Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленар Мифтахов тентүдән соң: "Үз карашларымнан беркайчан да баш тартмаячакмын"


Ленар Мифтахов

Алабугада яшәүче эшмәкәр, публицист һәм блогер Ленар Мифтаховның өендә тентү узган һәм аннан сорау алганнар. Аңа май аенда Польшада Русия илчесенә кызыл буяу сибү видеосына бәйле җинаять эшендә шаһит булуын әйткәннәр.

Алабугада яшәүче эшмәкәр, публицист һәм блогер Ленар Мифтаховның өенә 8 сентябрь иртәсендә ФСБ һәм Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре тентү белән килгән һәм ФСБ бүлегенә алып китеп, сорау алган. Мифтахов моның сәбәбен һич аңлый алмавын әйтә. Аннан бу елның маенда Польшадагы Русия илчесенә кызыл буяу сибү сурәтләнгән видео һәм Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре турында сораганнар.

Азатлыкка билгеле булганча, Тикшерү комитеты террорчылыкны һәм Русия хакимияте вәкилләренә карата көч куллануны аклау маддәсе (Җинаять кодексының 205.2нче маддәсенең 2нче өлеше) нигезендә җинаять эше ачкан. Әлеге эш Youtube каналында чыккан, Азатлык һәм Idel.Реалии-га бернинди бәйләнеше булмаган бер видеога бәйле. Алабугада яшәүче эшмәкәрне хәзер бу эшкә шаһит буларак җәлеп итәләр һәм шаһитнең өендә тентү уздыралар. 17 августта Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән элек һәм хәзер хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү узган иде.

Азатлык Ленар Мифтаховтан аның өендә узган тентү һәм сорау алу турында сөйләште.

— Тентү ничек узды, нәрсә эзләделәр?

— Иртүк, 6:20ләр тирәсендә килеп керделәр. Тентүчеләр гел шулай иртә килә бит. ФСБдан ике, Экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән ике хезмәткәр һәм полициядән берәү килде. Бөтен бүлмәләрне карап чыктылар, бары минем бүлмәне генә тентеделәр. Китапларны карап чыктылар, тыелган китап тапмадылар. Телефонны, ноутбукны, өч хәтер дискын алдылар. Юыну, киенү мөмкинлеге бирделәр. Аннан ФСБ бүлегенә алып киттеләр. Анда бер сәгатьләп сорау алганнан соң кайтарып җибәрделәр, электрон җиһазларны экспертизага җибәрергә кирәк дип алып калдылар. Анда минем бөтен аккаунтлар ачык иде, шунда ук кереп актарына башлаганнардыр дип уйлыйм.

— Сорау алу нәрсә уңаеннан булды, нәрсә әйттеләр?

— Ни теләгәннәрен үзем дә аңламадым. Аларны иң кызыксындырган нәрсә шул иде: Азатлык радиосы журналистларын беләмме? Русиянең Польшадагы илчесенә һөҗүм турында видеоны кем элгәнен белү-белмәвемне дә сорадылар. Ә мин Азатлык радиосыннан бик ерак кеше. Кайбер журналистларны белсәм дә, алар белән аралашмыйм. Бары бер мәртәбә "Керпе юлы" турында интервью биргән идем. Бу сорауларга бик гаҗәпләндем. Бу бары сылтау гына булгандыр дип уйлыйм. Күрәсең, аларның тикшерүдәге бер эше булганга, шул эш кысаларында, мине дә бәйләп, минем ноутбугымда һәм телефонымда казынырга теләгәннәрдер. Башка аңлатма таба алмыйм.

— Ә ул видеога сезне ничек китереп бәйләргә тырыштылар? Сорауларыннан нәрсә дә булса аңлашыла идеме?

— Мин башта нинди видео турында сүз барганын аңлый да алмадым. Аларны ул видеоны ачып күрсәтергә мәҗбүр иттем.

— Аңарчы ул видеоны күргәнегез дә юк идеме?

— Карагач, таныш видео икәнен аңладым инде, бик күп видеолар күрәбез бит, бөтенесен дә хәтерләп бетереп тә булмый. Әмма нигә мине аңа бәйләүләрен аңлый алмыйм. Бәлки ул видео астына берәр коммент язган булганмындыр, хәтерләмим инде. Ул сорау алучылар үзләре дә миннән ни теләүләрен аңлап бетерми. Аларның максаты миннән сорау алу түгел, ә мин тиз генә башка компьютердан кереп аккаунтларны бикләмәсен өчен, мине сорау алу бүлмәсендә күпмедер вакыт тотып тору, вакыт сузулары гына булгандыр дип уйлыйм. Чөнки биргән сораулары бигрәк мәгънәсез иде, Азатлык хезмәткәрләрен беләсеңме, янәсе. Мин төрле җирләрдә күп журналистларны беләм. Моның нинди катнашы бар соң? Алар моны тикшерү комитеты кушуы белән эшли. Аларның бу тикшерү эше материаллары белән таныш булмаулары, бу теманы үзләре дә аңламаулары, бары кушканны башкаручы гына булулары сизелә иде. Төп бурычлары — өйгә килеп телефонны һәм ноутбукны алып китү. Әллә ни тырышмаулары күренеп тора иде. Тентү уздырган булып күренергә тырыштылар инде. Эш өстәлендә ни ятса — шуны алып киттеләр.

Сорау алу протоколында минем җавабым кыска булды: Объектив-ТВ каналына янәсе Азатлык радиосы журналистларының "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео чыгаруы турында әйтер сүзем юк, Азатлык радиосында эшләмим, ул видеоны кем әзерләгәнен һәм чыгарганын белмим, Русия илчесенә һөҗүм турында хәбәрне интернеттан гына күрдем, ул вакытта Польшада булмадым, ул һөҗүмгә катнашы булган кешеләрне белмим.

— Сезне эзәрлекләүнең төп сәбәбе нәрсә дип уйлыйсыз?

— Мине эзәрлеклиләр дип әйтмәс идем. Мин күренекле публицист та, сәясәтче дә түгел. Бик тыйнак кешемен, Facebook-та да аудиториям зур түгел, Telegram каналыма язылучылар да күп түгел. Украинадагы хәлләргә, илдәге сәясәткә, Путинга, Миңнехановка карашым ошамагандыр дип уйларга була. Урамда да мин үз карашымны еш белдерәм. Мин урамда кешеләрне туктатып, "Z" тамгасы белән йөрмә дип, футболкасын салырга мәҗбүр итә алам. "Z" тамгалы машиналарга да ризасызлыгымны белдерәм, "Украинага — дан!" дип тә кычкыра алам. Күптән түгел шуның өчен "Росгвардия" хезмәткәрләренә дә бәйләндем. Моңа кадәр бу шома гына үтте. Күрәсең, мәгълүмат җыела килгәндер дә, шуңа бәйле рәвештә килгәннәрдер. Ә бәлки миннән көнләшүче кешеләр соравы белән эшләнгәндер, кемдер әләкләгән булырга мөмкин. Сәбәбе төрле була ала. Мин куәт структуралары кызыксынуын уятырлык зур шәхес түгел. Безнең Татарстанда да, Русиянең башка төбәкләрендә дә ни уйлаганнарын турыдан-туры әйтүче, миннән күпкә танылганрак журналистлар да, сәясәтчеләр дә бар. Һәм алар әле дә иректә. Бу тентүне сәясәткә һич тә бәйләп карамыйм. Мин андый зур кеше түгел. Видеога бәйле тентү белән килүләре бер сылтау гына, ә чын сәбәбен аңламыйм.

Һәм гомумән, мин бу эштә шаһит буларак кына канташам. Тентү уздыруларын, телефоным белән компьютерымны алуларын һич аңлый алмыйм, мин шаһит кенә бит. Әлегә адвокат белән сөйләшмәдем.

— Сез Facebook-та күп кенә нәрсәләрне үз исеме белән атыйсыз. Урыс танкларының машиналарны таптатуын күрсәтүче видео да чыгардыгыз. Урыс армиясен дискредитациялисез димәделәрме?

— Мин журналистикада 20 елдан артык эшләдем, җинаятьчелек һәм башка күп кенә темаларга да яздым. Бик сак яза беләм. Һәркемгә бөтен нәрсә аңлашылырлык була, шул ук вакытта бәйләнерлек берни дә булмый. Шуңа күрә саксызлык белән кайдадыр ярамаган нәрсә язганмындыр дип уйламыйм. Тотып алырлык сүз таба алмауларына да ачулары киләдер, бәлки. Икенче яктан, алар теләсә нинди экспертиза ясатып, теләсә кайсы сүзне үзләренә кирәк якка бора ала, ансын да аңлыйм. Мин бик сак язам. Сак язуымны ФСБ хезмәткәре дә таныды, мине укып баралар дип аңладым.

— Алга таба ничек эш итәргә җыенасыз? Электрон җиһазларыгызны кайтаруны сорап мөрәҗәгать итәчәксезме?

— Сорарга кирәк булачак. Бөтен эш тоткарланып калды. Эшмәкәрлегем белән бәйле килешүләрне кичтән әзерләп, иртән принтерда бастырырмын дигән идем, бөтен килешүләр дә компьютерда китеп барды. Бер эшне дә эшләп булмый. Бөтен язышулар, түләү хисаплары, документация компьютерда. Бинаны җылыту эшләре белән бәйле килешүләр дә шунда. Көн саен акрынлап китап яза идем. Язылып бетмәгән китабым та аларда. Шактый проблемнар чыгардылар.

— Репрессия машинасы үз юлы белән кыркый бара, ул сезгә хәзер килеп җиткәнгә, аңа очраклы рәвештә генә эләктем дип уйламыйсызмы?

— Репрессия машинасы теләсә кемгә килеп җитә алуы аңлашыла. Әмма махсус хезмәтләрдә бик ахмак кешеләр эшләми бит. Минем кебек, күпләргә билгесез кешене популярлаштырып, танылган оппозиционер ясау кирәкме соң аларга? Мондый гамәлләр бары тик мине таныта гына. Моңарчы мин Русия хакимиятенә эзлекле рәвештә каршы чыга, Татарстан суверенитетын гел яклый идем. Әмма беркайчан да сәясәткә үрмәләмәдем, үземне киң танытырга тырышмадым. Кешеләрнең игътибарын миңа җәлеп итү алар өчен файдага түгел.

— Әмма Украинадагы сугышка каршы чыгучыларның эзәрлекләнүе, хөкем ителүе турында хәбәрләр көн саен чыга тора, мондый активлык белән шөгыльләнгән өчен нәрсә булуы турында ишетеп, укып беләсездер. Facebook-та язганнар өчен килергә мөмкиннәр дип курыкмадыгызмы?

"Берегез дә дәшмәде", димәсеннәр өчен, кемдер әйтергә тиеш

— Алар килергә мөмкин дип, мин инде 24 февральдән бирле көн саен көттем. Әмма курыкмадым һәм курыкмыйм. Нинди генә сынаулар аша узарга туры килсә дә, үз карашларымнан беркайчан да баш тартмаячакмын. Миңа нидер булса, гаиләмә, балаларыма ни булыр дип борчылам, әмма курыкмыйм. Якын туганнарым да әйтә, "Ленар, җитте, тукта", диләр. Дәшми торырга ярамый. Үз карашыбызны әйтергә кирәк. Алайса киләчәктә без бүгенге хәлләр белән килешкән кешеләр булып чыгачакбыз. "Берегез дә дәшмәде бит", диячәкләр. "Берегез дә дәшмәде", димәсеннәр өчен, кемдер әйтергә тиеш. Әйткәнемчә, мин сәясәтче дә түгел, анда омтылмыйм да. Әмма буш минутым була икән, үз сүземне һичшиксез әйтәм. Ата-бабаларыбызның куркып яшәве дә җиткән инде. Куркып, дәшми тору ул — абруеңны, намусыңны югалту. Ирләрчә түгел ул.

— Моңарчы куәт структураларының сезгә игътибары булганы бар идеме?

— Өченче ел Азат Русия форумында онлайн катнашып чыгыш ясаган өчен былтыр прокуратура миңа экстремизм турында кисәтү ясаган иде. Мин анда федерализм ничек булырга тиешлеге турында үз фикерләремне әйткән идем.

— Кайбер милли активистлар ул форумда катнашучылар урыс булмаган милләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртмый, империяне саклап калып демократиягә ирешергә тели, ә ул мөмкин түгел дип белдерә.

— Азат Русия форумнарының империяне саклап калырга тырышуы турындагы фикер белән килешәм. Ә мин аның җимерелүен телим. Әйе, безнең юлыбыз аларныкы белән бер үк түгел. Әмма анда Харун Сидоров, Вадим Штепа кебек минем фикердәшләрем дә катнашты һәм алар Русиянең киләчәген мин күргәнчә күрә. Алар империяне җимереп, федерация яки конфедерация төзергә тели, ничек булачагын төбәкләр үзләре хәл итәр. Андый кешеләр белән аралашу кирәк. Ә Ходорковский кебек империяне саклап калырга тырышучы башкалар белән эшебез уртак түгел. Алар илдә нинди процесслар барганын, төп халык булган урыслар белән ни булганын да белми. Безгә үз проблемнарыбызны чишү өчен әле бу территориядә күпчелекне тәшкил итүче урыс халкына да үз проблемнарын чишәргә ярдәм итү кирәк булачак. Шуңа күрә Азат Русия форумында элек катнашканым өчен үкенмәсәм дә, анда хәзерге компания булганда, аның белән бернинди дә уртак эш алып барасым килми.

— Русияне киләчәктә нәрсә көтә?

— Украинада кешеләрнең һәлак булуы кызганыч. Шулай да Путин — бүләк дип уйлыйм, һәм без аны дөрес бәяләргә тиеш. Чөнки ул империяне җимерү өчен бөтен нәрсәне эшләде, туктатып булмаслык процессларны башлап җибәрде. Русиянең империя буларак киләчәге юк. Мондый дәүләт иң күп дигәндә тагын 15 ел гына яши алачак, шуннан күбрәк була алмый. Әмма ул күпкә иртәрәк юкка чыгар дип уйлыйм.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG