Accessibility links

Милли мәгариф торгызылырмы?


Ата-аналар балаларын татар сыйныфына туган телне өйрәнсен дип түгел, ә тәртипле булсын дип бирә.
Ата-аналар балаларын татар сыйныфына туган телне өйрәнсен дип түгел, ә тәртипле булсын дип бирә.

2013 елның декабрь аенда мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов: ”Министрлыкта, иң беренче эш итеп, татар гимназияләренә татарча белем бирү­не кайтару юнә­лешендә эш­ләя­чәкбез”, – дип белдерде. Бер елдан артык вакыт узды, Чаллы шәһәрендә татарча укытуда нинди уңай үзгәрешләр бар икән? Шуларны ачыклау максатыннан татар статуслы уку йортларын йөреп чыктым.

12нче татар мәктәбе (Директоры И.Ф.Яруллина) Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан бу уку йортында татар, урыс һәм башка милләт балалары укый. Быел ачылачак дүрт 1нче сыйныфның бары берсе генә татар сыйныфы булачак икән. Анда да: “Математика будет преподоваться на русском языке”, – диде башлангыч сыйныфлар буенча завуч Архипова Валентина Ивановна.

4нче татар мәктәбе (Директоры А.Х.Гарифуллин) ЗЯБ бистәсендә бердәнбер булган бу мәктәптә башлангыч сыйныфлар буенча завуч татар, ләкин хәлләр шундый ук: ачылачак дүрт 1нче сыйныфның берсендә генә математикадан тыш фәннәрне татарча укытачаклар.

58нче татар мәктәбе (Директоры Л.Р.Нәбиуллина) Мәктәптә төрле милләт балалары укый. Ачылачак җиде 1нче сыйныфның берсе генә татар сыйныфы булачак. “Анда кайбер фәннәрне генә татарча укытачакбыз”, – диде мәктәп завучы. Бу сыйныфка инде 30 бала тупланган, башка алмыйлар. Татар сыйныфы эзләп килгән шушы тирәдә яшәүче ата-аналарны моннан өч километр ераклыкта урнашкан 18нче татар мәктәбенә куалар. Татар статуслы бу мәктәптә тагын бер татар сыйныфы ачарга исәпләре дә юк!

18нче татар мәктәбе (Директоры Н.З.Гайнуллин) Монда да бер генә татар сыйныфы ачачаклар, анда да математика урысча укытылачак икән. Мәктәпкә укырга төрле милләт балаларын кабул итәләр.

3нче татар мәктәбе (Директоры И.И.Миңнебаев) Хәлләр алда язылган мәктәпләрдәге кебек. Мәктәптә татар, урыс һәм башка милләт балалары укый.

29нчы татар гимназиясе (Директоры Н.В.Кашапов) Бу уку йортында бер генә татарча укыта торган сыйныф та ачарга җыенмыйлар. Ә гимназиядә балаларын татарча укытырга сораган ата-аналарны 52нче татар мәктәбенә куалар ди.

Гимназиядә әзерлек курсларында укучы балаларның ата-аналары белән дә сөйләштем. Аларның күбесе балаларын татарча укытырга риза. Ләкин ул балалар бакчага йөри башлагач, урысча сөйләшүгә күчкәннәр. Шуңа күрә кайбер ата-аналар: “Балалар татар сыйныфында татарча укып китә алыр микән”, – дип кенә шикләнә.

52нче татар мәктәбе (Директоры С.Р.Кайбышев) Мәктәпкә элеккеге директор Ф.Зәйнуллин эшләгән чордан бирле татар балалары гына туплана. Шуңа карамастан, тулысынча татарча укыта торган бер генә 1нче сыйныф та ачарга җыенмыйлар.

54нче татар гимназиясе (Директоры И.Т.Галиев) Бу уку йортында быел ачылачак 1нче сыйныфларның өчесендә дә барлык фәннәр татарча укытылачак, шул исәптән математика да. Сыйныфларга балалар тупланып беткән дә инде. 90нчы елларда татар гимназияләрен җитәкләп бөтен республикада дан тоткан Илдус Вагыйдуллиннарның, Рифкать Муллиннарның дәвамчылары Чаллыда юкка чыкмаган икән әле.

2нче татар гимназиясе (Директоры Ф.Ф.Әюпова) Быел ачылачак дүрт 1нче сыйныфның икесендә барлык фәннәрне дә татарча укытылачагы февраль азагында ук билгеле иде. Монда узган ел башлангыч сыйныфларда математикадан тыш фәннәрне татарча укытуга да күчерделәр. Анда укыган укучыларның ата-аналары моның өчен мәгариф министрына бик рәхмәтле булуларын миңа әйттеләр, чөнки аларның татарча сөйләшкән балалары гимназиядә укый башлагач, урысча сөйләшүгә күчкән булган. Татарча сөйләшкән балаларны көндә 4-5 сәгать урысча укыту үз эшен башкара шул, бала тиз арада урыс теллегә әйләнә.

Тикшерүдән күренгәнчә, 12нче, 4нче, 58нче, 18нче, 3нче мәктәпләрне татар уку йорты дип атап булмый. Аларда кайбер урыс мәктәпләрендә кебек берәр татарча 1нче сыйныф ачу имитациясе генә бара. 52нче мәктәп җитәкчелегендә дә туган телдә укытуга җитди караш юк, ә 29нчы гимназиядә бөтенләй саботаж оештырылган. Бу мәктәп директорлары чын татарча 1нче сыйныфлар ачмыйча, министрның алышуын көтмәкче булалар, ахрысы.

Чаллы мәктәпләрендә белем алучы татар балаларының 1 проценты гына татарча укыячак

Быел барлык фәннәрне дә татарча укытылачак 1нче сыйныфлар оештыру 2нче гимназиядә яртылаш, бары тик 54нче гимназиядә тулысынча башкарылган. Әгәр тиешле чаралар күрелеп, тагын шундый 1нче сыйныфлар ачылмаса – киләсе уку елында Чаллы мәктәпләрендә белем алучы татар балаларының 1 проценты гына татарча укыячак.

Әлбәттә, милли мәгарифтә дистә елдан артык җыелып килгән проблемаларны бер ел эчендә чишеп бетерү мөмкин түгел. Узган ел 1нче сыйныфка әзерлек курсларында бөтен шәһәргә бердәнбер төркемдә 18 баланың татарча укуын да татар җәмәгатьчелеге бик шатланып кабул иткән иде. Быел алга китеш тагы да булырга ошаган. Димәк, башта әйтелгән мәгариф министрының сүзе өлешчә булса да конкрет эшләр белән раслана.

Моңа хәтле Чаллыда татарча укыта торган бер генә сыйныф та юк иде бит, мәктәпләрдә барлык фәннәрдән дә урысча гына белем бирелде. Шуның турында борчылып, дәүләт структураларына җибәргән минем мөрәҗәгатьләргә, мәгариф идарәсеннән “Чаллы мәктәпләрендә укучы татар балаларының 50,5 проценты (10 меңнән артыгы) туган телдә белем һәм тәрбия ала” дип, шыр ялган җавап яздылар. Министр урынбасары И.Р.Мөхәммәтовтан да “2014-2015 уку елында Чаллы шәһәрендә биш гомуми урта белем бирү мәктәбендә, өч гимназиядә, өч лицейда белем һәм тәрбия бирү процессы татар телендә оештырылган. Бүгенге көндә әлеге уку йортларында башлангыч сыйныфларда математикадан кала барлык фәннәр татарча укытыла" дигән, чынбарлыкка якын да килмәгән хат алдым. Министрлыктагы “милли” мәгариф идарәсе хезмәткәрләре (идарә җитәкчесе Л.М.Әхмәтҗанова, милли бүлек мөдире А.С.Шәрипова) урыннардан ялган отчет ала икән, димәк, аларга шулай кирәк булып чыга. Димәк, бу идарәне берничек тә милли дип атап булмый. Алар шулай тыныч кына ялганлап, татар балаларын урыслаштыру тегермәненә су коя.

Хаттан аңлашылганча, мәгариф министры урынбасарын татар мәктәпләрендә математиканың урысча укытылуы да борчымый. Ә математиканы 1нче сыйныфтан ук урысча укыган бала татарча фикерләми бит, шул сәбәпле урысча гына сөйләшәчәк. Моның турында матбугатта күп язылды инде. Вазгыять кенә һаман үзгәрми. Татар мәктәпләрендә мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан математика фәне балаларга урысча укыту тагыла.

Татар теле төгәл фәннәрне өйрәтү уңаеннан алман, инглиз, француз, урыс телләре белән чагыштырганда төгәлрәк, логик яктан җыйнаграк

Математика фәннәре докторы, профессор Н.Габбасов: “Татар теле төгәл фәннәрне өйрәтү уңаеннан алман, инглиз, француз, урыс телләре белән чагыштырганда төгәлрәк, логик яктан җыйнаграк”, – ди. Ә укытучылар, кайбер ата-аналар: “Татарча укыгач, институтта математика укырга бик авыр булды”, – дип сөйли. Югыйсә, урысча укыган балага да институтта югары математика фәне җиңел бирелми. Ул фәнне үзләштерү кешенең фикерләү дәрәҗәсенә бәйләнгән. Монда туган телнең бер гаебе юк. Математиканы нинди телдә укысаң да күп терминнар берүк. Ә институтта укырга керергә теләгән бала калган берничә терминны гына урысча әйтелешен өйрәнә ала инде ул.

Институтта югары математиканы авырдан үзләштергән укытучыларга һәм ата-аналарга техник вузларда түгел, ә гуманитар юнәлештәге югары уку йортларында белем аласы калган. Хәзер алар студент чактагы аңгыралыгын күрсәтеп, татар телен гаепләп сүз куертып йөрмәсеннәр иде.

Мәктәпләрдә “БДИ булу сәбәпле, урысча укытырга кирәк” дип әйтүче укытучылар да байтак. Бу очракта да шундый нигезсез сүзләр сөйләп туган телне кимсетәләр. “Сыйфатлы белем бирергә кирәк”, – ди министр. Совет вакытында да татар авылларындагы мәктәпләрдә яхшы билгеләргә укыган укучылар, барысы да урысча экзамен биреп, югары уку йортларына керде. Ә хәзер урыс телен белмәгән татар баласы да юк бит! Бу заманда балалар чит илләргә дә барып, инглиз телендә экзамен биреп, вузларга керә. Африкадан Русиягә килеп тә югары уку йортларында белем алалар.

Совет вакытында татар авылларындагы мәктәпләрдә яхшы билгеләргә укыган укучылар барысы да урысча экзамен биреп югары уку йортларына керде

Татар мәктәпләрендә урысча укытуны ата-аналар теләгенә сылтау да урынсыз. Әлбәттә, балаларын урысча укытырга теләүче “татар”лар да бар, алар бик актив, ләкин күпчелек түгел. Ул ата-аналар балаларын татар сыйныфына туган телне өйрәнсен, сакласын дип түгел, ә тәртипле булсын дип бирә. Шуңа күрә аларны татар дип әйтүе дә кыен. Андый ата-аналарның мәнфәгате урысча укыту яклы мәктәп директорлары тарафыннан бик тиз үтәлә, ә балаларын татарча укытырга теләгәннәрнеке бөтенләй исәпкә алынмый. Мәсәлән, алда язылган әзерлек курсларындагы татар төркемен дә министр ярдәме белән генә ача алдык.

Милли мәгарифне нольдән торгызуны мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның үзенә генә өеп калдыру да дөрес түгел дип саныйм. Министрлыкның үзендә дә мәктәпләрдә татарча укытуны аңлы рәвештә яклап, принциплылык күрсәтеп эшләгән шәхесләр башка күренми. Шәһәр, район башлыкларыннан да татар мәктәпләрен сакларга, татарча укытырга кирәк, дигән сүзләр ишеткән юк. Бу мәсьәләдә Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиевның гына татар мәктәпләрен яклап сүз әйткәнен беләм.

Дәүләт советы депутатлары да министрга татарча укыту буенча запрос кына язып ятмасыннар, ә милли мәгарифне торгызу буенча кануннар да кабул итсеннәр иде.Дәүләтле халыклар да туган телләрен саклау буенча төрле чаралар күрә. Әйтик, Беларус мәктәпләрендә укытуны беларус теленә күчерә башладылар.

Хәзерге заманда үз милли мәгариф системасын кора алмаган милләтләр ассимиляциягә дучар булып, бетеп бара. Шуңа күрә шәһәр, район мәгариф идарәләре татар мәктәпләреннән өлгереш кенә түгел, ә беренче чиратта укучыларга татарча белем бирүне таләп итсеннәр иде.

Тәлгать Әхмәдишин
Бөтендөнья төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты, Чаллы

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG