Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка каршы чыккан Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы "гаскәрне кимсетү" һәм "нацизмны аклауда" гаеплиләр


Зөлфия Ситдыйкова
Зөлфия Ситдыйкова

Җәмәгать мәхкәмәсе вәкилләре фикеренчә ул шәфкатькә лаек түгел.

Бүген, 7 майда җәмәгать мәхкәмәсе (присяжныйлар коллегиясе) сугышка каршы чыккан Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың эшенә карата үз карарын әйтте. Активистны "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" шигарләре язылган плакатлар өчен "нацизмны аклау" һәм ил гаскәрен "кимсетү"дә гаеплиләр.

Сигез кешедән торган коллегия Ситдыйкованы шәфкатькә лаек түгел һәм гаепле дип тапты. Алар киңәшү бүлмәсенә китеп, карар игълан ителгәнчегә кадәр ярты сәгатьләп вакыт үтте.

Мәхкәмә ахыргы карарын 13 майда чыгарыр дип көтелә.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкова эшен 18 апрельдә карый башлады. Туберкулезга каршы республика диспансеры юлламасы булса да, аны үзләрендә тикшерүдән һәм яткырудан баш тартты. Соңрак "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе диспансерда Ситдыйкованы кабул итмәгән баш табибның күп еллар Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) оешмалары каршындагы хастаханәләрдә эшләвен ачыклады.

  • 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
  • Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
  • Былтыр 28 апрельдә активистны башка бер активист белән бергә Урицкий паркында тоткарладылар. Имеш ул Икенче дөнья сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында пикет уздырмакчы булган. Ситдыйковадан "9 waй" дигән кәгазь тартып алдылар. Бу плакат соңрак гаскәрне кабат "кимсетү" һәм "нацизмны аклау" турындагы җинаять эшләренең нигезенә ятты.
  • Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG