Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленар Мифтахов: "Русия республикалар федерациясенә әйләнергә тиеш"


Ленар Мифтахов

Татарстанда "Керпе юлы" дигән иҗтимагый оешма төзегән Ленар Мифтахов Русия төбәкләре суверенитет алмыйча, Татарстан бәйсез була алмаячак дип саный. Ул Хабаровскида суверенитет даулау хәрәкәте инде башланды дигән фикердә. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

— Ленар әфәнде, ни сәбәпле "Керпе юлы" дигән оешма оештырырга булдыгыз? Оешмага кемнәр керә, нәрсәләр эшлисез?

— "Керпе юлы" оешуы әле рәсми игълан ителмәде. Безнең инициатив төркем бар, күбрәк Facebook-та аралашабыз. Шуңа әлегә Facebook-тагы җәмгыять кебек хәрәкәт итәбез һәм тарафдарлар туплыйбыз.

— Нинди өлкәдә тарафдарлар?

Русиядә хакимияткә федералистлар килмичә, бернинди туган тел турында да сүз йөртү мөмкин түгел

— Кайберәүләр безгә суверенитет кирәкми, безгә татар теле өчен көрәшергә кирәк, ди. Алар ничек көрәшергә җыенадыр, аңлашылмый. Бездә еш кына тел мәсьәләсен күтәрәләр, әмма Татарстанда бәйсезлек булмаса, аны хәл итеп булмаячак. Бәйсезлек ким дигәндә 1990 еллар башындагы дәрәҗәдә булырга тиеш. Башка милләт вәкилләренең татарларның нинди хәрефтә язачагын, гомумән балаларын нинди телдә укытачагын хәл итүе дөрес түгел бит инде. Бу диктат нәрсә белән бәйле? Татарстанның бәйсезлеге булмау белән. Шуңа бәйсезлек мәсьәләсен хәл итү кирәк.

Кайберәүләр татар теле белән килеп туган хәлдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны гаепли. Бу көлке. Миңнеханов — Мәскәү вертикале вәкиле. Мәскәү ни әйтсә, ул шуны эшли. Шуңа аны гаепләүдән мәгънә юк. Безгә Миңнеханов белән түгел, ә империячел позицияләрдә торган федераль хакимият белән көрәшү кирәк.

Әлегә Русиядә хакимияткә федералистлар килмичә, бернинди туган тел турында да сүз йөртү мөмкин түгел. Без хәзер Facebook-та федерация төзергә теләүчеләрне туплыйбыз. Башка төбәкләрдәге шундый кешеләр белән элемтәгә керәбез.

— Алар кемнәр, кайсы төбәкләрдә яши?

— Чын федерация төзергә теләүчеләр Хабаровскида гына түгел, ә бернинди гауга булмаган Үзәк Русиядә дә яши. Алар федератив фирка булдыручылар. Мин үзем әлегә федератив фирка тарафдары түгел, чөнки аларның идеяләре мине канәгатьләндерәчәкме, юкмы, белмим. Алар әле програм документларын кабул итмәгән. Документларында урыс булмаган республикалар позициясе ачыктан-ачык чагылмаса, андый фиркане якларга ярамый. Шул ук Алексей Навальный әлеге теманы һәрвакыт уратып уза. Әмма без бит болай да калмаган суверенитеттан күпсенүе аркылы аның ишарәсен сизәбез. Аларга Татарстанның республика буларак хәрәкәт итүе ошамый. Хәтта федерация яклы кешеләрнең дә кайберләре милли халыкларның үз милли республикалары булуына каршы.

Безнең түрәләр заманында үзләре дә ассеметрик федерация, кыска вакытка булса да ирешкән бәйсезлек белән мактаналар иде. Әмма проблема шунда — алар булса да, бик кыска вакытка гына була. Әгәр Татарстан үз хокукларын кабат яулап алырга тели икән, шундый ук хокукларның башка төбәкләрдә дә булуы турында уйларга тиеш. Татарстан эчендә генә Татарстан проблемнарын хәл итү мөмкин түгел. Аны гомумфедераль дәрәҗәдә генә хәл итү мөмкин.

Чын федерация төзү өчен урысларның теләге кирәк

Русиядә күпчелектә урыслар яши, шуңа безнең проблемнарны хәл итү өчен федерация төзү кирәк, ә чын федерация төзү өчен урысларның теләге кирәк. Мин моны бер ел элек үк әйткән идем, менә хәзер без Хабаровскидагы хәлләрне күрдек. Бу — беренче ишарә. Урыс кешеләре инде өлгереп килә. Моннан нәрсә килеп чыгачагын без әле белмибез. Әгәр урыс өлкәләре суверенитет алса, мисал өчен үз хокукларын белдереп Хабаровски демократик республикасы, Вятка республикасы, Курган республикасы барлыкка килсә, татарларга файдагы гына булачак.

Татарлар 1990 елда сәяси милләт буларак җитлекте. Урыс төбәкләрендә бу булмады. Татарстанда безнең проблем башкада. Безнең Татарстанда күпмилләтле халык яши, әмма сәяси мәгънәдә таркалу бара. Мин бу хакта ярты ел элек яздым. Башка шәһәрләрдә урыс халкы үз суверенитетын һәм Русия федерализациясен таләп итә башлагач, нәкъ милли республикалардагы урыслар моңа каршы торачак. Хәзер моны без Татарстанда күзәтәбез. Чөнки империячел рух белән сугарылган урысларда Татарстандагы 1990 елга карата реваншизм барлыкка килә.

Кыскасы, Татарстан югалткан суверенитетны кайтару өчен урыс төбәкләре, белән чын федерация төзү турында сөйләшергә тиеш.

— Русия төбәкләренә суверенитет кирәк дип саныйсызмы һәм ни өчен кирәк?

— Аның өчен алар җитлегергә тиеш. Әмма инде хәзердән үк теләгән кешеләр бар. Әйткәнемчә, хәзер Русиядә федератив фирка төзелү белән кызыксынабыз. Аны урыс кешеләре булдырырга тырыша. Алар нинди өндәмәләр белән чыгачагын без әле белмибез. Федерацияне штатлар буларак оештырырга мөмкин. Мисал өчен Татарстан республикасы урынына без Казан республикасына ия була алабыз. Ягъни хокуклар күп булачак, әмма бу республикаларда бернинди милли юнәлеш булмачак.

Федерация ул бары халык тарафыннан астан гына барлыкка килергә мөмкин

"Керпе юлы" федералист оппозиционерлар белән алып барган диалогта урыс булмаган республикаларның мәнфәгатьләрен җиткерә, чөнки анда төрле идеяләр бар. Русияне җиде республикага бүләргә кирәк дигән тәкъдимнәр дә бар. Әмма мәсьәлә шунда — аны кем бүләр? Федерация ул бары халык тарафыннан астан гына барлыкка килергә мөмкин. Әгәр югарыдан булдырырга телиләр икән, ул Екатерина II реформасы кебек булачак. Ниндидер чикле ирекләр биреләчәк тә, шуның белән шул. Ә халыкка ул кирәкми.

Урыс милләтчеләре арасында урыс халкының сәяси милләткә әйләнә алмавына борчылучылар күп. Алар бу проблемны ничек хәл итү турында уйлый башлады һәм урыс халкы берничә сәяси милләттән торачак дигән фикергә килде: сибиряклар, Ерак Көнчыгышта, Үзәк Русиядә яшәүчеләр һәм башкалар. Мисал өчен алманнар кебек. Шул ул австриялеләр, швейцариялеләр бар. Алар барысы да алман халкына керә, шул ук вакытта үзләрен төрле сәяси милләткә кертә.

Әгәр урыслар арасында урыс федератив дәүләтләрен булдыру идеясе алга чыкса, без татарлар ничектер анда кереп китәргә тиеш булачакбыз, әмма без татар милләтенең дә берничә төркемгә бүленәчәген истә тотарга тиеш. Татарлар Татарстаннан читтә урыс дәүләтләрен төзүдә актив катнашучылар булсын һәм шул ук вакытта татар халкы белән элемтәне югалтмасын иде. Әлбәттә моны аңлатуы авыр, чөнки әле бу хакта аз билгеле.

— Татарларның берничәгә бүленүен ничек күз алдына китерәсез?

Мисал өчен Идел буе республикасы барлыкка килә ала

— Мисал өчен Идел буе республикасы барлыкка килә ала. Без татарларга бу бик мөһим. Ул урыс республикасы булачак, әмма анда татарларның саны бик югары булачак. Әгәр Идел буе республикасы чикләренә Самар, Ульян, Пенза, Сарытау өлкәләре берләшсә, Татарстанга һәм анда яшәүче татарларга бу отышлы булыр иде, чөнки анда татарларның күп өлеше яши. Урыс республикасы булса да, татарлар ниндидер милли автономиягә дәгъва итә алырлар иде.

Татарстанда бит татарларның 25 проценты гына яши. Һәм безгә Татарстан барлык татарларның ватаны дип сеңдерергә тырышалар. Шул ук вакытта Татарстаннан читтәге татарлар мигрантлар кебек кала. Ни өчен Татарстан чит төбәктәге татарлар өчен мәдәни чаралар уздыруга финанс ярдәм күрсәтергә тиешлеге миңа аңлашылмый. Мисал өчен Түбән Новгород татарлары чаралары өчен өлкә бюджетыннан акчалар бүленүе зарур. Татарстан бу эштән читләшергә тиеш түгел, ниндидер координация эшләрен алып баруы мөһим, әмма аның белән Дөнья татар конгрессы шөгыльләнүе мөһим. Бу координация эше Татарстан бюджетыннан алып барылырга тиеш, моның бернинди дә начарлыгы юк.

Татарлар федерализация яклы булган урысларны эзләп табарга һәм урыс республикаларын булдыруга ярдәм итәргә тиеш

Татарлар асаба халык булган башка төбәкләрдә дә милләттәшләребез үзләрен андагы бер өлеш буларак хис итүе мөһим. Шуңа татарлар федерализация яклы булган урысларны эзләп табып урыс республикаларын булдыруга ярдәм итсә яхшы булачак. Русия республикалар федерациясенә әйләнергә тиеш. Мисал өчен Түбән Новгород урыс республикасы, Пермь урыс республикасы дигән исемнәр йөртсә дә, бернинди куркыныч юк. Урыс сүзе куркытмаска тиеш. Татарстан да бит татарларның гына дәүләте түгел. Татарстанда яшәгән башка милләт халкының да республиканы дошмани түгел, ә үзенеке кебек кадерле итеп кабул итүләрен телим.

— Татарлар саны бик аз санда булган төбәкләр дә бар бит...

— Андый төбәкләрдә татарлар инде шул социаль мәсьәләләрне хәл итүдә генә катнаша алачак. Мәдәни яктан алар берни хәл итә алмаячак. Монда берни эшләп булмый.

— Алар югалачак, ассимиляцияләнәк.

— Әлбәттә ассимиляцияләнәчәк. Шуңа татарлар, ана телен булмаса, һичъюгы үзаңын сакласын өчен балалар гаилә кора башлаганчы Татарстанга күчәргә тиеш. Инде өйләнгәч соң булачак. Минем әти-әнием дә без мәктәпне бетергәч җыенып Татарстанга күчкән. Әгәр анда калган булсак, хәзер балаларым якшәмбе көнне чиркәүгә йөрер иде.

— Сез суверенитет астан, төптән төзелергә тиеш дип әйттегез, әмма халык хәзер дәүләткә шулкадәр ышанган, берни уйлыйсы килми.

Татарлар артык пешеп тәмсезләнә башлаган җиләк дәрәҗәсенә килеп җитте

— Татарлар артык пешеп тәмсезләнә башлаган җиләк дәрәҗәсенә килеп җитте. Кызыл, әмма тәме киткән җиләкләр була бит. Татарлар суверенитет һәм федерализация өчен көрәшкәндә, урысларның инкыйлабка кадәр булган империячел идеяләре популяр иде. Бу 90нчы еллар башында булды. Шуңа Татарстандагы суверенитетка бик дошманча карыйлар иде, хәтта хәзер дә шулай. Навальный фильмында да Татарстанга, татар халкына нинди мыскыллау, кимсетү белән караулары сизелә. Навальный ул империячел. Шундый булды һәм булып кала. Ул татарлар өчен Путиннан да яманрак.

Заманында алар Үзәк Азиядән котылганына шатланды. Совет берлеге таркалу татарларны сан ягыннан икенче урынга чыгарды. Әмма йогынты, тәэсир итү ягыннан татарлар икенче урынга чыга алмады, кызганыч.

— Ни сәбәпле?

— Чөнки татарлар бары Татарстанда гына сәяси активлык күрсәтте. Безне Татарстаннан башка берни кызыксындырмады. Русия пропагандистлары исем-фамилияләренә карагыз, анда украин, әрмән, яһүд исемнәре бар, ә татарныкы юк дәрәҗәсендә. Мәскәү дәрәҗәсендә эффектив татар лоббиен булдыра алмадык.

Без Мәскәүдә лоббины булдырмаганга, хәзер алар безгә килде

Без Татарстанда үз җәннәтебезне булдырып, шунда гына яшәрбез кебек тоелды. Татарстан читендә нәрсәләр булып ятуы безгә кагылмый кебек иде. Әмма без Мәскәүдә лоббины булдырмаганга, хәзер алар безгә килде. Башта алар Татарстанда мөфти Госман Исхакыйны алып атты. Барысы да шуннан башланды. Шул вакытта Татарстан суверенитетына каршы көрәш башланды. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә ул вакытта Татарстанда булмаган радикализмга каршы көрәшүчеләрнең берсе буларак истә калды.

— Навальныйның соңгы видеосының нәкъ Татарстан президенты сайлавы алдыннан чыгуы нәрсә белән бәйле? Кремль заказымы?

— Навальныйның андый видеолары сайлау алдыннан Новосибирски, Томски турында да чыкты. Күп шәһәрләр турында булды. Ниндидер заказ дип уйламыйм. Бәлкем ниндидер спонсорлары булгандыр. Навальный моны чын күңелдән эшләгән. Видеоның ничек башланганын күрәбез бит. Суверенитет республиканы талау өчен булдырылган дигән мәгънә салына. Навальный ул — дошман.

— Кемгә дошман?

— Урыс булмаганнарга дошман. Ул бит идарәгә тормышны яхшырту өчен килергә теләми, урыс дөньясын булдырырга килмәкче. Аның максаты — Татарстан элитасы белән халкын бер-беренә каршы маңгайга-маңгай чәкештерү. Ул хакимияткә килсә, Татарстан республикасы инде булмаячак.

— Урыслар дигәннән, сез яшәгән Алабуга каласы күбрәк урыс шәһәре буларак билгеле. Моның белән килешәсезме?

— Урыслар аны урыс шәһәре итеп күрсәтмәкче була. Монда урыслар саны һәрвакыт чагыштырмача югары булды. Хәтта совет чорында да, ТАССР булуга карамастан, монда татарларны мыскыл иткәннәр. Чынлап әйткәндә, ә Казан урыс шәһәре түгелме, Чаллы түгелме? Безнең Татарстанда бөтен шәһәр мохите урысныкы.

— Алабугада адым саен Шишкин һәм Дурова белән бәйле истәлекләр. Татарлык өчен тырышучылар бармы?

— Мин нәрсә белән шөгыльләнәм дисез? Хәзер XIX гасыр, беренче мулла турында мәгълүмат таптым. Мәкалә яздым. Төбәкне өйрәнү белән шөгыльләнәм.

Алабуга татарлар өчен изге мәгънәгә ия, чөнки Казан тарихын алсаң, Казанның егылу символы булып нәкъ Алабуганың егылуы торган. Сөембикә белән Кол Шәриф Алабугага килгән һәм Казанның егыласын алар Алабугада ниндидер рухлардан белгәннәр дип язалар. Шуңа татарлар өчен дәүләтебезнең торгызылуы Алабугадан, нәкъ дәүләтебезне югалта башлаган урыннан башланырга тиеш.

Шишкин, Дурова булуы мөһим түгел, ә татарларның аларга карашы мөһим

Шишкин, Дурова дибез, әмма Казанда андый исемнәр тагын да күбрәк. Бу элекке колониаль шәһәрләр өчен нормаль хәл. Урыс колонизациясеннән соң башкача була да алмый. Монда бит Шишкин, Дурова булуы мөһим түгел, ә татарларның аларга карашы мөһим. Әгәр без аларны үзебезнеке дип кабул итәбез икән, бу менә проблем, әгәр аларга ят мәдәният буларак карыйбыз икән, ул вакытта барысы да тәртиптә.

Монда проблем башкада — татарлар мәдәниятне алга җибәрә алган тармакларны игътибарга алмый. Алабугада бердәнбер җитди топоним булган "Мәйдан"ны Гуляй-парк дип үзгәрттеләр. Башка топонимнар юк. Мин элекке Алабуга топонимикасы турында китап язам һәм бу теманы бик яхшы беләм. Бездә татар мәдәниятенә багышланган бер генә музей да юк. Заманында татар мәхәлләсе музее булдырмакчы идем, бик яхшы идея, әмма бездә теләсә-нәрсәгә акча табалар, ә татарчага табылмый. Мин инде кайбер экспозицияләрне дә туплаган идем. Әмма финанслау кирәк, чөнки аны авыл мәктәбе дәрәҗәсендәге музей кебек ясарга теләмим.

Аннары Алабугада күп туристлар килә, ә татар милли ашларын тәкъдим иткән ресторан юк. Русиядән килгән урыслар моннан татарга, Татарстанга карата мәхәббәт белән китәргә тиеш бит. Алар шул урыс мәдәните белән таныша. Гомумән татарлар интеллектуаль яктан урыслардан калыша.

— Ни өчен дип уйлыйсыз?

Белемле кешегә түгел, ә хакимияткә лояль кешегә бирәләр

— Татарларда акыллы кеше барлыкка килгәч үк урыска әйләнә. Бу хакта миңа бер танышым әйткән иде. Әле совет заманында ук безне татар телендә белемнән читләштерә башладылар. Шуңа татар телендәге фәлсәфи белем тиешлечә үсеш ала алмаган. Без хәтта татарча интернет та булдыра алмадык. Ул юк. Мин ул проблемны берничә тапкыр күтәрдем. Татнет булдыру ул әле татар телен саклап калачакбыз дигән сүз түгел, әмма ул шансны арттыра. Әмма безнең хакимият татнетны аңламый. Аларның киңәшчеләре аның кирәк түгеллеген аңлату өчен йөзләгән сәбәп табачак. Бездә бит татарча эзләү системы да юк. Интернетка чыккан иң мөһим инструмент юк булып чыга. Башкасы турында сүз дә була алмый. "Ана теле" програмын әйтәләр, әмма мин аның аркылы татар телен өйрәнгән бер кешене дә белмим. Аннары анда теркәлергә кирәк. Мин тырышып караган идем, ә анда урыннар барлыкка килгәнче чират көтәсе. Проектлар өчен акчаларны кирәкле кешеләргә бирмиләр. Белемле кешегә түгел, ә хакимияткә лояль кешегә бирәләр.

— "Керпе юлы"на әйләнеп кайтсак, татарлар аның идеяләрен аңларлар һәм кабул итәрләр дип өметләнәсезме?

— Әйе. Без бары Татарстанда гына эшләячәк оешма, әмма читтә шундый федератив республикалар төзү идеясы яклы булучылар белән элемтәләр эзлибез. Без татар милли оешмасы түгел. Татарстанда милли хәрәкәт бар һәм татарлар аның белән мактана ала. "Керпе юлы" башкарак юнәлешне сайлады. Без төрле милләт кешеләре белән эшлибез һәм төп критерий — Татарстан дәүләтчелеген төзү. Үз җиребезгә үзебез хуҗа булырга, чүп яндыру заводы булачакмы һәм кайда булачагын үзебезгә хәл итәргә, шулай ук зур юллар авыллар аркылы узарга тиешме яки юкмы икәнен да үзебез хәл итәргә, республика байлыклары белән дә үзебез идарә итәргә тиеш.

фикерләр (24)

XS
SM
MD
LG