Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 14:14

Җәләлованың: "БДИ сәбәпле фәннәр урысча укытылса да, татар мәктәпләренең мохиты татар була" дигән фикере белән генә килешә алмыйм.

8 апрель Казанда узган Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда милли мәгарифкә багышланган чыгышны милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлова ясады. Хисап эчтәлекле булды. Җәләлованың: "Бердәм дәүләт имтиханы сәбәпле фәннәр урысча укытылса да, татар мәктәпләренең мохиты татар була" дигән фикере белән генә килешә алмыйм.

Урысча укыткан татар гимназия-мәктәпләрдә бернинди татар мохите, рухы була алмый! Ана теленә хыянәт итеп урысча белем биргән укытучы татар баласына ничек итеп милли рух иңдерә алсын ди! Татар гимназияләрендә хәтта сыйныф сәгатьләре дә гамәлдә урыс телендә алып барыла бит. Дәрестән соң түгәрәкләр урысча оештырыла, укытучылар укучылар белән урыс телендә аралаша.

2000 еллар башында татарча укыту юкка чыгарылды

Милли хәрәкәт активистларының ялгышлык җибәреп фикер йөртүе милли мәгарифне торгызуга зыян сала дип саныйм. Узган ел Дәүләт шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин да: "БДИ кертелгәч, татар мәктәпләре урысча укытуга күчәргә мәҗбүр булды", дип язып чыкты. Бу да дөреслеккә туры килми. БДИ 2009 елда кертелде. Ә татарча укыту шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә – 2000 еллар башында ук юкка чыгарылды. Бу гамәл ата-ана арасында бернинди "референдум" уздырмый гына, мәгариф хезмәткәрләре башбаштаклыгы белән башкарылды.

Татар уку йортлары шул чордан татар балаларын урыслаштыру тегермәненә әверелде һәм "татарча укытабыз" дип ялган хисап әвәләде. Ә мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре шул ялганны әле хәзер дә кабул итә. Димәк, министрлык хезмәткәрләре дә ялган хисапларны эшләргә кушып утыра булып чыга?

Саф татар авылларын да урысча укытуга БДИ кергәнче күчерә башлаган иделәр. Ә БДИ кертелгәч, кайбер район мәгариф идарәләреннән укытуны урыс теленә күчерергә, дигән күрсәтмә булган икән.

"Мәдәни җомга" газетында авыл мәктәбендә татарча укытуны яктырткан милли хәрәкәт активисты, язучы Фирдәвес Хуҗин: "...байтак сыйныфларда рус телле укучылар булу сәбәпле ... мөгаллимнәр дәресләрен рус телендә уздырырга мәҗбүр була" дип яза. Бу да урыслаштыруны аклый торган ялгыш фикер. Әйтик, совет чорында да авылларга урыс телле гаиләләр күченеп килә иде, ләкин моны сәбәп итеп шул чор укытучылары мәктәпләрне урысча укытуга күчермәде. Ә хәзерге укытучылар татар телендә белем бирүгә аяк терәп каршы тора.

"Элитар мәктәп" сәләтлерәк балаларны сайлап ала да, ата-анадан шәп итеп акча суыра

Узган ел галим Дамир Исхаков та: "Кызганыч, татар мәктәпләре ябылу сәбәпләренең берсе – укытуның сыйфаты түбән булуда... Без элитар татар мәктәпләре булдырсак кына, алар рус мәктәбеннән өстенрәк булса гына, ата-ана баласын шунда китерәчәк", дип белдерде. Алда әйтелгәнчә, татар мәктәпләре мәгариф хезмәткәрләре инциативасы белән урысча белем бирүгә күчерелде. Татарстан җитәкчелеге моңа юл куйды. Монда сыйфатның бернинди катнашы юк. Шәһәр халкына мәктәпнең "элитар" булуы түгел, ә якын урнашуы мөһим. Бездә элита кем генә соң ул? Хәзерге "элитар" мәктәпнең гади мәктәптән аермасы шунда гына: "элитар мәктәп" сәләтлерәк балаларны сайлап ала да "әйбәт укытабыз" дип кычкыра, соңыннан ата-анадан шәп итеп акча суыра. Укыту барыбер урысча гына.

Милли мәгарифне кайгыртып язучылар күп түгел. Шуңа күрә безгә бер сүздә булырга кирәк: "Татар балалары барлык фәннәрдән дә татар телендә белем алырга тиеш!" Бу турыда татар галимнәре ешрак чыгыш ясасын иде. Әлегә хөрмәтле Марат Лотфуллин һәм Рүзәл Йосыпов кына, ныклы дәлилләр китереп, татар балаларын татарча укыту кирәклеге турында өздереп әйтә килә.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG