Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар баласына татар мәктәбендә нигә урын җитми?


Чаллы мәгариф системасында татар балаларына татарча белем бирү хакында кайгыртучы әле һаман да күренми.

Урын җитмәү сәбәпле Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенә байтак кына татар балалары ел саен керә алмый кала. Әле хәзер дә балаларын 2нче гимназиягә урнаштыру өчен ата-аналар әшнә эзли. Шуны күреп, Чаллының бертөркем татар зыялылары 2017 елның 9 июнендә чираттагы тапкыр Татарстан җитәкчеләренә, шәһәрнең 36нчы яңа торак комплексында ачылачак 41нче мәктәпне йә татар мәктәбе итәргә, йә 2нче татар гимназиясенә бирергә дип мөрәҗәгать иткән иде. Җавап озак көттермәде. 23 июньдә Чаллы шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов исеменнән: "...төзелүче бинаны тулысынча 2нче гимназиягә бирү яки татар мәктәбе итү ачык мәсьәләләрнең берсе булып кала", дигән хат килде.

Шул арада 2нче татар гимназиясенең мәгариф хезмәткәрләре ата-аналар телефонына: “Вниманию классных руководителей 1-6 классов! Срочно довести до сведения родителей информацию о том, что в нашей гимназии 29.06.17 с 15-18.00 будет проводиться набор (в 1-7 кл) в новую школу в 36 мкр. При себе иметь копию свид-ва о рождении и справку с места жительства”, дигән яшенле хәбәр җибәрде.

29 июнь көнне әйтелгән вакытта 2нче татар гимназиясенә барып кердем. Күрсәм, 41нче урыс мәктәбе хезмәткәрләре 2нче татар гимназиясеннән татар балаларын чүпләп утыра. Ата-анадан гариза җыялар. Шунда ук анкета да тутырттыралар. Анкетада баласын нинди телдә укытырга теләве турындагы пункт та бар. Яңа мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Светлана Лейсле әйтүенчә, татар сыйныфы балалар җитәрлек санда тупланса гына ачылачак икән. Ачылган сурәттә дә математика урысча укытылачак, ди.

Узган ел янәшәдәге 37 комплекста яңа төзелгән 30нчы мәктәптә дә, математиканы урысча, калган фәннәрне татарча укытабыз дип ике 1нче сыйныф ачканнар иде. Әмма икесендә дә белем урысча бирелде. Яңа ачыласы 41нче мәктәптә дә шулай буласын чамалыйм.

29 июнь көнне 41нче урыс мәктәбе хезмәткәрләренең 2нче татар гимназиясенә кереп, ата-аналар арасында “яллау” башлап җибәрүе турындагы мәгълүмат Татарстан җитәкчеләренә җиткерелгән иде. Чираттагы җавап та Чаллы шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисовтан килде. Хатта “36нчы микрорайонда ачылачак 41нче мәктәпкә балалар җыю мәгариф идарәсе тарафыннан расланган график тәртибендә оештырылды” диелгән. Әлеге график интернет һәм “WhatsApp”аша ата-аналарга җиткерелгән икән. Шунысы гаҗәп, урыс мәктәбенә балалар җыюны график төзеп оештыралар, ә татар уку йортларын исләренә дә төшермиләр. Әйтик, чагыштыру өчен, быел март башында Гали Акыш исемендәге лицей 1 сентябрьдән татар телендә белем бирәчәк бер 5нче сыйныф ачабыз дип белдерде. Анда укучы туплау процессы 41нче мәктәптәге кебек графикка салынмады.

Винер Харисов хатында: “2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова аңлатуынча, гаризаларның гимназиядә җыелуы админстрациягә ата-аналар белән аралашу, китү сәбәпләрен ачыкларга мөмкинлек биргән”, дип әйтелгән. Соңрак Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтовтан да шундый ук эчтәлектәге хат килеп төште.

Ул көнне гимназиядә булып үз күзем белән күрдем: аның бер генә хезмәткәре дә ата-ана белән аралашмады.

2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова миңа әйтүенчә, ата-аналар телефонына алда әйтелгән урысча смс-хәбәрне ул җибәрергә кушкан булган. Гимназиядән ничә бала китәчәген белеп, уку елы башланганчы сыйныфларны яңадан комплектлаштыру өчен кирәк икән бу. Укучыларны урыс мәктәбенә оештырып озатуны Әюпова миңа бер төрле, Чаллы шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисовка икенче төрле аңлаткан булып чыга.

Ирексездән күңелдә сорау туа: 2нче гимназиядә сыйныфларны комплектлаштыру алай-болай ришвәт алыш-бирешенә юл ачмый микән? Чаллы мәгариф системасында татар балаларына татарча белем бирү хакында кайгыртучы әле һаман да күренми.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG