Accessibility links

дүшәмбе, 29 май 2017, Казан вакыты 07:15

8 апрель Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае узды. Кычкырып әйтелмәсә дә, оештыручылар сүзләренчә, чараны оештыруда Татарстан хөкүмәтенә якын даирәләр дә катнашкан. Җыенда Азатлык хәбәрчеләре дә булып милли хәрәкәтнең кемгә һәм ни өчен кирәк була башлавын күзәтте.

Татар иҗтимагый үзәге корылтае дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Соңгысы 2014 елда үтте. Дөресен әйткәндә, ул булмый калды. Алдан сөйләшенгән биналарның һәрберсендә ниндидер проблем чыкты. "Казан" милли-мәдәни үзәктә электр утын көйләгәнгә күрә җыен булмыйча калды, “Сәйдәш” мәдәни үзәктә торба шартлаган дигән сылтау табылды, “Химиклар” һәм Урицкий исемендәге мәдәният үзәкләрендә кинәт кенә торба шартлаган булып чыкты. Милли хәрәкәт урамда торып калды. Тәртип саклаучылар 200ләп җыелган урында алдан хәбәр ителмәгән урам җыены дип бәяләде, нәтиҗәдә 8 кешегә унышар мең сум штраф салынды.

Әмма җилләр башка яктан исә башлады. Татар иҗтимагый үзәге корылтае быел зиннәтле бинада, Казанның "Сәфәр" кунакханәсенең 200 кеше сыйдырышлы залында узды.

“Сәфәр” отеленә килүчеләрне Гаяз Исхакыйның зур портреты, Татарстан, Идел-Урал байраклары каршы алды. Чигүле түбәтәйле ирләр бер-берсен бәйрәм белән котлый, сәясәт турында гәп кора. "Татарстан президентын да урыныннан алырга мөмкиннәр. Тирә-як республика башлыкларын алмаштыралар, безгә дә килеп җитәргә мөмкин", дип мөшкел хәлләрне сурәтли. Татар иҗтимагый үзәге рәисен сайлау турында да фикер алышу булды. Фәрит Зәкиев рәис булып каламы, алмаштырыламы? Намзәт буларак милли хәрәкәт активисты Айрат Хәтмулла телгә алынды. (Ахырда рәис итеп янә Фәрит Зәкиев сайланды – ред.)

Фойеда татарча газет тарату, китап сату оештырылган иде, кечкенә байраклар өләшенде. Корылтайга килүчеләр арасында зыялылар күренмәде. Җырчы-музыкантлар арасыннан Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Миңгол Галиев очрады, Нәҗибә Сафинаны санамаганда, татар шагыйрь-язучылары юк иде. Галимнәр арасыннан академик Индус Таһиров белән Дамир Исхаков күренде. Җыенны оештыручылар Татарстан Дәүләт шурасы, министрлар кабинеты, Татарстан президенты исеменә чакыру юллаган булса да, алардан бер вәкил дә юк иде.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Килүчеләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр, әмма араларында яшь буын вәкилләрен дә очратырга мөмкин. Таһир – Казан егете. Быел 11 сыйныфны тәмамлый, медицина университетында белем алырга хыяллана. Фамилиясен атамауны сорый, мәктәп җитәкчелегенең мөнәсәбәтен белеп булмый дип аңлата. Азатлык хәбәрчеләре белән саф татар телендә сөйләшә, әмма телне камил белмим дип кыенсына. “Телне дәү әни өйрәтте, әти-әни белән күбрәк русча аралашабыз. Никтер шулай күнегелгән. Өч мәктәп алмаштырдым, өчесендә дә татар телен ничек укытканнарыннан канәгать түгелмен. Аны дәрескә дә санамыйлар. Мин саф татар телле, әмма заманча мәктәптә укырга хыялландым. Казанда андый уку йорты юк. Монда очраклы килеп эләктем, автобуста барганда бер бабай корылтай булуын әйтте, чакырды. Кызыксынып килдем. Мәктәпләр мәсьәләсен күтәрерләр дип ышанам”, ди ул.

Килүчеләр арасында яшь буын вәкилләре дә бар иде
Килүчеләр арасында яшь буын вәкилләре дә бар иде

Биектау районыннан килгән укытучы Фәния ханым Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда беренче тапкыр катнаша. Ул мәктәптәге хәлләргә борчыла.

“Әлегә татарча укытабыз, балалар туган телдә белем ала, БДИны да яхшы гына бирә, әмма татар ата-аналарында да татар теле кемгә кирәк инде дигән күңел төшенкелеге бар. Мәктәпләрдә генә милли мохит саклана ала, өйдә дә, урамда ул юк. Милли мәгариф – төп мәсьәлә”, диде ул корылтай башланыр алдыннан.

Әтнәдән милли мәгариф бүлеге вәкилләре дә бар иде. Түрәләр тарафыннан биредә 100 процентлы татар районы булганга күрә, уку-укыту да туган телдә дип хисап тотса, район вәкиле 8нче сыйныфтан инде уку русчага күчә дип ычкындырды.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Корылтайда чыннан да сүз башлыча милли мәктәпләрнең язмышы турында барды, аларны ачтырырга рөхсәт бирмәгән түрәләр утлы табада сикертелде. Сүз уңаеннан, иң күп сүгелеп искә алынучы түрә Казан башкарма комитетының топонимика бүлеге башлыгы Людмила Андреева булды. Ул татар мәктәпләрен ачтырмауда. төрле каршылыклар тудыруда гаепләнде. Чыгыш ясаучыларның күбесе 1989 елда Казанда бер татар мәктәбе калды дип уфтанган булсак, ул заманнар янә әйләнеп кайтты, дип билгеләде. 2017 елда да Казанда бердәнбер татар мохитле Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе генә сакланып калды дип борчуларын җиткерде.

Милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлова, хатлар яза торгач, Татарстан җитәкчелеген тагын бер татар мәктәбен ачтыруга ирешеп булды, ди. Ул түрәләрдән Казанның Азино-2 бистәсендә яңа татар мәктәбе ачылачагы хакында хәбәр алуын әйтте. Алып баручы: "Һәрбер әби мәктәп ачтыру артыннан йөрсә, татар мәктәпләре саны артачак", дип Гөлфәния ханым эшчәнлеге хупланды.

Сулда: Фәүзия Бәйрәмова
Сулда: Фәүзия Бәйрәмова

Шулай да корылтайда сәяси мәсьәләр дә күтәрелде. Язучы Фәүзия Бәйрәмова, Татар иҗтимагый үзәгеннән башка бер генә оешма да Татарстанны яклап сүз әйтә алмый, диде.

"Милли оешмалардан бердәнбер Татар иҗтимагый үзәк торып калды. Шушы оешма гына милли дәүләтчелек өчен көрәшә. Татарстан әлегә нык аякта басып тора. Әмма җитәкчелекнең ике зур хатасы булды. Берсе – милләтне татар мәктәпләрсез калдыруы, милли мәгарифне зинданга ябу. Икенчесе – Татарстан җитәкчелеге нахакка гаепләнгән мөселманнарны төрмәләргә илтеп тыгуы. Ничек акланырлар? Карагыз, тирә-яктагы республика башлыкларын чүпләп баралар. Бу бит безгә кисәтү. Татарстанны бары тик милли хәрәкәт кенә яклый ала. Фронт сызыгы безнең аша уза", диде ул.

Академик Индус Таһиров, алда уңнан икенче
Академик Индус Таһиров, алда уңнан икенче

Академик Индус Таһиров, федераль үзәк белән Татарстан арасындагы шартнамәне имзалауга ирешергә кирәк, бу хакта күбрәк сөйләргә кирәк, дип белдерде. Шартнамәнең вакыты июньдә чыга. Әлегә кадәр Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да бу хакта дәшми, республика матбугатында да федераль үзәк белән имзаланырга тиешле документның мөһимлеге турында ләм-мим. Халыкның күпчелеге ике арадагы килешүнең нинди файда китерүен дә белми. Кешеләрдә суверенитет түрәләргә генә кирәк булды дигән фикер дә киң җәелгән. Бу шартларда аңлату эшләрен җәелдерү мөһим, ә бу юк. Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та дәшми, читтән күзәтә генә.

Мыскылланган милли хәрәкәт ни өчен кирәк булып чыкты?

Бүген Татарстан авыр хәлдә кала бара. Кемгә таяна ала? Түрә-депутатлар тарафыннан "биш бабай, эшсез фриклар" дип битәрләнгән милли хәрәкәтне терелтү нияте бар, әмма бу кемгә һәм нинди нияттә кирәк, бу эш килеп чыгармы – билгесез.

Бу корылтайны уздыруга акча кирәк, ә милли хәрәкәт кассасы буш. ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт милли хәрәкәтнең хисап счеты да юк, акча күчерү, бирү инде күптән башкарылмый, ди. "Сәфәр" кунакханәсендә 200 кешелек залны аерып алып чара уздыру сәгатенә 2 мең 800 сумга төшә. Аппаратура өчен түләү аерым башкарыла. Зал көн дәвамында кирәк булса, 24 мең сум чыгарып салырга кирәк. Төшке ашка заказ бер кешегә 300 сумнан башлана. Моннан тыш делегатларның бер өлешенә (50 кешегә) кунакханәдә номелар аерып куелган. Бу кем тарафыннан финанслануы кычкырып әйтелми, оештыручылар акча бирүчене югары даирәләр дип кенә атыйлар. Никадәр югары булуына гына төгәллек юк.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстан җитәкчелегенең татарга таянмый мөмкин түгел, ди. “Сәясәт – ул мөмкинлекләрдән куллана белү. Милли хәрәкәткә ярдәм күрсәтелгән икән һәм алар моннан файдаланып идеяләрен тарата икән, бернинди дә куркыныч юк. Татарстан татарларга кирәк, ә җитәкчелер бүген татарларга гына таяна ала. Милли хәрәкәттә идеяле кешеләр. Полиция тарафыннан кыйналсалар да, төрмәгә утыртылсалар да, Татарстанны яклаячаклар.

Ничә еллар дәвамында Татарстанда толерантлык дип сөйләделәр, купшы сүзләр кызганмадылар, әмма чынында халык арасында эш алып барылмады. Республикада яшәүче русларга Татарстанда яшәү күпкә отышлырак дигән аңлату эш булмады. Республиканың гап-гади өлкәгә әйләнүендә татарлар да, руслар оттырачак”, ди ул.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Галим Дамир Исхаков, Татарстан элитасына милли хәрәкәтнең кирәге чыгарга мөмкин, алар таяныч эзли, әмма халык республика җитәкчелеген яклар өчен кыл да селкетмәячәк, ди.

“Милли хәрәкәтнең юкка чыгуының берничә сәбәбе бар. Төп сәбәп – Русиядә демократик шартларның булмавына бәйле. Бүген без совет чоры белән чагыштырганда да авыр хәлдә. Вакытында милли хәрәкәт элитага кирәк булды. Аларны кулландылар. Халык исәбенә баедылар, алар үзләрен генә кайгыртты, ә кешеләр нинди хәерче булды, шулай калды.

Хәлләр куера башласа, халык элитаны якларга чыкмаячак, яки бик кечкенә даирә генә үз сүзен әйтәчәк. Бүген югары даирәләр таяныч эзли, маташып карасыннар. Әмма Татарстанда гражданлык җәмгыятен барлыкка китермичә могҗизага ышанып утыру – ахмаклык. Төрле фиркаләр барлыкка килергә тиеш, шулар арасында милли сегмент та калкып чыга ала”, дип фикерләре белән уртаклашты Дамир әфәнде.

Милли хәрәкәтне эзәрлекләү хроникасы

  • 2010 елның гыйнварында Чаллы милли хәрәкәте лидерларның берсе Дамир Шәйхетдингә 1,5 ел шартлы хөкем карары чыгарылды. Ул нәшер иткән "Чаллы яшьләре" газетасы эшчәнлеге туктатылды.
  • Шул ук елны язучы Фәүзия Бәйрәмова да сынау шарты белән 1 ел хөкем бирелде. Ул җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.
  • 2012 елда милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллинга Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе нигезендә милләтара, рассачалык һәм динара дошманлык тудыруда гаепләп бер ел шартлы хөкем чыгарылды.
  • 2013 елның җәендә Казан хакимияте татар милли оешмалары урнашкан Карл Маркс урамындагы 41нче йортны сатты. Милли хәрәкәт бинасыз калды. Чаллыда да шул ук хәл. Берничә яшьләр үзәге булса да, татар милли хәрәкәте өчен кечкенә бүлмә дә табылмый.
  • 2014 елда Фәүзия Бәйрәмова интернетта урнаштырылган язмалары һәм мөрәҗәгатьләре өчен җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе нигезендә бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән иде.
  • Рәфис Кашапов сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.
  • 2015 елның 21 октябрендә Алабугадагы ТИҮ утырышы узган бинага хокук саклау органнары бәреп керде, милли хәрәкәт вәкилләренә карата көч кулланылды. Соңыннан аларның бу гамәлләрендә “җинаять эшләре ачыкланмады” дигән нәтиҗә чыгарылды.
  • 2017 елның 14 мартында "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.
  • "Вконтакте" челтәрендә 15 язма өчен экстремизмда гаепләнүче "Алтын Урда" хәрәкәте башлыгы Данис Сәфәргалигә карата мәхкәмә эше дәвам итә.

Моннан тыш милли хәрәкәттә катнашучыларга карата административ кодекс нигезендә штрафлар салып буу, өйләрендә тентүләр уздырып, юлда тоткарлаулар оештырып өркетү бара.

* * * *

Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае 1989 елның 17 февралендә Казанда узды. Аның беренче рәисе итеп Марат Мөлеков билгеләнде. Төрле елларда оешма белән Фәрит Уразаев, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Ягъфәров, Тәлгать Бариев, Юныс Камалетдинов, Галишан Нуриәхмәт, Фәрит Зәкиев идарә итте. Бүген ТИҮнең бүлекчеләре Мәскәү, Уфа, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Уфа, Туймазы, Бәләбәй, Оренбур шәһәрләрендә эшли.

8 апрельдә Татар иҗтимагый үзәге рәисе итеп янә Фәрит Зәкиев сайланды. Корылтайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатьләр кабул ителде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG