Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф федерализмы. Германия тәҗрибәсе


Германиядә җирләр (төбәкләр) мәктәпләрдә ничек укытасын башкала Берлинга карамыйча үзләре хәл итә.

Татарстанда ата-аналарның бер төркеме (РоСТ) мәктәпләрдә биш көнлек уку атнасына күчү тәкъдиме белән чыкты. Ә Германиядә уку процессы ничек оештырылган? Нәрсәне хөкүмәт, нәрсәне мәктәпләр хәл итә, ата-аналар нәрсәгә йогынты ясый ала? Idel.Реалии хәбәрчесе Светлана Ниберляйн язмасы.

Германия мәктәбе турында сөйләү – җиңел эш түгел. Анда мәгариф җирләр карамагында. (Германиядә 16 җир/төбәк бар.) Бу уналты җирнең һәрберсендә – үз үзенчәлекләре, үз програмы, үз методикалары дигән сүз. Ә дәреслекләр сыйныфтан сыйныфка аерылырга мөмкин. Хәтта каникуллар төрле җирләрдә төрле вакытта башлана, һәм бу махсус шулай эшләнгән.

Германиядә барлык балалар алты яшьтә башлангыч мәктәпкә китә. Күпчелек җирләрдә башлангыч мәктәп дүрт ел дәвам итә, Берлин һәм Бранденбург җирләрендә – алты ел. Ун яшьтә (Берлин һәм Бранденбургта унике яшьтә), уңышларына карап, балалар өч төрле юнәлешкә бүленә. Дүртле-бишлегә укыганнар гимназиягә бара. Анда иң бай програм, ул иң озак дәвам итә (башлангыч мәктәпкә өстәп сигез-тугыз ел), аны бетергәч катлаулы имтихан тапшырып укучылар "абитур" дип аталган таныклык ала, ул югары уку йортларына турыдан-туры керергә юл ача.

Өчле-дүртлегә укыганнар һәм башка урта уңышлы укучылар реаль мәктәпкә бара. Анда уку азрак дәвам итә, програмы – җиңелрәк. Югары уку йортына турыдан-туры түгел, ә урау юллар белән, кайбер имтиханнарны өстәп тапшырып, шул ук "абитур"га тапшырып укырга керергә була.

Тәмам ялкаулар һәм икеле капчыклары "төп" мәктәпкә бара, абруен яхшырту өчен хәзер аны “урта” мәктәп дип атадылар. Әмма асылы үзгәрмәде. Уку програмы монда тагын да җиңелрәк һәм практикага якынрак. Уку реаль мәктәпкә караганда бер елга кыскарак. Бу мәктәпне бетерүчеләр киләчәктә эшчеләр һәм мастерлар катламын тулыландырачак. Өстәп шуны әйтергә кирәк, бу дәрәҗәдән чыгып, гимназия програмын куып тотарга һәм югары белем алырга мөмкин, ләкин моның өчен көчле мотивация һәм ихтыяр көче кирәк.

Мәктәпләрнең тагын дүртенче тибы бар: берләштерелгән. Андый мәктәпләрдә көчле һәм көчсезрәк укучылар бергә укый. Тиешле мәктәп укытучылар белән килешеп сайлана.

Шулай итеп, инде ун яшьтә бала язмышы хәл ителә дигән сүз. Ата-аналар да, укытучылар да, сәясәтчеләр дә моны бик иртә дип саныйлар. Әмма әлегә бу проблем хәл ителми.

Димәк, дүртенче сыйныф бала тормышында иң җаваплысы була, чөнки аның билге нәтиҗәләренә карап баланың язмышы хәл ителә. Балаларының кая баруын ата-аналар үзләре хәл итә торган җирләр дә бар. Әмма Бавариядә бу билгегә карап хәл ителә. Алай гына да түгел. Алман ирем әйтүенчә, вакытында аның укытучысы, гимназиягә күп дигәндә өч-дүрт укучыны гына үткәрәм, дип әйткән булган. Бер туганыбыз белән шулай булды: балалары хәзерге вакытта Нюрнбергта гимназиянең беренче сыйныфын тәмамлый, аларның классыннан да гимназиягә өч кенә баланы алдылар.

Германиядә "гадәти" мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда дәресләр сәгать 11:45кә кадәр бара, гимназияләрдә – сәгать 15кә кадәр. Озынайтылган көн мәктәпләре дә бар, анда балалар кичке бишкә кадәр тора. Биредә беренче һәм икенче смена юк, аның каравы төшке аш вакыты озынрак, мәктәп мәйданчыгында уйнарга вакыт бар. Өй эшләре аз. Әгәр балалар мәктәптә кичке бишкә кадәр утыра икән, аларда буш вакытларында өй эше кайгысы юк инде.

Җитмешенче еллар уртасына кадәр Көнбатыш Германия балалары да шимбә көннәрендә укыдылар. Аннары ике шимбәгә бер һәм сиксәненче еллар уртасыннан биш көнлеккә күчтеләр. ГДР укучыларына бәхет азрак елмайды: биредә биш көнлек бары тик дивар җимерелгәч – 1990 елның сентябреннән башлап кына гамәлгә кертелде.

Шунысы кызык, өч дәрәҗәдәге мәктәпләрдә укытучыларның белеме дә төрле. Гимназия укытучыларын җентекләп әзерлиләр – мәсәлән, география укытучысы бу фәнне географ дәрәҗәсендә өйрәнә. Ул гимназиядә укыту хокукына ия була. Реаль мәктәп укытучысының андый хокукы юк.​

Дәүләт мәктәпләре һәм хосусый мәктәпләр

Германиядә дәүләт мәктәпләре һәм хосусый мәктәпләр бар. Укучыларның күбесе дәүләт мәктәбенә бара.

Хосусый мәктәпләр берләшмәсе мәгълүматына күрә, Германиядә барлыгы 10,8 миллион чамасы укучы бар, шуларның якынча һәр унберенчесе генә хосусый мәктәпкә йөри. Гомуми белем бирүче хосусый мәктәпләр арасында иң зур өлешне (23,8 процент чамасы) башлангыч мәктәпләр тәшкил итә. 18,5 процент – махсус (коррекция) белем бирү үзәкләре һәм 14,7 процент – гимназияләр.

Хосусый мәктәп кыйммәт, ләкин алар бик престижлы дип әйтеп булмый. Алар еш кына интернат белән берләштерелгән. Әлеге мәктәп укучылары аттестатка имтиханнарны гадәти дәүләт мәктәпләрендә тапшыра.

Дәүләт мәктәпләрендә укыту дәрәҗәсе шул тиклем югары ки, күпләр хосусый мәктәпләргә баруны кирәк дип тапмый. Шуңа күрә халыкта бу мәктәпләргә балаларын үз карьерасы артыннан куучы, үзләренә шулай ирек сатып алган бай ата-аналар тапшыра, дигән караш бар. Баланы анда биш көнгә тыгып куялар да – мәшәкать белмиләр. Ә соңнан баладан берни чыкмады дип зарланалар.​

Мәктәпкә бару — мәҗбүри

Германиядә барлык балаларга да мәктәпкә йөрү мәҗбүри. Бернинди өйдә укыту, бернинди онлайн укыту, бернинди экстерннар. Дәрес калдырулар тикшерелә, аеруча каникул алдыннан. Каникулның беренче көненнән үк юлламалар һәм очкыч билетларына бәяләр берничә тапкыр арта, шуңа күрә күп кенә ата-аналар китү көнен ике көнгә күчереп, акчаны янга калдырырга омтыла. Хакимият органнары моңа каршы көрәшә – һава аланнарында штрафлар сала, хәтта полиция рейдлары үткәрә.

Мәктәптән алдан сөйләшеп, җитәкчелек рөхсәте белән генә китәргә мөмкин. Авырган очракта укучы табибтан белешмә күрсәтергә тиеш.​

Мәктәпнең көн тәртибе
  • Беренче дәрес сәгать 8:00дә башлана һәм 45 минут дәвам итә. Башлангыч мәктәптә укытучылар дәресне 10-15 минутлы өлешләргә бүлә. "Без класста хәрәкәт итәбез, төркемнәргә бүленәбез. Яисә гади күнегүләр ясыйбыз. Балаларга 45 минут буе хәрәкәтсез утыру авыр", дип аңлата безгә укытучы Фрау Функе. Тәнәфес – биш минут.
  • Икенче дәрес 8:50дән 9: 35кә кадәр бара. Аннары иртәнге ашка озын тәнәфес – 20 минут.
  • Өченче дәрес 9: 55тә башлана һәм 10: 40ка кадәр бара. Аннары 5 минут тәнәфес.
  • Дүртенче дәрес – 10:45тән 11:30га кадәр. Тәнәфес – 5 минут.
  • Бишенче дәрес 11:35 сәгатьтән 12:20гә кадәр, аннан соң төшке ашка 25 минут тәнәфес.
  • Алтынчы дәрес – 12:45-13:30, алга таба 5 минут тәнәфес.
  • Җиденче һәм сигезенче дәресләр – 13:35тән 14:20гә кадәр һәм 14:20дән 15:05кә кадәр, ләкин ул инде дәрес түгел, ә ниндидер фәнне үстерергә теләгән артта калучылар белән өстәмә дәресләр яки кызыксынган темага дәресләр.

Күп кенә мәктәпләрдә балалар озын тәнәфесләр вакытында мәйданчыкка чыга – хәрәкәтләнү, һава сулау, ял итеп алу өчен. Безнең башлангыч мәктәптә балалар озын тәнәфестә ял бүлмәсенә бара ала. Анда тыныч кына музыка уйный, уңайлы софа тора. Китап укырга, рәсем ясарга, хәтта ашап алырга була. Төп шарт – тынлык.

Федераль дәрәҗәдә нәрсә хәл ителә

Мәгариф өлкәсендә хөкүмәт федераль дәрәҗәдә нәрсә хәл итә?

Берлинның акча яисә кануннар белән мәктәп эшләренә тыкшынуы Конституцияне бозу санала

Җавап кыска: берни диярлек. Аның роле – координацияләү генә. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән берничә канун бар (мәсәлән, һөнәри белем бирү турында, һ. б.). Әмма, нигездә, мәгариф өлкәсендә кануннарны кабул итү федераль җир карамагында, чөнки Германия федератив дәүләт булып тора. Ә 2006 елда Германия Конституциясенә кабул ителгән үзгәрешләр федераль хөкүмәтне мәктәп сәясәтендә гомумән эшсез калдырды. Әлеге реформа нәтиҗәсендә федераль хөкүмәт элек җирләр карамагында булган кайбер өлкәләрдә хәл итү хокукын алды. Ләкин моның урынына җирләргә мәгариф өлкәсендә тулы монополия бирелде. Рәсми Берлинның акча яисә кануннар белән мәктәп эшләренә тыкшынуы Конституцияне бозу санала.

Җирле хөкүмәтләр мәктәпкә һәм халыкка якынрак, белем бирү процессының ничек оештырырга кирәген яхшырак белә дип ышана әлеге систем тарафдарлары. Әгәр алар мәгариф өлкәсендәге җаваплылыктан мәхрүм ителсә, алман федерализмыннан берни дә калмаячак.

Һәр федераль җирнең мәгариф турында үз кануны бар. Берлин яки Бавариядә уку процессы төрлечә барса да, әлбәттә, гомуми кысалар да бар. 16 федераль җирнең мәгариф министрлары елга дүрт тапкыр уртак очрашуларга җыела, ул очрашуларда мәгариф өлкәсендә уртак карарлар кабул ителә: төп курслар нинди, мәктәптә укуны тәмамлагач, балаларның компетенцияләре нинди булырга тиеш, гимназиядә уку ничә ел дәвам итә һәм башка шундый мәсьәләләр. Пленум җирләрнең координация органы булып тора. Ул канун чыгару органы түгел, шуңа күрә аның карарлары турыдан-туры мәҗбүри көчкә ия түгел, ләкин алар нигезендә җирләр үз кануннарын кабул итә.

Җирләр нәрсә хәл итә

Кыска җавап: барысын да диярлек. Җир канунында мәктәпләрнең төрләре, аларның максатлары, уку елы башлану һәм тәмамлану вакыты, мәктәп бинасы саналган урыннар, укытуда кулланыла алган дәреслекләр, эш дәфтәрләре билгеләнә. Уку планнарын, кагыйдәләрне һәм җәдвәлләрне һәр җирнең тиешле министрлыгы чыгара. Ул шулай ук нинди фәннәр мәҗбүри, ә ниндиләре факультатив икәнен хәл итә; укыту сәгатьләренең минималь һәм максималь санын, атнасына һәр фәнгә туры килгән сәгатьләр санын билгели.

Шулай ук һәр федераль җир кануннарында дәүләт мәктәпләрендә идарә итү органнарының берничә төре каралган. Укытучылар конференцияләреннән һәм укытучылар шураларыннан тыш, ата-аналар конференцияләре, шулай ук мәктәп конференцияләре дә мәҗбүри булып тора. Ул конференцияләрдә уку процессы һәм мәктәп тормышы өчен мөһим карарлар кабул ителә. Асылда, ата-аналар конференцияләре – ул русиялеләргә таныш булган ата-аналар комитетлары.

Аерым мәктәп нәрсә хәл итә

Мәктәпләр – реаль мәктәптән алып гимназиягә кадәр – бик зур мөстәкыйльлеккә ия. Мәсәлән, алар дәреснең күпме дәвам итәргә тиешлеге, анда нинди дәреслекләр кулланылуы, өй эшләренең күләме турында карарны үзе кабул итә. Уку планнары, белгечлекләр исемлеге, чыгарылыш имтиханнарын оештыру бик нык аерыла.

Ата-аналар комитетлары

Ата-аналар комитетлары Германиядә һәр дәрәҗә балалар оешмасында бар: яследән алып мәктәпкә кадәр. Ата-аналар вәкилләре иҗтимагый рәвештә, бушлай эшлиләр. Бу ата-аналар белән җитәкчелек арасында мөһим буын. Ата-аналар комитеты төрле җирләрдә төрлечә аталырга мөмкин, әмма аның принциплары һәм асылы һәрвакыт бер. Бу уку елының берене ата-аналар җыелышында сайлап алына торган актив әни-әтиләр төркеме (ун кеше). Үз намзәтеңне тәкъдим итеп була, ул соңыннан күпчелек тавыш белән хуплана. Һәр ата-ана комитет әгъзасы була ала. Гадәттә теләүчеләр җитми, чөнки комитет әгъзасы булу – ел әйләнәсе җәмәгать башлангычында актив эшләү дигән сүз. Бу эшчәнлекнең уңай ягы – укытучылар һәм мәктәп җитәкчелеге белән тыгызрак элемтәдә тору, төрле мәсьәләләрдә тавыш бирү хокукы.

Кристина, 40 яшь, юрист:

—​ Кызым башлангыч мәктәпнең өченче сыйныфында укый, мин - ата-аналар комитеты әгъзасы. Үзеңне мактау бик матур булмаса да, безнең комитет искиткеч яхшы! Быел укытучы белән бергәләп без ата-аналар һәм балалар катнашында өстәл уеннары кичәсе уздырдык. Һәркем үз уенын алып килде. Ата-аналар комитеты минерал сулар һәм җиләк-җимеш алды. Утырып аралаштык. Без шулай ук ашханәдә халыклар дуслыгы кичәсе оештырдык. Безнең сыйныф тулысынча интернациональ, бездә балаларның төрлесенең тәне төрле төстә. Без төрле халык ризыкларын әзерләргә өйрәттек, аннан соң әзерләгәнне бергәләп ашадык. Кызык та, тәмле дә булды, формаль булмаган шартларда аралаштык. Уку елы тәмамланганда ачык һавада гриль булачак. Шулай ук дискотекалар, базар, бергәләп кино һәм театрларга барулар, табигатькә чыгулар да оештырыла.

Ата-аналар комитеты ни белән шөгыльләнә?

  • ата-аналар җыелышлары оештырырга булыша
  • дәресләр булмаган көнне ничек уздыру турында киңәшләр бирә. Уку елында дәресләр узмаган, әмма балалар бергәләп табигатькә чыгу, театрга бару, спорт һәм башка шөгыльләр өчен мәктәпкә килергә тиешле берничә көн бар.
  • ниндидер начарлык кылган укучыны мәктәптә укыту-укытмау турында карар кабул итү алдыннан ата-аналар комитеты фикерен тыңлыйлар.
  • сары жилетлы әтиләр һәм әниләр автобусларда йөри, юл аша чыгу урыннарында, тукталышларда тора. Алар — мәктәпнең юл хәрәкәте ярдәмчеләре. Еш кына алар ата-аналар комитеты әгъзалары була. Алар укучыларга юл аша чыгарга ярдәм итә, мәктәпкә үзләре йөрүче балаларны рейс автобусларына җыя. Тукталыштларда барысын да җыеп мәктәпкә озата бара. Ачык төстәге жилетлар бик ярдәм итә, аларны машина яки автобус йөртүчеләр дә, балалар да ерактан ук күреп ала.
  • җәйге бәйрәмнәрне дә оештыра.

Алманнарның җәйге тормышының аерылгысыз өлеше булган “җәйге ялларга” турында аңлатып китәргә кирәк. Үзләренең шундый бәйрәмнәрен балалар бакчаларыннан мәктәпләргә, мәктәпләрдән төрле ширкәтләргә кадәр һәркем оештыра. Алар төрле шигарләр белән уза. Мәсьәлән, бервакыт безнең бакчада ул ел темасы “Су” булды, һәм без җәйге бәйрәмне без шәһәр паркының балалар мәйданчыгында уздырдык. Балалар әтиләре агачтан ясаган уенчык көймәләрне инештә йөздерде, су темасына кыска спектакль күрсәтте, кабартылган бассейнда резин көймәләрне ятьмә белән тотты.

Бу бәйрәмне оештыру өчен ата-аналар комитеты шәһәр хакимияте белән аны кайда уздыру турында килеште (чөнки балалар мәйданчыгы — җәмәгать урыны), әтиләр килеп агач көймәләр ясый алсын өчен якындагы мәктәпнең хезмәт бүлмәсендә кичә оештырды, реквизитлар һәм башка нәрсәләр белән ярдәм итте. Көймәләр ясауны оештыру өчен мәктәп җитәкчелеге белән хезмәт бүлмәсен арендалау турында килешергә, көнен сайларга, әтиләр өчен игълан әзерләп эләргә, ничә кеше киләсен белү өчен исемлек төзергә, кибеттән такталар, җилкән өчен тукыма һәм башка материаллар алырга, килгән 30 әтигә хезмәт кораллары җитәрлек булачагын алдан ук тикшерергә кирәк иде. Җәйге эссе кичтә эшләү күңеллерәк булсын өчен аларга ата-аналар комитеты кассасыннан бер тартма лимонад алуны да оештырырга кирәк. Боларның барысы турында ата-аналар комитетының җәйге бәйрәмне оештыру турында сөйләшү өчен узган җыелышта сөйләшәбез. Барлык детальләр турында сөйләшәбез, лимонадны кайда арзанракка алу турында да.

Моника, 42 яшь, шәфкать туташы:

—​ Мин дә ата-аналар комитетында, һәм безнең эш авыр бара. Барыбыз да балаларыбызга яхшылык телибез, алар мәктәпкә шатланып барсын дибез. Кызганыч, күпләр, бик күпләр баларының кая килүе, анда нишләве белән кызыксынмый. Безгә булышмыйлар да. Йөз әти-әни башкарырга тиешле бөтен эш сигез энтузиаст җилкәсенә төшә.

Тулаем алганда, ата-аналар күп кенә мәсьәләләрне чишүдә катнаша: мәктәптә тәрбия, дәреслекләр яки уку җиһазлары сайлауда, ашханәне ризык белән тәэмин итүче ширкәтләрне сайлауда, мәктәптәге эчке тәртипне билгеләүдә, финаслауда һәм башка шундый эшләрдә. Моннан тыш ата-аналар комитеты үзе кирәк дип санаган мәсьәләләр турында фикер алышу оештыра ала.

Сузанна, 41 яшь, секретарь:

— Мин — ата-аналар комитеты әгъзасы. Без исем көне бәйрәмнәре уздырырга булдык. Аларны көзге (исем көннәре җәйгә туры килгәннәрнекен) һәм язгы (кышкы һәм язгы исем көннәрен) каникуллар алдыннан сыйныфта уздырабыз. Раштуа каникулы алдыннан Раштуаны бәйрәм итәбез. Бүләкләр сатып алабыз, көлкеле уеннар уйлап чыгарып уйнатабыз. Балалар һәм укытучылар белән мәктәптән тыш чараларда катнашабыз, комитетка кермәгән гади ата-аналар да булдыра алганда булышалар. Язын сыйныф белән табигатькә чыгабыз. Ә болай безнең эш бик күп түгел.

Ата-аналар комитетының эше мәктәп белән генә чикләнми. Мәктәп комитеты үз вәкилләрен региональ һәм Германия җирләре дәрәҗәсендәге ата-аналар комитетларына җибәрә. Җир дәрәҗәсендәге комитет әгъзалары үз җирләренең мәгариф министрлыгы белән хезмәт итә.

Әмма ата-аналар комитеты гимназияне идарә итүдә катнашучы бердәнбер демократик оешма түгел. Аннан тыш гимназиядә ата-аналар катнашында башка оешмалар да эшли ала:

  • сыйныф ата-аналар комитеты

Гадәттә анда сыйныфтагы барлык балаларның да ата-аналары һәм укытучылар белән бәйләнештәге ике ата-ана була. Алар аерым укытучылардан һәм мәктәп җитәкчелегеннән килгән мәгълүматны башка ата-аналарга тарата. Сыйныфның банк хисабын алып бара, экскурсияләр, сыйныф белән бару мәҗбүри булган урыннарга йөрүне оештырырга булыша. Бу комитет сыйныф ата-аналарының инициативасын гимназия ата-аналар комитетында яки мәктәп конфиренциясендә карауга чыгара. Сыйныфта ата-аналар, укытучылар арасында булган яки башка шундый низагларны чишүдә катнаша.

  • гимназия ата-аналар комитеты

Аңа сыйныф ата-аналары комитетлары әгъзалары керә. Үз вәкилләрен мәктәп конференциясенә җибәрә, аның көн тәртибенә гимназия ата-аналары күтәргән мәсьәләләрне кертә. Шулай ук аерым фәннәр өчен җаваплы эшче төркемнәргә вәкилләр сайлый.

  • аерым фәннәр өчен җаваплы эшче төркемнәр

Аларга гимназиянең шул фәннәрнең укытучылары, ата-аналардан ике вәкил һәм ике укучы керә. Әлеге төркемнәр уку планнарын әзерли, кайсы дидактик материалларны, уку методикалары куллануны, уку материаллары куллануны хәл итә, уку процессы өчен мөһим булган мәсьәләләр турында фикерләшә, профессиональ тектстларны сайлап билгели, алар мәктәп конференциясендә раслана. Ата-аналар һәм укучылар тавыш бирүдә катнашмый. Әмма алар дискуссияләрдә актив катнаша, чөнки гадәттә андый эшче төркемнәргә шул өлкәдә эшләгәнгә яки башка сәбәптән ул фәннәрне яхшы белгән ата-аналар керә.

  • гимназиянең хәйрия фонды

Кайбер чыгармаларны исәпкә алмаганда, мондый оешмалар һәр диярлек мәктәптә бар һәм алар уку йортына финанс ярдәме күрсәтү максаты белән эшли. Гадәттә фонд мәктәптә төрле бәйрәмнәрне оештырырга, мәктәп бинасындагы төзекләндерү, яңарту эшләренә, мәктәпкә төрле уку материаллары, музыка кораллары алырга ярдәм итә. Фонда ярлы гаиләләрнең балаларына сыйныф белән башка шәһәргә яки илгә сәфәргә барырга ярдәм итә ала, чөнки андый сәфәрләр шактый кыйбатка төшә, бер баланы алып бару бәясе 150-250 евро булырга мөмкин. Бу фонд эшендә кызыксынган барлык ата-аналар, укытучылар һәм укучылар да катнаша ала. Уку елы башында фонд вәкилләре сыйныфлардагы ата-аналар җыелышларында катнашып үз эшчәнлекләре турында сөйли. Фондның хисаплары турында төгәл һәм ачык мәгълүмат бирә. Анда катнашу ихтыяри. Кимендә 10 евро түләргә кирәк.

  • мәктәп конференциясе

Бу оешмага укытучылар, ата-аналар һәм укучылар керә. Мәктәптәге укучылар санына карап җирле парламентлар ул мәктәп конференцияләрендәге вәкилләр санын билгели. Ничә укытучы, ничә ата-ана, ничә укучы булырга тиешлеге төгәл язылган була. Мәктәп конференциясе карарлары күпчелек тавыш белән кабул ителә. Бу конференцияләрдә мәктәп програмнары, яңа укыту чаралары һәм методлары, өй эшләре бирү-бирмәү, бирелгән очракта күпме бирү белән бәйле мәсьәләләр карала. Мәктәп мөдирен сайлауны, яңа укыту формаларын сынау һәм кертүне, гимназия бюджетын да мәктәп конференциясе хәл итә.

Гамәлдә болар ничек эшли?

Германиядә яшәүче Олена Перепадя мәктәп конференциясендә ата-аналар вәкиле буларак инклюзив мәгариф һәм Монтессори методикасын кертүнең шаһите булуы турында сөйли.

"Укытучылар төбәкнең инклюзив мәгариф һәм Монтессори методикасы киң кулланылган мәктәпләрдә ел буе тәҗрибә туплады. Укытучылар конференцияләрендә алар моның безнең башлангыч мәктәптә ничек эшләячәге турында фикерләште. Мәктәп ата-аналар өчен инклюзив мәгариф һәм Монтессори методикасы турында төрле семинарлар оештырды. Мәктәп конференцияләрендә без укытучылар белән бергәләп инклюзив мәгариф һәм Монтессори методикасының барлык үзенчәлекләре турында сөйләштек, вакытлы план, аларны безнең мәктәптә куллану этаплары турында бергәләп карар кабул иттек. Күп бәхәсләштек. Мөдир мәктәпнең финанс мөмкинлекләре, хәйрия фонды үзенең ничек ярдәм итә алуы турында сөйләде. Минем күз алдымда безнең мәктәптә инклюзив мәгариф һәм Монтессори методикасын куллану турында тәгаен карар һәм аның төрле этаплары планы кабул ителде. Бары тик хәзер генә, бу уку елыннан, минем балаларым башлангыч мәктәпне тәмамлап өч ел узгач кына бу план тулысынча тормышка ашырылды", ди Перепадя.

Мәктәп һәм дин

Югарыда саналганнардан тыш, башлангыч мәктәптә ата-аналарның үз балалары өчен беренче сыйныфтан ук укытылучы "дин" фәне юнәлешен сайлау мөмкинлеге бар. Сыйныф өч төркемгә бүленә. Протестантлар протестантизмны өйрәнә, католиклар католик төркемгә бара. Калганнар этика укый. Нинди диндә булуларына карамастан, барлык төп диннәрнең — христиан, ислам, иудаизм, буддизм нигезләре барлык балаларга да укытыла.

"Без бергә яшибез, һәм тату тормыш өчен, безгә бер-беребезне белергә кирәк" дип аңлатты безгә укытучы ди Олена Перепадя.

* * *

Татарстанда ата-аналарның бер төркеме (РоСТ) мәктәпләрдә биш көнлек уку атнасына күчү тәкъдиме белән чыкты. Без казаннардан "Биш көнлек уку системы кертүгә ничек карыйсыз?" дип сорадык.

Сораштыру: "Биш көнлек уку системы кертүгә ничек карыйсыз?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

XS
SM
MD
LG