Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:58

Татар иҗтимагый үзәге президиумы фикеренчә, Гыйлметдинов Бердәм дәүләт имтиханы рус телендә генә булырга тиеш дигән кагыйдәне кире кагуны, Татар милли университетын булдыруны "дауларга бурычлы".

"Рәсми шәхесләр дә, оешмалар да, берләшмәләр дә татар телен республикада бердәнбер дәүләт теле итү тәкъдимен тикшерүне кирәк дип тапмый" дип белдергән депутат Илдар Гыйлметдиновка Татар иҗтимагый үзәге президиумы мөрәҗәгать белән чыкты.

"Сез мөрәҗәгать текстын тулысынча укымагансыз дигән хис туды бездә. Без татар теле алдан уйланылып һәм максатлы рәвештә юкка чыгарыла дип белдерәбез. Татарча сөйләшә белгән татарлар саны 2002 елдан 2010 елга кадәр 1 млн 70 мең кешегә кимегән. Татар теленең мәгариф системыннан алып ташланылуын күрми кала алмыйсыз, аралашу теле буларак та юкка чыга ул. Ясалма тудырылган шартлар аны планетадагы үле телләр рәтенә кертә", диелә Русия Думасына Татарстаннан сайланган Гыйлметдиновка мөрәҗәгатьтә.

ТИҮ президиумы фикеренчә, "татар телен коткару максатында" Гыйлметдинов Европа төбәкләр телләре һәм кече халыклар телләре хартиясен ратификацияләүне, БДИ рус телендә генә булырга тиеш дигән кагыйдәне кире кагуны, Татар милли университетын булдыруны "дауларга бурычлы".

Моннан тыш, ТИҮ татар теле Русиядә икенче дәүләт теле дип игълан ителергә тиеш ди.

"Татар теле язмышы өчен мөһим булган әлеге сорауларга җавап көтәбез," диелә ТИҮ мөрәҗәгатендә.

17 гыйнварда ТИҮ президиумы Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларга, Татарстан Дәүләт Шурасы һәм Казан Шәһәр думасы депутатларына татар телен саклап калыр өчен аны Татарстанда бердәнбер дәүләт теле дип санарга тәкъдим итеп мөрәҗәгать тараткан иде.

Гыйлметдинов әлеге мөрәҗәгать белән чыккан ТИҮ әгъзаларын "тормыштан артта калган кешеләр" дип атады.

XS
SM
MD
LG