Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ җыены татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү тәкъдиме белән чыгачак


8 апрель Казанда Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге җыены узачак. Анда татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү турында тәкъдим ясау көтелә.

Татар иҗтимагый үзәге җыенында делегатлар Русия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлү турындагы яңа шартнамәгә үз тәкъдимнәрен дә әзерләмәкче. Моннан тыш, татар телендә белем бирү, татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру мөмкинлеге турында да сөйләшмәкчеләр. Җыенда шулай ук Татар милли университеты ачу һәм татар телендә федераль телеканал булдыру турында фикер алышачаклар.

Җыенда Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Оренбур, Чиләбе, Свердлау, Ульян, Пенза һәм Киров өлкәләреннән делегатлар килүе көтелә дип хәбәр итә оештыру комитеты.

17 гыйнвар ТИҮ президиумы Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган депутатларга, Татарстан Дәүләт шурасы һәм Казан шәһәр думасы депутатларына татар телен саклап калыр өчен аны Татарстанда бердәнбер дәүләт теле дип санарга тәкъдим итеп мөрәҗәгать тараткан иде.

Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов әлеге мөрәҗәгать белән чыккан ТИҮ әгъзаларын "тормыштан артта калган кешеләр" дип атады.

XS
SM
MD
LG