Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда берничә активистның өендә тентүләр узды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тентүгә дучар булганнар май аенда Польшадагы Русия илчесенә кызыл буяу сибү видеосына бәйле рәвештә ачылган террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителә.

9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның өендә тентүләр узган, бу турыда ОВД-
Инфо хәбәр итә. Алар Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узган. Русия тикшерү комитеты террорчылыкны һәм Русия хакимияте вәкилләренә карата көч куллануны аклау маддәсе (Җинаять кодексының 205.2нче маддәсенең 2нче өлеше) нигезендә җинаять эше ачкан иде. Әлеге эш нигезендә 17 августта Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән элек һәм хәзер хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү узган иде.

Бүген Казанда Татарстан күзәтүчеләр ассоциациясе координаторы Дмитрий Первухин өен тентегәннәр һәм аннан сорау алганнар. Моны әлеге оешма шурасы әгъзасы Гөлназ Равилова хәбәр иткән.

Шул ук эш нигезендә Казанда Сылдыс Сундуй-оол фатирында да тентү һәм сорау алу узган. Аның өч ноутбугын, телефонын, ике систем блогын, 90нчы еллар турында тарихи лекцияләр кулъязмаларын, эш бирүче белән килешүен һәи сим-картасын алып киткәннәр. Ул 6 мартта Русиянең Украинага каршы агрессиясен хөкем итү чарасында катнашкан булган.

Шулай ук Казанда яшәүче Ксения Уразаеваның фатирында тентү уздырып аның да электрон җиһазларын алып киткәннәр.

Тентү Зөлфия Ситдыйкова фатирында да узган, аның да электрон җиһазларын алганнар. Ситдыйкова фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килгән. Ул да террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителә.

8 сентябрьдә шул ук эш нигезендә тентү Алабугада яшәүче эшмәкәр, публицист һәм блогер Ленар Мифтаховның өендә дә узды. Әлеге тентү һәм аннан соң булган сорау алу турында Мифтахов Азатлык радиосына әңгәмәдә үзе сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG