарантияләнергә тиешлеген табигый итеп күрми.

Татар мәктәбе дип, анда татар баласы җыелганга түгел, ә укыту татарча булганга аталырга тиешле

Ә дөресе болай бит аның: татар мәктәбе дип, анда татар баласы җыелганга түгел, ә укыту татарча булганга аталырга тиешле. Татар мәктәбендә төрле милләт укучысы укый ала, тик татар телендә. Менә нәрсәне 25 ел буе аңларга теләми педагоглар һәм мәгариф чиновниклары.

Катнаш мәктәпләрдә укыту ике дәүләт телендә булырга тиеш: татар баласы фәннәрне татар телендә укыса, урыстелле башка милләт укучылары – урыс телендә. Моны да педагоглар һәм мәгариф чиновниклары 25 ел буе әллә аңламый, әллә аңламаганга салыша.

1999 елда “Татарстан” журналында ачыласы “Татар дәүләт милли университетының концепциясе” басылып чыккан иде. Матбугатка аны филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин әзерләгән. Концепциядә әйтелгәнчә дә бит, университет татар студентларын гына кабул итүне күздә тотмый. Университетта барлык белем бирү татар телендә булачак, дип әйтелгән иде.

Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскартылганнан соң җәмгыять боегып калды. Шуны аңларга кирәк, хакимият кризисы гына түгел, һәр кризис та вакытлы күренеш. Аңардан гыйбрәт, дәрес алып чыгарга кирәк.

Сәясәт бит ул үз мәнфәгатьләреңне, үз файдаңны кайгырта белгәндә генә сәясәт дип атала ала. Калганы аның яраклашу гына. Мәгариф сәясәтендә дә бу шулай.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту сәгатьләрен тартып алуга җавап булып татар сыйныфларында һәм мәктәпләрендә фәннәрне татар телендә укыту кайтарылырга тиеш. Менә безгә хәрәкәт юнәлеше.

Дамир Шәйхетдин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG