Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар татарча укырга кабул ителсен


Чаллының 2нче татар гимназиясенә барлык фәннәрне дә татарча укырга килгән 19 баланың быел ачылачак 1нче сыйныфларга кабул ителмәве татар җәмәгатьчелегендә зур канәгатьсезлек уятты. Бу хәлгә карата ризасызлык белдереп, татар язучылары, мәдәният хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыкты.

Аерым шәхесләрнең дә мәгариф министрлыгына татар балаларын яклап хатлар язганы соңрак билгеле булды. Әлеге темага “Безнең гәҗит”, “Безнең фикер” гәҗитләрендә һәм “Азатлык” радиосы сайтында язмалар чыкты. Мәсьәләгә битараф калмыйча, “Яңа гасыр” телеканалы һәм “Ватаным Татарстан” гәҗите редакцияләреннән дә гимназия җитәкчеләренә кызыксынып шалтыраткан булганнар. Югары даирәләрдә дә, мәсәлән, Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында Чаллыдагы милли мәгариф торышы каралган.

Мәгариф министры Энгель Фәттаховтан килгән хатта “Гимназиягә укучылар туплау һәм белем бирү процессысын туган телдә оештыру мәсьәләләре буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, 2015 елның 10 апрелендә министрлык тарафыннан Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимов һәм Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова белән махсус әңгәмә уздырылды, туган телдә белем бирү өчен шартлар тудыру кирәклеге тагын бер кат ассызыкланды, әлеге юнәлештә катгый күрсәтмәләр бирелде” дип әйтелгән.

Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимовтан алынган белешмәдән күренгәнчә, 2нче гимназиянең 1нче сыйныфына кабул ителмәгән 19 татар баласының уникесе, алда язылган чаралардан соң, гимназиягә алынган. Калган җиде татар баласы башка уку йортларына барып урнашырга мәҗбүр булган: икесе 54нче татар гимназиясенә, берсе урыс, дүрте татар-урыс мәктәбенә. (Катнаш мәктәпләрдә татар сыйныфлары булса да, хәзерге вакытта аларда барлык фәннәр дә урысча укытыла.)

Бернәрсәгә дә карамастан, 2нче гимназиядә барлык фәннәрне дә татарча укырга теләк белдереп язылган җиде баланы әлеге уку йортына урнаштыру дәүләт оешмалары бурычы дип саныйм. Моңа ирешү киләсе уку елларында гимназиягә тулысынча татарча укырга керер өчен үзенә күрә гарантия дә булып торыр иде.

Узган ел 2нче гимназиядә бер татар сыйныфы ачу турында сүз барса, мәгариф министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәсендә быел ачылачак биш 1нче сыйныфның өчесендә тулысынча татар телендә укыту булачак. Инглиз, урыс теле һәм әдәбияты фәннәреннән кала, әлбәттә. Ачылачак татар сыйныфының ата-аналар җыелышында гимназия директоры Фирдүсә Әюпова ачык итеп: “Фәннәр татарча дәреслекләр белән татар телендә укытылачак”, – дип белдерде. Шулай әйтеп, кайбер сыйныф җитәкчеләренә “дәрестә берьюлы ике дәреслек буенча урысчалы-татарчалы (чынбарлыкта урысча) укытачакбыз” дип әйтергә урын калдырмады. Шул ук вакытта, гимназиядә кайбер укытучылар тарафыннан, “фәннәрдән урысча белем бирергә кирәк” дип ата-аналарны үгетләү алып барыла. Мондый башбаштаклыклар да кичекмәстән туктатылсын иде.

Мәгариф министры Энгель Фәттаховның: “Гимназия балалары татар телендә укысын өчен ди­ректорның да милли җанлы булуы кирәк”, – дип белдергәне бар. Әйтик, өч ел элек 2нче гимназиядә бөтен шәһәргә бердәнбер татарча укыта торган бер бер сыйныф ачылган иде. Ләкин бер ел тирәсе укыткач, урысча укытуга күчергәннәр. Димәк, татар гимназиясенең укытучылар коллективы шул бер сыйныфта да татарча укытуны саклап калырга теләмәгән. Андый хәлләр кабатланмасын өчен гимназия директоры татар сыйныфларында татарча укытуны үзенең даими контролендә тотар дип уйлыйм. Моны раслаучы факт шул: татарча укыту буенча инициатив төркем әгъзаларының балалары быел ачылачак өч татар сыйныфының һәрберсенә дә урнаштырылды.

Министрлык тарафыннан татар гимназияләрендә быел ачылачак барлык 1нче сыйныфларда бөтен фәннәрдән татар телендә белем бирергә һәм әлеге уку йортларында башлангыч (1-4нче) сыйныфларны да татарча укытуга күчерергә дигән таләп куелган.

26 май көнне без, татарча укыту буенча инициатив төркем әгъзалары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очраштык. Министрлыкның татар гимназияләренә татарча укытуны кайтару юнәлешендәге эшчәнлеге безнең тарафтан хупланды. Сөйләшү барышында шәһәр, район мәгариф идарәләре каршында татарча укыту буенча татар җәмәгатьчелегенең күренекле вәкилләреннән торган шура булдыру кирәклеге турында тәкъдим керттек.

Тәлгать Әхмәдишин
Бөтендөнья төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG