Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 11:44

Чаллының 2нче татар гимназиясе бу уку елыннан башлангыч сыйныфларда татарча укытуны кайтарды. Ләкин баласын татарча укытырга теләгән ата-аналарның балаларын тест үтәлмәүне, урын җитмәүне сәбәп итеп кире боралар. Хакимияткә өстәмә бина турында уйларга вакыт инде, минемчә.

Баласын Чаллы шәһәренең 56нчы санлы бакчасына йөртүче бер ата күптән түгел: “Киләчәктә кызымны 2нче татар гимназиясенә татарча укытырга кертергә телим. Анда ел саен урын җитми икән, – диде миңа. – Кертәм дисәң, 100 мең сум акча төртергә кирәк дип сөйлиләр. Ничек тә баланы гимназиягә урнаштырырга иде”.

Сүз иярә сүз чыгып, мин дә аңа ике ел элек, ягъни 2015 елда кайбер ата-аналарның әлеге гимназиягә балаларын татарча укытырга кертә алмаулары турында сөйләдем.

Ул елны 85нче номерлы социаль-психологик үзәктә түләүле тест-диагностиканы татар телендә биреп, гимназиягә барлык фәннәрдән татарча укырга керергә 35 бала язылган иде. Бу канунда каралмаган тест нәтиҗәләренә “карап”, әлеге 35 баладан 19ын гимназиягә кабул итмәделәр. Шуннан соң без, ягъни гимназиядә татарча укыту яклы ата-аналар, бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары аша киң җәмәгатьчелеккә хәбәр иттек. Ризасызлык хаты әзерләп теләктәш язучылардан, мәдәният хезмәткәрләреннән, галимнәрдән имза җыйдык. Нәтиҗәдә, шул елны ачылган дүрт сыйныфка өстәп бишенче 1 “Д” сыйныфы ачылды, һәм керми калган 19 татар баласының 12се гимназиягә кабул ителде. Калган 7сен Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп тә урнаштыруга ирешә алмадык.

Татарча белем алырга килгән һәр бала 2нче гимназиягә кабул ителергә тиеш дип саныйм

Узган уку елында 2нче татар гимназиясенең әзерлек курсларына 189 бала йөрде. Балаларның 1нче сыйныфка әзерлек дәрәҗәсен гимназиянең үзендә тикшергәннәр. Шул “тикшерү нәтиҗәсе”ндә 25 баладан торган өч 1нче сыйныф тупланды. Соңрак һәр сыйныфка өстәмә 5әр бала алып – барысы 90 бала кабул ителде. Гимназиягә укырга керә алмаган 100гә якын татар баласы урыс мәктәпләренә барып урнашырга мәҗбүр булды.

Белеүмчә, бу уку елында да 1нче сыйныфка әзерләү курсларына йөздән артык бала йөргән. Ата-аналар әйтүенчә, уку елы барышында әлеге балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен тикшереп, аларга баллар куеп чыкканнар икән. Һәм февраль башында балаларны сайлап алып, аларның ата-анасын телефон аша чакырып гариза яздырганнар. Өч 1нче сыйныфка барлыгы 75 бала кабул ителгән. Бу сан узган елдагы кебек 90га җиткерелер дип уйлыйм. Ә керә алмаган балаларны ата-анасы кайда татарча укытырга тиеш икән? Чаллының башка мәктәпләрендә фәннәр татар телендә укытылмый. 2нче татар гимназиясе генә бу уку елыннан башлангыч сыйныфларда татарча укытуны кайтарды.

Алда әйтелгәнчә, ике ел элек 2нче татар гимназиясендә өстәмә бишенче 1 “Д” сыйныф ачылды. Әгәр ул ачылмаган булса, монда белем алучы 29 татар баласы урыс мәктәпләренә китеп урыслашыр иде. Димәк, быел гимназиягә кабул итүне өч 1нче сыйныф белән һич кенә дә чикләргә ярамый! Татарча белем алырга килгән һәр бала, шул исәптән әзерлек курсларына йөрмәгәннәр дә, 2нче гимназиягә кабул ителергә тиеш дип саныйм. Урын җитмәгән очракта хакимият 2нче татар гимназиясенә өстәмә бина бирергә бурычлы. Ни өчен бурычлы, чөнки һәр ата-ананың баласын туган телдә укыту хокукы – Конституциядә ныгытылган.

Гимназияләргә кабул итү системасының җитешсезлеге, гаделсезлеге турында өч ел матбугатта язам. Урыннардагы мәгариф түрәләре аны үзгәртергә теләми. Барлык татар балаларын татарча укыту белән тәэмин итмиләр, начар гадәтләрен үзгәртмиләр.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG