Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:48

Татарстанның юкка чыккан татар мәгарифен торгызу президент Рөстәм Миңнехановтан тора. Татар телен кайдадыр авылда сакларга, гаиләдә аралашырга кирәк дип кенә булмый.

2017 елның май азагында педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов: “Безнең татар балалары бердәм дәүләт имтиханын туган телләрендә тапшырырга хокуклы. Эксперимент башланган чорда 7 ел дәвамында без Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын ике телдә алып бардык. Федераль үзәк эшләгән барча тестны татарчага тәрҗемә итә идек. Кызганычка каршы, бу чорда мәктәп һәм лицейларның бары тик 7-8 проценты гына имтиханны татарча бирде”, дип белдергән булган. Хуҗиәхмәтов фикеренчә, моның сәбәбе: халык татар телендә тапшырылган тест нәтиҗәләре белән Татарстаннан читтәге уку йортларына кереп булмас дип куркып ялгышкан икән, имеш.

Башта татарча белем бирүне юкка чыгардылар, аннары шома урысча гына БДИны керттеләр

Профессор бу очракта бик нык ялгыша. Чынбарлык бөтенләй башкача. 2000нче еллар башында республикадагы татар мәктәпләре урысча белем бирүгә күчерелде. Шуңа күрә мәктәп һәм лицейларның абсолют күпчелеге БДИне урыс телендә биргән дә инде. Димәк, шул елларда ук татар телендә белем бирүче мәктәпләр 7-8 процент кына калган булып чыга. Әле бу да арттырыбрак әйткәндә. Башта татарча белем бирүне юкка чыгардылар, аннары шома гына урысча БДИ керттеләр.

БДИ кертүгә каршылык булмагач, мәскәүләр татар телен дә факультативка калдырырбыз дип уйлаган, күрәсең. Энгел Фәттахов булмаса, бәлки, шулай булыр иде дә

БДИ кертүгә каршылык булмагач, мәскәүләр мәктәпләрдә шома гына татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен дә факультативка калдырырбыз дип уйлаганнар, күрәсең. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгын Энгел Фәттахов җитәкләмәсә, бәлки, шулай булыр иде дә. Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуга каршы урыстелле ата-аналар комитеты оешкач, татар халкының да алдынгы карашлы өлеше күтәрелеп өлгерде. Һәм менә быелның октябрь аенда Татарстанга Русия баш прокуратурасыннан һәм Русия мәгариф министрлыгының күзәтү органнарыннан “десант” килеп төште. Прокуратураның язмача боерыклары белән мәктәпләргә “бәреп” керүе булды, мәктәп директорлары ата-аналардан “татар теле дәресләрен укыту кирәкме-юкмы?” дип гариза яздыра да башлады. Әвеш-тәвеш китереп укыту планнарын үзгәртергә тотындылар. Урыс теле һәм урыс әдәбияты дәресләре санын арттырдылар, ә татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен – киметтеләр. Шулай итеп, мәктәпләргә Мәскәү кушканча уку расписаниеләре эленде. Яңасын элделәр, ләкин искесен юкка чыгарырга ашыкмасыннар иде – тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә бит ул...

Эшләр болайга киткәч, республика мәктәпләренә православие дине белән бәйләнгән дәресләр дә кертергә мөмкиннәр

Демократия кергән илләрдә ил президенты әйткән сүз Конституциягә, канунга каршы килә икән, ул үтәлми. Ә авторитар илдә - киресенчә. Әнә, Путинның телләргә кагылышлы күрсәтмәсен ничек итеп тормышка ашыралар. Эшләр болайга киткәч, киләчәктә республика мәктәпләренә православие дине белән бәйләнгән дәресләр дә кертергә мөмкиннәр. Диннең дәүләттән аерым булуына да карап тормаслар.

Бу турыда “Комсомольская правда” гәҗитендә (25.10.2017) күптән түгел язма чыкты. Ата-аналар ассоциациясе һәм берләшмәләре җитәкчесе Ольга Леткова Русия мәгариф һәм фән министры урынбасарына “Гаилә тормышында әхлак нигезләре” дигән курсны мәктәпләргә кертергә тәкъдим иткән. Леткова әйтүенчә, инциативаны уңай кабул иткәннәр, бу дөрес һәм бик вакытлы дигәннәр. Дәреслекнең авторлары рухани белән монашка. Факультатив буларак Русиянең 60 төбәгендә 10нчы һәм 11нче сыйныфларда укытыла икән инде ул. Бу курсларны бернинди авырлыксыз элек-электән мөселманнар яшәгән регионнарга да кертеп булачагына Леткова ышанып әйтә. Ул бернинди каршылыклар күрми икән, безнең илдә традицион кыйммәтләр бөтен дини конфессияләр өчен дә бертөрле, имеш.

Татарстанда телләр тигезлеге өчен көрәш белән беррәттән татар уку йортларында һәм татар сыйныфларында тулысы белән татарча белем бирүне кичекмәстән кайтарырга кирәк

Православие дине дәресләрен төрле төргәкләр эченә тыгып мәктәпләргә кертү турында сүз күптәннән бара. Бу кайбер формада, мәсәлән, әйләнә-тирә дөнья фәненә кертеп, факультатив дәресләр аша оештырыла да инде. Шуңа күрә Татарстанда телләр тигезлеге өчен көрәш белән беррәттән татар уку йортларында һәм катнаш мәктәпләрдәге татар сыйныфларында тулысы белән татарча белем бирүне кичекмәстән кайтарырга кирәк. Шулай эшләгәндә генә дөньяви мәктәпләргә дин дәресләрен кертүгә каршы торырга нигез булачак һәм бер үк вакытта татар теле дә сакланачак. Бу уңайдан татар телендә сыйфатлы белем бирү хакында да берничә фикер әйтик.

Без укыган чорда аерым фәннәрдән белем алу өчен берәр дәреслек җитә иде. Шул дәреслекләр буенча укыдык, шуның буенча контроль эшкә, имтиханга әзерләндек. Хәзерге вакытта исә стандартлар бөтенләй башка, таләп шактый югары куела. Дәреслек кенә җитми. Укытучыларга методик ярдәмлекләр, укучыларга һәр фәннән мәсьәләләр җыентыгы кирәк. Ә алар тәрҗемә ителми, соңгы 25 ел эчендә үзебезнең Татарстанныкы да булдырылмаган. Татар телендә белем алган укучыга контроль эшкә һәм имтиханга әзерләнгәндә мәсьәләләрне татарча чишәргә мөмкинлек юк. Шуңа күрә бөтен алдынгы методик ярдәмлекләрне, мәсьәләләр җыентыкларын тәрҗемә итеп бастырып чыгаруны, интернетка урнаштырыруны кичекмәстән башкарырга кирәк.

Республикада юкка чыккан татар мәгарифен торгызу ил башлыгы Миңнехановтан тора

Боларны тормышка ашыру өчен җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирү, гомумән, республикада юкка чыккан татар мәгарифен торгызу ил башлыгы Рөстәм Миңнехановтан тора. Татар телен кайдадыр авылда сакларга, гаиләдә аралашырга кирәк дип кенә булмый. Урысча белем алырга җайлашкан татар балалары ана теленнән читләшә. Хәзерге вазгыятьтә дә байтак кына урыстелле татар ата-аналарының татар теле дәресләреннән баш тартуы күзәтелә. Хәтта андыйларның кайбере барысын да уздырып татар теленә, республикага, аның җитәкчеләренә каршы эш алып бара.

Ике ел элек Чаллының 2нче татар гимназиясенә татарча укытуны кайтару өчен көрәшкән вакытта да, ата-аналар арасыннан фәннәрне татарча укытуга каршы башлыча урыстеллеләре чәчрәп чыкты. Татар мәдәни тормышыннан аерылган әлеге ата-аналар җыелышларда сүзләрен “по татарски не знаю, можно по-русски”, дип башлый һәм “зачем этот татарский вообще нужен” дип тәмамлый иде.

Берничә ел элек телне гаиләдә саклап була дип бәхәсләшкән татар завучлары хәзер оныклары урыстеллегә әйләнүгә чаң кага

Инде ахыр чиктә телнең юкка чыгып баруына соңга калып булса да кайбер укытучылар да борчыла башлады. Әле берничә ел элек телне гаиләдә саклап була дип бәхәсләшкән татар гимназияләрендә эшләүче завучлар хәзер оныклары урыстеллегә әйләнүгә чаң кага. Араларыннан берсе беркөн: “Нигә ул урысча мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итеп көн дәвамында балаларыбызга күрсәтмиләр икән!” дип сыкранды. Оныклары шуларны карап урыс телендә аралашуга күчеп беткән.

Татарстан президенты бу хәлләрне белеп торырга тиеш иде бит. Минем шуларны аңлатып, татарлыкны саклап калу мәсьәләләрен кайгыртып язган хатларга президент аппаратыннан җавап хатлары да юньләп килмәде. Килсә дә, формаль җавап гына булды.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG