Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:47

8 ноябрь Татарстан Дәүләт шурасының 33нче сессиясендә мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты тикшерелде. Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать, югары сыйныфларда ихтыяри булачак диелде.

Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов сишәмбе Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга килүен әйтте.

Икенче чиректә мәктәпләр яңа укыту планнары нигезендә укыячак, диде Фәттахов. Башлангыч һәм төп мәктәпләрдә туган тел буларак татар, урыс, чуаш, мари һәм башка телләрне сайларга мөмкин булачак. Алар атнасына 2-3 сәгать керәчәк. Шул ук вакытта татар теле дәүләт теле буларак бу сыйныфларда атнасына мәҗбүри 2 сәгать укытылачак. 10-11нче сыйныфларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне ихтыяри калдыру тәкъдим ителә.

Әлеге карар – компромисс, татар теле дәүләт теле буларак, азрак күләмдә булса да кала

"Әлеге карар – компромисс карар, урыс теле тиешле нормага җиткерелә, туган телләр өйрәнеләчәк, татар теле дәүләт теле буларак азрак күләмдә булса да, кала", диде Энгел Фәттахов. Русия мәгариф министрлыгының бу хактагы хаты киләсе атнада килеп җитәр, диде Татарстан министры.

Фәттахов сүзләренә караганда, укучыларның 30 проценты урыс телен туган теле буларак укыту планны сайлаган. Алар урыс телен дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнәчәк. Нәтиҗәдә урыс теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына 11 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин, бу көн саен ике дәрес дигән сүз. Шул ук вакытта урыс телен туган тел буларак укыту өчен методик эшләнмәләр, дәреслекләр юклыгы турында да әйтте министр.

Энгел Фәттахов шулай ук дәресләр кыскару сәбәпле, 220 укытучының эшсез калуы мөмкин дип белдерде. Ләкин аларның берсе дә урамда калмаячак, дип вәгъдә итте.

Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында "бер укытучы да эштән җибәрелмәячәк", дип белдерде. "Укытучылар, мәктәпләр тыныч булырга тиеш. Канунга каршы бернинди гамәлләр булмаячак", диде ул.

"Чыннан да, зур юл үттек. Үзгәрешләр дә, хисләр дә, ялгышлар да, бер-беребезгә карата әйтелгән сүзләр дә күп булды. Әмма болар барсы да килеп туган вазгыятьне яхшыртмый. Шулай булуга карамастан, без федераль һәм республикабыз кануннарын исәптә тоткан вариант әзерләдек һәм ул Русия мәгариф министрлыгы белгечләре белән килештерелде. Без бу темага сөйләшүләрне дәвам итәбез, кичә министрыбыз (Энгел Фәттахов - ред.) Ольга Васильева (Русия мәгариф министры -ред.) белән очрашты.

Без карар кылдык – бер генә укытучы да эштән җибәрелмәячәк

Без карар кылдык - бер генә укытучы да эштән җибәрелмәячәк. Без рус теле укытучылары җитәрлек булсын өчен кирәкле чаралар күрәчәкбез. Мөмкинлекләрбез бар. Һәм шул ук вакытта быелгы уку елында бер генә татар теле укытучысы да эштән җибәрелмәячәк. Безнең һәр мәктәпкә юл харитасы бар, аны эшләп бетереп киләбез, укытучыларны башка белгечлеккә әзерләү һәм башка юллар карала. Кешеләр, мәктәпләр борчылмаска тиеш. Безнең тарафтан канунга каршы адымнар булмаячак.

Без республиканың дәүләт теле атнага ике сәгать укыту турында язылган яңа федераль стандартны көтәбез. Мин ышанам, без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез. Мин бу мәсьәләдә Русия президенты идарәсе белән сөйләшүләр алып бардым. Аңлашу бар. Бик ышанам, без якын арада бу теманы җайларбыз.

Илдус әфәнде, Сезгә мөрәҗәгать итәм. Милли хисләргә кагылырга ярамый

Шул ук вакытта мин республика прокуроры, Илдус әфәнде (Нәфыйков - ред.) Сезгә мөрәҗәгать итәм. Теге яктан да, бу яктан да күп эмоцияләр булды. Һәм татарлар, һәм руслардан да булды. Милли хисләргә кагылырга ярамый. Бу мәсьәләгә чишелеш табылачак. Һәр әйтелгән белдерү яман нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Кем генә булмасын, бездәге вазгыятькә карата нидер әйтсә, тиз хәл итү кирәк. Безнең Дәүләт шурасы комитеты (мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты - ред.), Русия мәгариф министрлыгы һәм администрация белән аңлашу бар. Мин алга таба нәтиҗәле эшләү өчен якын арада бу теманы ябарбыз дип өметләнәм.

Рус телен укыту програмында да хәл итәсе әйберләр бар. Алар барсы да якын арада эшләнәчәк

Мин Энгел әфәнденең татар телен укыту методикасын яхшы эшләнеп бетмәве турындагы фикере белән килешәм. Рус телен укыту програмында да бүген хәл итәсе әйберләр бар. Алар барсы да якын арада эшләнәчәк һәм килештереләчәк.

Мин республиканың мәгариф системында бернинди сораулар да булмаска тиеш дип саныйм. Без Русия һәм Татарстан Конституцияләренә, кануннарга, Русия мәгариф министрлыгының норматив документларына туры килергә тиеш. Бу юлны үтү кирәк. Монда атта да, тәртәдә дә бар. Әгәр гаеплене эзли башласак, федераль стандартларда республиканың дәүләт теленә урын булмау ана теле мәсьәләсен, укучылар укыячак сәгатьләр проблемын китереп чыгарды. Бүген бөтен бу мәсьәләләр дә җайга керә. Моны, укыту стандартларының таләпләргә туры килүен белгечләр дә раслар һәм прокуратура да раслар дип өметләнәм. Шуңа күрә, хөрмәтле депутатлар, мин бу мәсьәләнең мөһимлеген һәм җитдилеген тикшерү кирәк дип санамыйм. Әйдәгез, безнең коллегалар бөтен мәсьәләләрне Русия мәгариф министрлыгы белән ахырына кадәр җиткерсен. Аннан соң без парламентка башкарган эшебезнең хисабын җиткерербез", диде Миңнеханов. ​

Сессиядә депутат Разил Вәлиев чыгыш ясап, "Без комитет утырышында Татарстан хөкүмәтенә федераль органнар белән Татарстанда дәүләт телләрен мәҗбүри укыту мәсьәләсендә сөйләшүләрне дәвам итәргә киңәш иттек", дип сөйләде.

Сессиянең бу утырышын дәвам итәргә тәкъдим ителде.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​ татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG