Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ татар телен Татарстанда бердәнбер дәүләт теле дип игълан итәргә чакыра


Татар иҗтимагый үзәге президиумының Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт шурасы һәм Казан Шәһәр думасы депутатларына мөрәҗәгатендә татар телен саклап калыр өчен аны Татарстанда бердәнбер дәүләт теле дип санарга тәкъдим ителә.

Татарстанда "1990 елдан башлап "саклау һәм үстерү турында програмнар" кабул итеп, күз буйыйлар, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен бернәрсә дә эшләмиләр. Шул ук вакытта Татарстанда 699, ә Русиядә 4000 татар мәктәбе ябылган, ТДГПУда, КФУда татар факультетлары ябылды. Татарстан Дәүләт шурасы 26 ел дәверендә үзенең утырышын татар телендә оештыра алмады. Казан Шәһәр думасында синхрон тәрҗемәне бетерделәр, анда бүгенге көндә рәсми рәвештә бер дәүләт теле - рус теле. Татарстан башкаласы мәҗлесендә татар телендә чыгыш ясап булмый!" диелә мөрәҗәгатьтә.

ТИҮ әгъзалары белдерүенчә, татар телен саклап калуның юлы - татар телен бердәнбер дәүләт теле дип игълан итү. Бу уңайдан алар матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә фикер алышырга чакыра.

"Татарстанда бер дәүләт теле булырга тиеш - татар теле. Бу артык кискен чара һәм котырту дип, уйлыйсызмы? Татар телен коткару турында сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар? Сөйләшик, киңәшләшик", диелә мөрәҗәгатьтә.

XS
SM
MD
LG